Шәһри Казан

Истәлек бит, алып җибәр...

Интернетта Универсиада символикасын сату турында игъланнар күренә башлавын хәбәр иткән идек инде. Бушлай игъланнар бирү сайтында Казанда узган Студентлар уеннары символикаларын төрле бәядән сату турында белдерүләр хәзер бихисап. Мисалга, «Юни барсы» төшерелгән 10 сумлык акча 35 сумнан 500 сумга кадәр бәяләнә. Кечкенә календарьлар өчен 50 сум сорыйлар. Сайтта шулай ук...

Реклама

Интернетта Универсиада символикасын сату турында игъланнар күренә башлавын хәбәр иткән идек инде. Бушлай игъланнар бирү сайтында Казанда узган Студентлар уеннары символикаларын төрле бәядән сату турында белдерүләр хәзер бихисап. Мисалга, «Юни барсы» төшерелгән 10 сумлык акча 35 сумнан 500 сумга кадәр бәяләнә. Кечкенә календарьлар өчен 50 сум сорыйлар. Сайтта шулай ук уеннар символикасы төшерелгән значоклар да тәкъдим ителә. Аларның иң арзаны - 1000 сум. FISU коллекция значогы - 5000 сум. Ә 27 значоктан торган тупланманы 20000гә саталар. 20 мең сумы жәл булмаган кеше Универсиада факелының бүләккә бирелә торган макетына да ия була ала. Алары ярар инде, биредә хәтта уеннар символикасы төшерелгән буш шешәләр дә сатыла. 100 сум тора үзләре. Кока-коласы яки суы эчелеп беткәннәре инде, билгеле. Ә эчендә сыеклыгы булган, ачылмаганнарының бәяләре әлегә билгесез. Кыйммәт булырга тиеш...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: