Шәһри Казан

Иске Татар бистәсен төзекләндерү дәвам итәчәк

Казанның Иске Татар бистәсен киләсе елга, туристлык зонасы сыйфатында, тулысынча эшләп бетерү планлаштырылган.

«Иске шәһәр» префектурасы префекты Линар Закиров сөйләгәнчә, бистәне торгызу һәм төзекләндерү Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Зәйни Солтан, Фатыйх Кәрим һәм Сафьян урамнарыннан башланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан үзәгендәге тарихи биналарны яңарту турындагы карары колачлы эшчәнлеккә җирлек тудырды. Бауман һәм Санкт-Петербург урамнары кебек, Каюм Насыйри урамы да җәяүлеләр өчен махсуслаштырылды. Биредәге йортларны кабаттан торгызуда республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы, эшкуарлар да зур ярдәм күрсәтте.
«Икенче этапта Фәткуллин урамы төзекләндереләчәк. Анысын да җәяүлеләргә бирү яхшы булыр иде, чөнки әлеге урамга гаҗәеп матур Әҗем мәчете урнашкан», - ди Линар Рөстәм улы. Өченче этапта Кабан күле буйлары тәртипкә китереләчәк. Заманында кешеләр күлдән су эчкән, яр буйларында ял иткән. Кызганыч, бүген күл суы эчәргә яраклы түгел.
Иске Татар бистәсендәге Казаковлар һәм Кушаевлар утарлары, «Милләт» нәшрияты, «Амур» номерлары, Апанаевлар һәм Мәрҗаниләр йортлары икенче сулыш алды. Фатыйх Кәрим урамындагы Каушчи йорты да төзекләндерелә. «Кайбер кешеләр бистәнең борынгы төсмере кимүен әйтәләр. Биналар һәм йортлар 40 ел буена төзекләндерү күрмәгән. Йортлар тарихи документларга нигезләнелеп торгызылды. Тагын берничә ел һәм бистәдәге борынгы йортларның һәммәсе череп юкка чыгачак иде. Шөкер, хәзер алар бар, бу - иң мөһиме», - ди Линар Закиров.
Универсиада үткән июль аенда гына да Иске Татар бистәсен карарга 20 меңгә якын казанлы һәм кунак килгән. Өлкән яшьтәгеләр: «Каюм Насыйри урамында баганага тавыш көчәйткеч беркетелеп, шуннан татар көйләре талгын гына агылып торсын иде», - дигән теләк белдерәләр. Элек бистәдәге өйләрдән гармун, курай һәм скрипка авазлары ишетелеп торган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: