Шәһри Казан

Искәндәр Гыйләҗев: «Быел Татарстан авыллары тарихы буенча энциклопедиянең беренче томы дөнья күрәчәк»

Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев белән Илфак Шиһапов әңгәмәсе. - Искәндәр әфәнде, сезнең Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институтына директор итеп сайлануыгызны (февраль аенда сайланды. - И.Ш.), институтның исеме үзгәрүне (ул Татар энциклопедия­се институты дип атала иде) хакимиятнең татар тарихына, татар мәдәниятенә карашы үзгәрү дип карап...

Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев белән Илфак Шиһапов әңгәмәсе.
- Искәндәр әфәнде, сезнең Татар энциклопедиясе һәм төбәк өйрәнү институтына директор итеп сайлануыгызны (февраль аенда сайланды. - И.Ш.), институтның исеме үзгәрүне (ул Татар энциклопедия­се институты дип атала иде) хакимиятнең татар тарихына, татар мәдәниятенә карашы үзгәрү дип карап буламы?
- Мин моны иң беренче чиратта фәнни яктан җитдиләнү, дип атар идем.
Әлбәттә, мин буш урынга килмәдем, соңгы елларда эшләнгән эшләр дә шактый. Институт эшләмәде дип һич әйтеп булмый, аның фәнни продукциясен укучыларыбызның күпчелеге яхшы беләдер һәм югары бәялидер дип уйлыйм. Тик күтәрелеш, яңарыш, алга китеш булсын өчен яңача эшли, алга куелган планнарны тормышка ашыра башларга кирәк, минемчә. Инс­титут хезмәткәрләре шактый әзерлекле, шуңа күрә без моңа ирешербез дип ышанам.
Ул яңа юнәлешләрне без заман таләпләренә, Татарстан хөкүмәте куя торган конкрет бурычларга дә бәйлибез, ягъни институт киләчәктә җитди фәнни максатлардан тыш, конкрет гамәли перспективалар да куярга тиеш. Тагын бер моментны күз алдында тотабыз - институт рес­публикабызның башка фәнни оешмаларын кабатламый, гәрчә без коллегаларыбыз белән, уртак максатлар куеп, бергәләшеп эшләргә әзер.
Бер генә мисал. Менә бу ел­ның азагына кадәр без А-Б хәрефләренә булган районнар буенча авыллар тарихын туп­ларга планлаштырабыз. Бүген бу юнәлештә эш алып барыла инде - Татар энциклопедиясенә дә күпчелек торак урыннары турында мәгълүмат кертелгән. Шулай да без мәсьәләгә киңрәк, саллырак, информатив яктан җитдирәк карарга телибез - без әзерли торган басма авылларыбызның үткәннәре турында гына түгел, ә бәлки күбрәк аларның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйландырырга тиеш дип уйлыйбыз.
Быел Бөек Ватан сугышында җиңүнең җитмеш еллыгы. Татарстандагы Советлар Союзы геройлары, Дан ордены кавалерлары барланган инде, тик алар турында сөйләргә, вакытлы матбугат аша халыкка тагын бер тапкыр җиткерергә кирәк.
- Бүгенге көндә институтта ничә хезмәткәр эшли?
- 75 кеше. Яңа максатлардан чыгып, институтыбызның структурасына да шактый кызыклы үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, безнең структурага академик Наил Вәлиев җитәкләгән «Кама фәнни үзәге» дә керә. Алар, нигездә, Кама аръягы, Чистай төбәге тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнәчәкләр. Бу төркем эшчәнлеге өчен Наил Вәлиев тырышлыгы һәм активлыгы белән Россия Мәдәният министрлыгыннан бирелгән грант гаҗәеп матур перспективалар ача.
Флера Илдарханова җи­тәкләгән «Гаилә һәм демография үзәге» дә безнең институтка карый. Ул да республикабыз тормышы өчен бик җаваплы эшләр башкара торган шактый зур структура.
Эшчәнлегебез аталган юнә­леш­ләр белән чикләнми - безнең традицион, төп юнәлеш, энциклопедистика, һичшиксез, шулай ук үзенең әһәмиятен югалтмый. Алдагы ике елда «Татар энциклопедиясе»нең 5-6 томнарын татар телендә чыгару - безнең өчен зур бурыч. Энциклопедистика өлкәсендә укучыларыбыз өчен кызыклы, респуб­ликабыз өчен файдалы басмалар әзерләргә ниятләребез бар. Иң беренчесе, мәсәлән - «Казан» энциклопедиясе.
- Читтәге авыллар тарихы, татар тарихын өйрәнү белән шөгыльләнәчәксезме?
- Бу мәсьәләгә дәүләт тарафыннан да игътибар бар һәм, ниһаять, Татарстаннан башлап, татар торак пунктлары тарихларын барлый башларбыз дип өметләнәбез.
- Искәндәр әфәнде, шул ук Тарих институты белән көндәшлек тумасмы?
- Барыбыз да аек акыл белән, теләктәшлек нигезендә эш итсәк - тумас. Аларның үз эше, безнең юнәлеш исә бераз башкарак - теләк булган очракта, барысын да бергәләшеп хәл итәргә мөмкин. Татар тарихында «ак таплар» әле шулкадәр күп - монда эш бөтенебезгә җитәрлек. Шул ук авыллар тарихына гына күз салыйк... Төрле сәбәп­ләр аркасында беткән авыллар байтак. Алар ни өчен юкка чыккан? Биредә яшәгән халык аларны ташлап киткән икән, бу күренешнең сәбәп­ләре, нигезләре нәрсәдә? Боларның язмышы бүтәннәргә гыйбрәт булсын иде. Бүгенге көндә дә аларның язмышы уйландырырга тиеш, бу гыйбрәт бүгенге сәясәттә дә чагылыш таба ала бит. Шул ук вакытта, борынгы заманнардан бирле бик бай тарихлы, мәдрәсәләр тоткан, ниндидер олы шәхесләр биргән авыллар да бар, борынгы тарихлы, тик тавыш-тынсыз, тыныч кына яшәп яткан авыллар да җитәрлек. Һәркайсысына аерым игътибар кирәк. Шуны аңлау мөһим: татар мәдәнияте, нигездә, шул авылларда гына сакланган безнең. Шә­һәр, кызганычка, бүгенге көнгә кадәр татар мәдәниятен глобальләштерүгә генә өлеш кертә... Авыл һәм шәһәр арасындагы бәйләнеш, аларның бер-берсенә йогынтысы, бу үтә дәрәҗәдәге актуаль мәсьәлә, уйлап карасаң, хәзерге көндә татар милләтенең яшәешендә, аның сакланып калуында хәлиткеч мәсьәләләрнең берсе. Шулай итеп, беренче карашка гади генә тарихи сюжет кинәт кенә зур иҗтимагый, сәяси темага әверелә...
Шуны аңлагыз: шактый зур структуралы институт һич кенә дә Тарих институты эшен кабатлау белән шөгыльләнмәячәк, безнең үзебезнең билгеле бер юнәлешебез булачак.
- Аңлавымча, сезнең эш тарих кына түгел.
- Юк, әлбәттә! Без социаль, иҗтимагый тормыштагы үзгәрешләрне дә өйрәнеп, халыкка, хөкүмәткә файдалы булырлык әсбаплар әзерли алсак, белешмәләр чыгара алсак, менә бу чын эшчәнлек булыр иде. Тарих та читтә калмаячак, әлбәттә. Минем тагын бер зур хыялым -«Татар эмиграциясе һәм диаспорасы тарихын өйрәнү үзәге»н булдыру. Минемчә, бу бик мөһим, чөнки халкыбыз сибелгән, чәчелгән хәлдә яши - төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар үзләрен ничек хис итәләр? Аларның мәдәниятен, көнкүреш тормышын, тарихи юлын, бүгенгесен өйрәнеп, без милләтебезнең уртак яшәеше өчен нинди гыйбрәт ала алабыз? Бу сораулар һәр нормаль татар кешесен борчыйдыр бит!
Тарихчылар, Бөтендөнья татар конгрессы белән дә сөйләшүләр булды, барыбыз да бергә эшләячәкбез. Бу планнар һәм хыяллар тормышка ашсын өчен вакыт та, матди чыгымнар да, күмәкләшеп, җиң сызганып эшләү дә кирәк булачак - тик аз гына да шикләнмим, бу эш тормышка ашырылачак.
- Искәндәр әфәнде, янә авыллар тарихына әйләнеп кайтып сорыйсым килә: авыллар тарихын яңадан тикшерү булачакмы?
- Әлбәттә. Әйткәнемчә, татар авылы безнең мәдәнияттә аерым урын алып тора. Тарихи шулай оешкан ки, без - авыл халкы. Һәм моңардан беркая да китә алмыйсың. Бүген шәһәрдә без шул авыл мирасына гына таянабыз. Күптән түгел институтта да бу хакта зур сөйләшү булды, һәр авыл тарихын язуның структурасын булдырдык, күп авыллар буенча яңадан тикшерү оештырылачак, архив документлары белән эшләячәкбез. Мәскәү, Казан, Уфа архивларында шактый мәгълүмат сакланган. Авыллар тарихы буенча өч томлык әзерлибез. Быел беренче томны әзерләп чыгару турында хыялланам. Бу энцик­лопедия универсаль бас­ма булырга, аннан теләсә кем үзенә кирәкле мәгълүматны таба алырга тиеш. Беренче томда А-Б хәрефләренә кергән районнардагы авыллар тарихларын бирәбез: Аксубай, Арча, Балтач, Бөгелмә... - барлыгы 14 район. Анда 1070ләп мәкалә керәчәк.
- Ә бу вазифада үзегез өчен тарихчы буларак яңа мөмкинлекләр ачылды дип уйлыйсызмы?
- Әлбәттә! Заманында, аспирант чакта ук, мин Мәскәү архивларында эшләп, авыллар чиге бүленеше тарихын кулдан язып алган идем. Казан губернасы гына булса да, гаять зур күләмле әйбер инде бу. Тарихчы беркайчан да тарихчы булудан туктамыйдыр инде ул. Шуңа миңа монда эшләве рәхәт. Кызык темалар, тарихи юнәлешләр бихисап... Саный китсәң, күп инде алар. Боларның һәрберсе - татар тарихында яңа юнәлеш һәм барысы да милләтебез өчен кирәк нәрсәләр. Тик, әйткәнемчә, безне тарих кына түгел, мәдәни-иҗтимагый үсеш мәсьәләләре дә кызыксындыра. Җәмгыять үсеше, үзгәреше - барысы да энциклопедия институтының игътибар үзәгендә булачак. Безгә бу максатны хөкүмәт үзе дә куя. Замана башка - таләпләр башка. Без яңача эшләргә, тарихны да, иҗтимагый хәрәкәтләрне дә яңача өйрәнергә тиеш. Шулай эшләгәндә, энциклопедия институтын татар өчен мөһим бер оешма итә алачакбыз дип уйлыйм.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: