Шәһри Казан

Искиткеч җиңү: Зөя Успение соборы ЮНЕСКО исемлегенә керде

Польшаның Краков шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 41нче сессиясе карары белән Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге монастыре Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.


"Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлегендәге монастырь" номинация досьесы Бөтендөнья мирас комитетына узган ел башында ук тәкъдим ителгән иде. Биредә зур күләмле торгызу һәм реставрацияләү эшләре Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә "Яңарыш" фонды ярдәмендә уздырылды.

Соборны бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүне Ливан, Кувейт, Казахстан, Танзания, Әзербәйҗан, Испания, Төркия, Тунис, Вьетнам һәм башка ил вәкилләре хуплаган. Ул хәзер илнең ЮНЕСКО карамагында булган 29нчы объекты.

Объект турында фикер алышуга номинацияне ИКОМОС һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет белгече Сьюзен Деньер (Бөекбритания) тәкъдим итә. Белгеч 2014 елның августында Зөя каласында була. Ул Успение соборы һәм монастырьгә кыскача бәя бирә, анда алып барылган эшләр турында сөйли һәм бу объектның дөньякүләм кыйммәтен күрсәтә. Шулай итеп, ИКОМОС Успение монастырен Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертүне хуплый.

ЮНЕСКО каршындагы Росиянең даими вәкиле Александр Кузнецов Зөя утрау-шәһәрчеге объектын бөтендөнья мирасы исемлегенә керүгә булышлык күрсәтүе өчен ЮНЕСКО консультатив органнарына һәм ИКОМОС оешмасына рәхмәт сүзләре җиткерде.

- Бу Успение соборы - XVI гасыр фрескалары тарихый кыйммәтен дөнья дәрәҗәсендә бәяләү дигән сүз. Татарстан Республикасында моңа кадәр инде ике объектның ЮНЕСКО исемлегендә булуы очраклы түгел. Беренчесе - Казан Кремлье, биредә православие соборы белән мөселман мәчете янәшә тора. Икенчесе - борынгы Болгар шәһәре. Җирле халык биредә рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән. Бүген исә республика өченче объектын бөтендөнья мирасы исемлегенә кертә - христиан дине асыл ташы - Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәре монастыре. Бу өч объект та Татарстан җитәкчеләренең акыллы сәясәте, төрле диннәрнең үзара дус-тату яшәргә өндәүләреннән гыйбарәт. Көн саен дини каршылыклар очрап торган мизгелдә бу аеруча да актуаль мәсьәлә. Татарстан ЮНЕСКОның тугры хезмәттәше дә әле. Форсаттан файдаланып, республика делегациясенә номинацияне әзерләгәндә профессиональ хезмәте өчен рәхмәт әйтәсем килдә, - диде Александр Кузнецов.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова исә бу вакыйганы "Искиткеч җиңү!" дип бәяләде.

Реклама



- Сессиядә номинант булган барлык объектлар белән чагыштырганда, искиткеч нәтиҗә күрсәткән объект безнеке. Зөя утрау-шәһәрен, Татарстанны яраткан, үз мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән һәркемне бу җиңү белән котлыйм, - диде Татьяна Ларионова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 15 декабря 2017 в 15:15
    Фэн-шуй буенча истә тотарга кирәкле 5 КАГЫЙДӘ 1нче кагыйдә. Фатирыгызны кирәксез иске-москылардан арындырыгыз. Ватык һәм бер булмаса бер кирәге чыгар дигән әйберләрегездән арыныгыз. Шулай эшләгәндә, йортыгызда уңай энергетика урнашыр.
    2
    0
    0
Реклама
  • 14 декабря 2017 в 12:30
    пресс конференция Владимира Путина
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • 8 декабря 2017 в 14:15
    Ләйсән Таишева ни өчен улына гадәти булмаган исем кушкан? Ел башында Ләйсән белән интервью эшләгәндә: “Кайчан бәби алып кайтасыз?” – дип сораган идек, ул: “Кияүгә чыкканчы, кайчан кияүгә чыгасың?” – дип йөдәтә иделәр, хәзер игътибар бәбигә күчте. Малай яки кыз алып кайткач: “Аңа иптәшкә тагын берәрне алып кайтыгыз инде”, - дип йөдәтерләр. Бәбигә кагылышлы сорауга мин: “Кайчан туса – шунда була”, - дип җавап бирәм. Ул бит бер безнең теләктән генә тормый”, - дип җавап биргән иде.
    1306
    0
    3
  • 8 декабря 2017 в 14:21
    Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез» «Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».
    255
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 15:22
    Төп йорт килене нинди булырга тиеш? Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова белән сәнгать җитәкчесе Гөлфинә Сәлахиева төрле мәдәни программаларны уйлап чыгарып кына торалар. «Төп йорт килене» әдәби-музыкаль кичәсенә дә халык клубны шыгрым тутырып җыелды.
    120
    0
    0