Шәһри Казан

Исеме кайтты Казан урамына

Киләчәктә бәлки исемен йөртер Бу шәһәрнең берәр урамы, Ә шул егет бүген фатир эзләп Урамнарны ничә урады... Бу шигъри юлларны миңа Уфадан Казанга күчеп килгән һәм шактый еллар радиода хезмәт куйган шагыйрь Зиннур Насыйбуллин укыган иде. Яшәү өчен үз почмагы булмаган талант иясенең әрнеш тулы бу шигыре миңа җан авазы...

Реклама

Киләчәктә бәлки исемен йөртер
Бу шәһәрнең берәр урамы,
Ә шул егет бүген фатир эзләп
Урамнарны ничә урады...

Бу шигъри юлларны миңа Уфадан Казанга күчеп килгән һәм шактый еллар радиода хезмәт куйган шагыйрь Зиннур Насыйбуллин укыган иде. Яшәү өчен үз почмагы булмаган талант иясенең әрнеш тулы бу шигыре миңа җан авазы булып ишетелде һәм әле дә хәтеремнән китми. Зиннур күптән мәрхүм инде. Кайчандыр аның хыялында туган өметләре дә, тарих тирәнлегендә калып, юкка чыкты шикелле. Ләкин соңгы вакытларда Казанда һәм республикабызда татар җанын сөендерә торган шатлыклы кузгалыш күзәтелә. Урамнарга һәм иҗади оешмаларга сәнгать әһелләре, танылган артистлар, язучылар, шагыйрьләр исеме ешрак бирелә башлады. Әле күптән түгел генә без яраткан шәһәребездә Гөлшат Зәйнашева, Фасил Әхмәтов исемнәре кушылган урамнар пәйда булуына куанып туя алмадык. Ә бит кайчан гына әле урамнарга, туган шәһәребез тарихына, милләт язмышына бернинди катнашы булмаган адәмнәрнең исемнәре кушылуны күңелебез белән кабул итмәсәк тә, ризалашып яшәргә мәҗбүр ителгән һәм моңа күнегеп тә беткән идек. Чөнки безнең чынбарлыгыбыз шундый иде. Дәрәҗәле исемнәр дә әдәбият, сәнгать белән бәйле бүләкләр дә кемнәргәдер халыкка, милләткә күрсәткән хезмәтенә карап түгел, аның нинди эш урынын биләвенә, алай гына да түгел, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре яки якташлык кебек әһәмияте зур булмаган кыйммәтләргә бәйләнешле рәвештә хәл ителә торган күренешкә әйләнеп беткән иде бит.
Бүгенге чынбарлыгыбызда урамнарга, сәнгать белән бәйле оешмаларга чын мәгънәсендә халык мәнфәгатен яклап, мәдәниятебезнең алга таба үсүен кайгыртып хезмәт иткән шәхесләрнең исеме кушылуны шатлыклы гамәл, гаделлекнең тантана итүе дип бәяләргә кирәк.
Ниһаять, туган Казаныбызда инде Фасил Әхмәтов исемен йөртүче урам бар. Кем соң ул Фасил Әхмәтов? Күпләр аны бай иҗатлы композитор, Равил Фәйзуллин шигыренә язган «Аккошлар» кебек классик камиллеккә ирешкән җыры белән телгә алалар. Шәүкәт Галиев сүзләренә «Тамчылар тамар чаклар», Разил Вәлиев белән бергә иҗат иткән «Ядкарь» дигән халкыбыз яратып тыңлый торган тутыкмас җәүһәрләрен искә төшерәләр. Ә бик күпләр аның балалар өчен күп җырлар калдырган композитор булуы белән горурланалар. Мин үзем дә шундыйларның берсе ләбаса. Фасилнең радиода музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшләгән елларында татар музыка сәнгатен үстерүгә куйган зур тырышлыгына шаһит булган кеше. Яшь буынга музыкаль тәрбия бирү, эстетик зәвыгын үстерү балалар өчен тапшырулар редакциясе эшчәнлегендә төп юнәлешләренең берсе булып әверелгән иде. Шул максаттан «Гүзәллек дөньясына сәяхәт», «Музыканы ничек тыңларга һәм ничек аңларга?» дигән әңгәмәләр оештырылды. Аларда музыка белгечләре катнашып килде. «Җыр өйрәтү», «табышмак-концертлар» эфирда даими яңгыраш алды. Һәм бу программаларны әзерләгәндә беренче ярдәмчем һәм киңәшчем Фасил булды дия алам.
Редакциягә килгән яңа җырларның музыкаль яктан сыйфатын бәяләү өчен иң элек мин аларны Фасилгә күрсәтәм. Балалар өчен үзе дә күп җырлар язган автор буларак, ул нәни дусларыбызның рухи ихтыяҗын тирән аңлый. Аларга нинди эчтәлектәге җыр кирәк булуына гына түгел, музыкасы нинди уйлар, нинди тойгылар уятырга тиешлегенә дә профессиональ күзлектән чыгып бәя бирә иде. Шуңа күрәдер инде аның балалар өчен язган үз җырлары да образлы музыкаль теле белән аерылып тора, эмоциональ тәэсир итү ягыннан да колакларны иркәләп яңгырый иде.
Менә минем кулда аның балаларга бүләк итеп калдырган «Яшь магелланнар» дигән җырлар җыентыгы. Китапка исемне дә шул җыр биргән. Ренат Харис шигыренә язылган бу җыр кызыксынучан, тынгысыз җанлы яшь дусларыбызны сәяхәтләргә чакыра. Һәр адымда аларны кызыклы ачышлар көтүен искәртә. Әйе, балачакта кем генә ерак илләргә сәяхәт итәргә хыялланмый икән. «Яшь магелланнар» җыры исә яшь буынның хыялларына канат куя, уйларына юнәлеш бирә.
Җыентыкка кергән һәр җыр балалар дөньясының яңа бер сәхифәсен ача. «Пионер туган көн», «Пионер ялкыны» дигән җырларны күздән кичерик әле. Хәзер пионер оешмасы юк. Пионерия туган көнне зур шатлыклы бәйрәм итеп үткәрүләр дә тарих тирәнлегендә адашып калды. Ләкин бу бит безнең тарих, балачак хатирәләрен тоныкландырмыйча саклаучы зур тарих. Үткән буыннар җанына сеңеп калган гаҗәеп бай тарих. Аны күңелләрдән чыгарып ташлау мөмкин түгел. Ә ихтирам белән искә алу беркемгә дә, шаять, зыян салмастыр. Разил Вәлиев сүзләренә иҗат ителгән бу җыр белән «Ялкын» журналына күзәтү башлана иде. Герой-шагыйрьләребез Җәлилләр, Алишлар кабызган батырлык ялкыны шулай күп еллар буена эфирны балкытып торды. Җыентыктагы «Мин яратам җилләрне» дигән җырга да тукталып узасым килә. Бер караганда, җилләрне кем яратсын инде дип уйларга да мөмкин. Ә Рахмай Хисмәтуллин шигырендә җилләрнең дөнья яшәешендәге әһәмияте бөтен мәгънәсе белән образлы итеп сурәтләнгән. Җил шаулавы дөнья авазы булып ишетелә:
Җилләр уйный кырларда:
Кушылып минем җырларга
Җил тауларга сикерә,
Җил-яңгырлар китерә,
Мин яратам җилләрне,
Мин әйләнәм җир шарын,
Эзлим җилнең дусларын.
Төн капласа илләрне,
Уятамын җилләрне;
Җилдән куркып төн качар,
Таң керфеген җил ачар, җил ачар.

Менә нинди сурәтләү. Менә нинди кабатланмас бизәк. Әлеге җырны тыңлаганда гүя табигатьнең телен, ни әйтергә теләгәнен тирәнрәк аңлыйсың. Җырның көе нәкъ менә шул халәткә алып керә. Фасил Әхмәтовның «Мушкетерлар», «Мин эшләргә яратам», «Сәгать», «Мин юлга чыгам», «Яшь космонавтлар» дигән җырлары кебек бу җыры да радио тыңлаучы балалар күңеленә юлын тапты, чөнки без аларның һәркайсын диярлек радиодан өйрәтеп барырга да онытмадык. Алар мәктәпләргә, пионер оешмаларына тиз барып иреште. Фасил Әхмәтов дигән композиторның иҗаты, шулай итеп, балалар өчен тапшырулар эшчәнлегенә гаять игелекле йогынты ясады.
Җәмгыятьне музыка ярдәмендә тәрбияләү кебек изге максатны күздә тотып сәнгатькә хезмәт куйган композиторның балалар дөньясын ачкан җырлары әлеге зур һәм бай иҗатның бер өлеше генә әле. Һәм бу язмамда мин, табигый ки, авторның бөтен иҗатын колачлауны максат итеп куймадым да. Аларга хәтта музыка галимнәре һәм белгечләренең дә колачы җитмәс иде.
Ләкин композиторга киң танылу китергән зур күләмле әсәрләреннән классик композиторыбыз Фәрит Яруллин истәлегенә багышланган симфоник поэмасын, «Татарстан» увертюрасын, «Казан» симфониясен, фортепьяно өчен концертын, тынлы музыка кораллары өчен квинтетын һәм башка инструменталь әсәрләрен санап кына булса да әйтми узу мөмкин түгел. Боларга өстәп, әле авторның уннан артык җыр җыентыклары чыгаруын да әйтергә кирәк.
Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәр бирелү, шулай ук Татарстанның Тукай исемендәге һәм Россиянең Глинка исемендәге бүләкләре лауреаты булу композитор Фасил Әхмәтов иҗатының халкыбыз өчен нинди зур рухи әһәмияткә ия икәнлеген расладылар.
Кызганыч, яраткан композиторыбыз, хөрмәтле шәхесебез бакыйлыкка иртәрәк китте. Ләкин җырлары, симфоник музыкасы, инструменталь әсәрләре концерт залларында, мәктәп кичәләрендә, музыкаль уку йортларында бүген дә яңгырый, тормышыбызга яктылык өсти. Һәм алар бүгенге сәнгать әһелләре өчен дә илһам бирүче, үзенчәлекле осталык мәктәбе, үрнәк булып калалар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: