Шәһри Казан

«Иркә эшчән бал корты иде»

Казан телевидениесенең күренекле дикторы Иркә Сакаеваның вафатына 30 ел тулды. Үз һөнәренең чын остасы булган Татарстанның атказанган артисткасы, 1960-1980 елларда телевизор экраннарында балкыган иң якты йолдызларның берсе Иркә Сакаева белән 17 елдан артык эшләгән Абдулла Дубин хезмәттәше турындагы иң якты хатирәләрен яңартты.

Иркә Сакаева искиткеч гүзәл кеше иде. Тышкы матурлыкның эчке дөнья белән тулысынча яраклашуын гармония дибез. Иркәдә бу үзенчәлек бик тиз күзгә ташлана. Аның балаларныкы төсле зур ачылган самими күзләреннән әйтерсең якты бер нур сирпелә. Мондый ягымлылык, мондый эчкерсезлек бары тик анда гына кебек тоела. Кешелекнең 2 халәте мөселманнарда зур гөнаһ булып санала: тәкәбберлек һәм күңел төшенкелегенә бирелү. Иркә мондый «гөнаһ»лардан азат булды. Нәкъ менә күңеленең күтәренкелеге, эшкә чиксез дәртлелек тою, кешеләргә хөрмәт белән каравы нәтиҗәсендә ул шулай югары уңышларга иреште дә инде. Иркә дан-шөһрәтеннән беркайчан да явызларча файдаланмады, борынын һавага чөймәде. Ул хезмәттәшләреннән үз-үзен гадиләрчә тотуы белән аерылып тора иде. Уңышының сере дә, һичшиксез, Иркәнең гадилегендә, эшкә теләк дәрте саклауда һәм, әлбәттә, үзе сайлаган һөнәргә карата табигый сәләтендә булуда. Бу өч асыл сыйфатны ул гомеренең соңгы көннәренә чаклы саклый алды. Осталыкның югары баскычларына туктаусыз үрли барган Иркә Сакаева һөнәрдәшләрен дә үз артыннан ияртте, якты таланты белән нурлады. Ул, иң төгәл барометр шикелле, тирә-юньдәге һәрбер үзгәрешне, тормышның көндәлек ритмын, вакыйгалар үсешен, заман сулышын тоя иде.
Студиядә төрле мәзәк хәлләр еш булып тора. Шуларның берсен сөйләп үтим әле. Яңарак кына ачылган бер кибет турында тапшыру әзерлибез. Анда (кибеттә) ниләр генә юк: колбаса, сыр, консервалар һәм башка ит ризыклары. Кадрлар күрсәтелеп бетте, ә минем әле әйтелмәгән бер-ике фразам калган иде. Соңгы фраза болай яңгырый: «Кибетебезгә рәхим итегез. Сезне колбаса-сыр ризыкларының иң затлылары көтә!» Пленка беткәч, экранда мин күренергә һәм менә шул сүзләрне әйтергә тиеш идем. Ә режиссер, каушавыннан, экранга зур итеп Иркәне чыгарды. Ул, аптыравыннан, күзләрен челт-челт китереп, алга карап тора иде. Шулвакытта кадр артында бик ачык һәм тантаналы төстә минем тавыш яңгырады: «Иң тәмле колбаса һәм сыр ризыклары сатып алырга ашыгыгыз!» Экранда тиеш булмаган сурәтне күреп, мин, хатамны төзәтергә тырышып, бу юлы инде әкрен, зәгыйфь чыккан тавышым белән, сүлпән генә өстәп куйдым: «... һәм ит ризыклары...». Иркә түзмәде, тулы яңакларын кабартып, көлеп җибәрде...
Искә төшкәндә, күзләрдән яшьләр китерергә мәҗбүр иткән бу хезмәттәшем чын мәгънәсендә эшчән бал корты булды. Ул ике елга якын балалар өчен «Буратино» тапшыруын алып барды. Икебезнең берлектә чыккан «Кичке Казан» тапшыруы да заманында иң танылган, иң күренекле тапшыруларның берсе иде. Иркәнең тагын бер үзенчәлеге шунда - ул укыйсы текстына җаны-тәне белән бирелеп, бер кат күңеленнән үткәреп, сөйләнәчәк вакыйга-хәлне җаны аша кичерә торган иде. Аның шулай чын күңелдән берәр шәхес турында сөйләвенә без сокланып та, гаҗәпләнеп тә карый идек.
Әйткәнемчә, диктор хезмәте журналистлык һәм артистлык сәләтләрен бергә яраклаштырып эшләгәндә генә зур бәягә тора. Иркәнең Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесын уңышлы тәмамлап, телевидениедә эшли башлавы тамашачы өчен әйтеп бетергесез зур табышка әйләнде. Ул әле еш кына радиода да чыгыш ясады. Күрше автоном республикаларыбыз халкы тормышын яктырткан «Идел белән Урал арасында» тапшыруын, «Районнар ярышы»н, төрле музыкаль фестивальләрне бик яратып алып барды.
Иркә Сакаеваның да язмышы торгынлык елларындагы бүтән иҗат кешеләренекенә охшаш-якын. Шундый ук кыенлыклар, кискен кичерешләр, тетрәнүләр, тирә-яктагыларның көнчелеге, нахак сүзләр ишетү... Йолдыз иртәрәк сүнде шул. 1982 ел бара иде...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: