Шәһри Казан

Искеләр дә узыша

Беренче тапкыр «Казан-2012» тарихи автомобильләр раллие узды. Әлеге чараның оештыручысы булып «Авторетроклуб» торды. Әлеге автосөючеләр клубы моннан 6 ел элек оеша. Оештыручыларның максаты - Татарстандагы иске автомобиль, мотоцикллар яратучыларны берләштерү, узган гасыр техникасын XXI гасырда да саклау. Клубны оештыру инициативасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткергән. Беренче ретро-раллига «Казан»...

Реклама

Беренче тапкыр «Казан-2012» тарихи автомобильләр раллие узды. Әлеге чараның оештыручысы булып «Авторетроклуб» торды. Әлеге автосөючеләр клубы моннан 6 ел элек оеша. Оештыручыларның максаты - Татарстандагы иске автомобиль, мотоцикллар яратучыларны берләштерү, узган гасыр техникасын XXI гасырда да саклау. Клубны оештыру инициативасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткергән.
Беренче ретро-раллига «Казан» милли мәдәният үзәге янында старт бирелде. Узышларда катнашу өчен 21 нче модельле «Волга», «Победа» машиналары гына түгел, ә сугышка кадәр чыккан автомобильләр дә җыелган иде. Ярышлар классик автомобильләрнең традицион ралли форматында узды. Бу очракта иң мөһиме максималь тизлек түгел, ә төгәл һәм тотрыклы хәрәкәт итү.
Ярышта катнашучылар юлны үзләренә билгеле булмаган маршрут буенча узды. Ярышларда барлыгы 21 экипаж катнашты. Маршрутның гомуми озынлыгы 21 километр иде. Кагыйдә буенча, машиналарның уртача тизлеге сәгатенә 40 километрдан да артмады.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: