Шәһри Казан

Ишелгән булса, күрсәтерләр иде

Россиянең яңа тарихында пәйда булган беренче шәһәр - Ингушетия башкаласы Магаска 1994 елда нигез салынган. Шуннан бирле бездә яңа шәһәрләр салынганы юк, бары тик элекке бистәләргә генә шәһәр статусы бирелә. Шәһәр пәйда булу турында ничек сүз бара алсын - соңгы егерме елда Россиядә 20 меңләп авыл юкка чыккан, тагын 20...

Россиянең яңа тарихында пәйда булган беренче шәһәр - Ингушетия башкаласы Магаска 1994 елда нигез салынган. Шуннан бирле бездә яңа шәһәрләр салынганы юк, бары тик элекке бистәләргә генә шәһәр статусы бирелә. Шәһәр пәйда булу турында ничек сүз бара алсын - соңгы егерме елда Россиядә 20 меңләп авыл юкка чыккан, тагын 20 меңе бетү алдында.
Халык миллионлап кимеп барган бер заманда, Казан янында коры басуда бер шәһәр пәйда булды. Шул көндәге яңалыкларны төп мәгълүмати рупорыбыз - Беренче канал болай яктыртты. Беренче хәбәр - Киевтагы янгын, 3,57 минут вакыт бирделәр моңа. Икенче хәбәр - Донбасстагы сугышларны тәмләп һәм озаклап сөйләү, 4,10 минут. Өченчесе - тагын Донбасс, 43 секунд. Дүртенче хәбәр - Европа кораллана, без дә коралланабыз! 1.43 минут. Бишенче - Орел губернаторы Президентка авыл хуҗалыгы турында бер җөмлә әйтә, 59 секунд. Алтынчы - Чувашия башлыгы эшеннән алынган. 13 секунд. Җиденче - Кореяда яңа вирус, халыкка маскалар җитми! 3,42 минут. Сигезенче - бер сырхау кыз, озак еллар интеккәч, проблемасын Президентка җиткерә алган һәм аны дәваларга Грециягә җибәргәннәр! 6,29 минут. Тугызынчы, унынчы - тагын Донбасс һәм Украина, 33 секунд һәм 3,42 минут. Унберенче - Владивостокта хәрби өйрәнүләр. 31 секунд. Уникенче! Татарстанда яңа шәһәр барлыкка килүен рәсми рәвештә игълан ителүгә Беренче канал 1 минут 24 секундын кызганмады.
Россиянең яңа тарихында «нульдән» төзелгән бердәнбер нефть заводы - Татарстан «Танеко»сы, СССР таралганнан соң беренче салынган метро - Казан метросы. XXI гасырда Россиядәге беренче шәһәр - Иннополис та бүтән җирдә түгел, безнең республикада пәйда булды. Мондый уңай яңалыкларга федераль каналларның 3 минут 42 секунд вакыт сарыф итүенә өметләнү бөтенләй урынсыз. Шартламаган бит, төзелгән, аның ни кызыгы бар...
Барлык нәрсә дә чагыштырганда күренә. Яңа шәһәр төзү идеясе башка кайбер өлкәләрдә, әйтик, Томск өлкәсендә дә барлыкка килгән иде, әмма ул шәһәрне рәсми рәвештә теркәп, аны рәсми рәвештә ачып җибәрүгә без - Татарстан гына ирешә алдык. Татарстан җитәкчелегенең зур уңышы бу. Идеясен дә уйлап таптылар, акчасын да юнәттеләр, аякка да бастырдылар, инде артка юл юк, шәһәр үсәчәк һәм зураячак кына.
Иннополисның безгә катнашы юк, анда югары (IT) технологияләр буенча эшләүче белгечләр тора, безгә аның кирәге юк дип уйлаучылар ялгыша. «Цифрлы технология­ләр» заманы һәркемнең өенә үтеп керде. Әйе, технологияләрнең күбесе бездә эшләнмәгән, ул программаларның бик азын гына безнең галимнәр булдырган. Әмма без программистлар өчен шартлар булдырмыйбыз икән, алар бездә бөтенләй пәйда булмаячак, бездә туган акыллы башлар чит илләргә китүләрен дәвам итәчәк. Шушыны безнең Татарстан җитәкчелеге аңлый һәм үзебездә шул программаларны булдыру өчен тулы бер шәһәр төзи. Әмма! Безнең илдә шушындый урын барлыкка килүе турындагы хәбәрне яңалык буларак халыкка җиткерүне дә кирәк дип санамый федераль каналлар. Ә бит теләсәләр, Кемеровода яшәүче әби дә «Ай-яй, менә бит, безнең ил җитәкчеләре дә шәһәр сала, иген үстерә, рәхәтләнеп тыныч яшәргә капитализм төзи кешегә» дип куанып, Иннополис календарен түр башына элеп куя торган итә алырлар иде. Шундый фикер туа - халык илдәге яхшы әйбергә карап түгел, чит илләрдәге начарлыкларны күреп, аларга нәфрәт хисләре һәм «шөкер, без исән әле» дип сөенүдән берләшергә тиеш, ахры.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: