Шәһри Казан

«ИСКЕ КАЗАН» фестивале безне көтә

Татарстанда тарихи урыннарыбыз шактый. Болгар, Биләр, Иске Казан дисеңме... Рәхәтләнеп ял итәргә, бер үк вакытта табигатькә хозурланырга, истәлекле урыннарыбызны да карарга мөмкин. Быел Тарихи-мәдәни мирас елы булгач, ул өлкәгә аеруча игътибар бирелә. Әле күптән түгел генә редакциябез белән Иске Казан шәһәрчегендә ял итеп кайттык. Музейларында ни генә юк! Камай авылы...

«Иске Казан» фестивале әле беренче мәртәбә генә үтә. «Иске Казан» музей-тыюлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Эдуард Дорохин әйтүенчә, исәпләре - бу бәйрәмне, Мәдәният министрлыгы планына кертеп, ел саен үткәрү. Быелгы бәйрәмгә төрле Шәрык илләреннән килгән җырчы-музыкантлар чакырулы. Шулай ук дөньякүләм танылган рус аккордеончысы Петр Дранга да килер дип көтелә. Салават Фәтхетдинов һәм Хәния Фәрхи кебек эстрадабызның иң якты йолдызлары да бәйрәмне бизәр, иншалла. Ни дисәң дә, хәйрия фестиваленнән кергән керем Биектау районының балалар йортларына китәчәк.
«Иске Казан» шәрык музыкасы бәйрәме өч телдә алып барылачак. Моны чит илдән килгән туристлар өчен махсус эшлиләр. Бәйрәмгә биектаулылар белән беррәттән республикабызның башка төбәкләреннән дә тамашачылар шактый килер дип көтелә. Унлап телдәге җырны бер концертта тагын кайчан тыңлап булыр иде әле! Оештыручыларның әйтүенчә, концертта, аерым алганда, татар, башкорт, казах, төрек, рус, уйгыр, кытай, таҗик, инглиз телләрендә җырлар башкарылачак.
Оештыручылар Дагыстаннан, Башкортстаннан, Ираннан һәм Кытайдан килгән артистлар белән дә тамашачыларны шаккатырмакчы. Фестивальгә берничә шагыйрьне дә чакырганнар. Концерт 17 июнь - якшәмбе көнне көндезге бердән кичке алтыга кадәр дәвам итәчәк. Кичәнең төп алып баручысы - танылган шоумэн Гамил Нур. «Бу фестиваль - Г.Тукайлардан, Ф.Әмирханнардан килгән «Шәрык клубы»ның рухын дәвам итү. Риваятьләргә караганда, Казан арты элек Көмеш ай дип аталган. Төп максатыбыз - тарихи төбәкнең данын еракларга тарату», - дип белдерде ул.
Чынлап та, тарихи төбәгебезне искә алып, андагы борынгы әби-бабаларыбыз рухына дога кылу изге эш. Ә кичәнең программасы җәмәгать намазы уку белән ачылачак һәм намаз уку белән тәмамланачак. «Иске Казан» фестивале иманлы да, моңлы да булыр, иншалла.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: