Шәһри Казан

Җитмеш еллык хат

Сугыш башланганда, Татарстанда 50 язучы була. Шуның 40ка якыны яу кырына китеп бара. Ул чактагы СССР Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеев бу турыда ишеткәннән соң, үзенең борчылуын белдерә. Кайберләрен генә булса да фронттан кире кайтарырга тәкъдим итә ул. Ни кызганыч, 31 язучы сугыш кырында ятып кала. Бүгенге көндә сугыштан исән-сау...

Сугыш башланганда, Татарстанда 50 язучы була. Шуның 40ка якыны яу кырына китеп бара. Ул чактагы СССР Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеев бу турыда ишеткәннән соң, үзенең борчылуын белдерә. Кайберләрен генә булса да фронттан кире кайтарырга тәкъдим итә ул. Ни кызганыч, 31 язучы сугыш кырында ятып кала.
Бүгенге көндә сугыштан исән-сау кайткан язучылардан өчесе генә исән. Алардан да Хисам Камалов белән Аркадий Мельников - урын өстендә. Фәйзи Галиев исә 7 июньдә үзенең 90 яшен тутыра. Язучылар берлегендә сугышта катнашкан язучыларның балалары белән очрашуда Фәйзи абый үзенең 18 яшьтә фронтка китеп, 1944 елда инвалид булып кайтуы турында сөйләде. Әнә шул елдан башлап ул Арча районындагы «Искра» колхозы рәисе булып ярты гасыр эшли.
- Мин үземнең туган авылым халкына хезмәт иттем. Дәүләттән бер тиен дә алмыйча, республикада беренчеләрдән булып авылга газ керттек. Рәхмәт колхозчыларга, алар мине күтәрделәр, - дип сөйли Фәйзи Галиев. Ә аның Язучылар берлегенә кабул ителүендә Гариф Ахуновның роле зур булган. Фәйзи абый бүген дә иҗат итүдән туктамавын әйтте.
Абдулла Алишның апасының кызы белән улы Гөлшат һәм Азат Сөнкишевләр да бар иде әлеге очрашуда. Гөлшат ханым туганы хакында борчылып та, горурланып та сөйләде. Чөнки заманында аларның дәү әниләренә (Абдулла Алишның әнисе), туганнарына Абдулла Алишны сатлыкҗан дип ялган хәбәр таратуларын да кичерергә туры килгән бит.
- Дәү әни гомеренең соңгы көннәренә кадәр Алиш абыйны көтте. 86 яшендә үзе дә якты дөньядан китеп барды. Бүгенге көндә Алиш абыйның уллары Алмаз белән Айваз да юк инде. Аларның уллары Берлиндагы Плетцензее төрмәсенә барып, аларны юк иткән гиль­отинаны күреп кайттылар. (Гильотинада бер кешене юк итү өчен 33 секунд вакыт кирәк булган.) Азат абый исә Алишның рухын үзе яшәгән Апас төбәгендә хөрмәтләүләрен җиткерде. Үзе дә армый-талмый иҗат итә. Абдулла Алишның 100 еллыгын үткәргәндә, Апас төбәге турында һәр ел саен бер том китап чыгарырга сүз биргән булган ул. Һәм быел аның бишенче томы да дөнья күргән.
Сугыш ветераннарының балалары өчен Язучылар берлеге ишегалдында артистлар катнашында концерт оештырылган иде.
Фронтта катнашкан язучы Нәби Дәүлинең кызы Наилә Камалова Язучылар берлегенә әтисенең моннан 70 ел элек яу кырыннан язган хатын да алып килгән. Без бүген аны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. Сугышчылар, хатлары тизрәк барып җитсен өчен, русча яза торган булганнар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: