Шәһри Казан

Каһарман җырчы иде

Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Зөләйха Хисмәтуллина исемен телгә алу белән күз алдына аның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә иҗат иткән кабатланмас Аида, Леонора, Чио-Чио-Сан, Татьяна, Катерина Измайлова һәм башка образлары килеп баса. Ул җырлаган шушы берничә генә партиядә үзләре үк Зөләйха Хисмәтуллинаның нинди...

Реклама

Спектакльнең уңышы, әлбәттә, төп рольне башкаручының талантына, осталыгына, тавышы белән оста идарә итүенә, тавышның барлык регистрларда да, тигез яңгырашына бәйле. Зөләйха апа җырлаганда, тамаша залы яңгырап торды. Җырчы, тавышы белән генә мавыгып калмыйча, образны тиешле биеклектә тамашачыга җиткерү өчен, артистлык хәрәкәтләренә дә игътибар бирә, режиссер күрсәтмәләрен төгәл үти иде. Болар барысы да спектакльдә катнашучылар, ягъни солистлар, хор һәм оркестр коллективын җаваплылык тоеп, оешканлык белән эшләргә мәҗбүр итә. Зөләйха апаның тормыш иптәше - театр оркестрында гомере буе гобойчы булып эшләгән Рәшит абый Таймасов: «Мин Зөләйханың гадәттәгечә югары класслы, үрнәк формада җиңеп чыгуына шикләнми идем, чөнки коллектив баш рольне башкаручы дәрәҗәсендә булырга тиешлекне аңлыйлар иде. Шулай да борчыла идем», - дип сөйли иде.
«Аида» һәм «Трубадур» операларында Зөләйха апаның ирешкән уңышлары да аеруча зур, игътибарга лаек. Эфиопия патшасы кызы Аида әтисенең дошманын - Мисыр хәрби көчләре башлыгы Радамесны үлеп ярата, ике ут арасында кала. «Мин Радамесны көтәм» дигән ариясен җырчы яраткан кешесе Радамеска булган мәхәббәтен, әмма аның туган илнең дошманы икәнен аңлап җырлый һәм бу ария операның кульминация өлеше була. Шул ук Д.Вердиның «Трубадур» операсындагы Леонора образын җырчы искиткеч көчле психологик һәм драматик кичерешләр белән гәүдәләндерүгә ирешә, Леонора кулындагы сабый баланы, үзенеке икәнен белмичә, утлы учакка ташлый. Чегән карчыгы Азучена Леонорага шул хакта әйткәч, артистка, бөтен көчен, осталыгын кулланып, фаҗигале ачы язмышны тасвирлап, тамаша залын тетрәндерә.
Бер уңайдан, опера сәнгате йолдызы булып яшәгән тагын бер Хисмәтуллин барлыгын Казан тамашачысы белә иде. Ул Башкорт опера театры солисты, күренекле тенор Мәгафур ага Хисмәтуллин иде. Ул да театр репертуарын җигелеп тартты. Безнең Зөләйха апа белән Мәгафур ага ике бертугандай аралашып, ярдәмләшеп яшәделәр. Алар бүген икесе дә дөньяда юк инде, ә ике бөек җырчының уңышлары, язмышлары, театр сәнгатендәге казанышлары күпләр өчен үрнәк булырлык.
Мәгафур ага Зөләйха апаның уңышларына сөенеп, куанып яшәде. Аның бәйрәмнәрендә урыны түрдән булды. Зөләйха апаның 50 яшен билгеләп үтү кичәсенә Мәгафур ага Казанга килгән, башкорт балы бүләк иткән, кабатланмас матур тембрлы тавышы белән җырлап, юбилярны котлап, Зөләйха Хисмәтуллина иҗатына югары бәя биргән һәм: «Минем шундый талантлы хезмәттәшем булуы белән горурланам», - дигән иде.
Югарыда телгә алынган биш кенә операда (чөнки алар иң катлаулы, күп көч, осталык таләп итүче әсәрләр) төп рольләрне башкарып, тамашачының кайнар алкышларына лаек булу каһарманлык үрнәге түгелмени?! Гадәттә, спектакль тәмамлангач, дирижер һәм режиссер, Зөләйха апаны уңышлы башкарып чыгуы белән тәбрикләп, рәхмәт сүзләрен җиткерәләр. Шушы үтә катлаулы биш операда төп рольләрне башкаручы җырчының нинди профессиональ югарылыкта әзерлекле булуы, үзен сәхнәдә иркен тотуы җырчыга җиңү китергәндер. Ул бит үзенә тапшырылган һәрбер партияне, төн уртасында уятып сорасалар да, тиешле югарылыкта җырларлык артистка була.
Театр коллективы Дмитрий Шостаковичның башкару өчен гаять катлаулы «Катерина Измайлова» дигән операсын сәхнәләштерә. Катерина партиясен Зөләйха Хисмәтуллинага тапшыралар. Ул партия югары регистрда, ягъни югары тавышлардан, моңарчы ишетелмәгән интонацияләрдән тора. Бәлки шуңа да бу спектакль берничә генә мәртәбә - Санкт-Петербург театрында гына куела. Спектакль уңышлы уза. Сергей образын - Азат Аббасов, Катерина партиясен Зөләйха Хисмәтуллина башкара. Композитор Д.Шостакович һәм дирижер Исай Шәрман, спектакль тәмамлангач, җырчыларга олы рәхмәтләрен белдерәләр, уңышлары белән тәбрик итәләр.
Зөләйха апаның тууына күптән түгел 90 ел тулды. Рәхмәт Казан консерваториясе җитәкчелегенә! Ул, юбилярны искә алып, зур концерт программасы тәкъдим итте, ә опера театры коллективы Зөләйха апаның якты истәлегенә багышланган «Аида» спектаклен күрсәтте. «Яңа Гасыр» телеканалы да бу уңайдан «Мәдәният дөньясы» проектына Зөләйха апада укыган, бүген инде республиканың халык артистлары кебек мактаулы исемнәргә ирешкән шәкертләрен чакырган иде. Тапшыруны алып баручы мөлаем Гүзәл туташ, кунаклардан җырчының опера сәхнәсендәге иҗаты, театрдагы тормышы, башкалардан аермалы яклары турында кат-кат сораса да, җавап алмады бугай. «Без аны ярата идек, ул безне ярата иде, бергә чәйләр эчә идек»тән узмадылар кебек. Әлеге тапшыруны караганнан соң «Тапшыруга килгән халык артистлары яраткан укытучылары катнашкан спектакльләрне тыңлаудан мәхрүм булдылармы икәнни?!» дигән сорау туа.
Зөләйха апа Хисмәтуллина, операда нык мәшгуль булуына карамастан, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашып яшәде, еш кына төрле конкурсларда жюри әгъзасы була иде. Аның Татарстан радиосы белән иҗади элемтәсе дә зур булды. Зөләйха апаны радиода тавыш яздыру студиясендә җырчы буларак еш очратырга мөмкин иде. Байтак еллар радионың сәнгать советы әгъзасы булып торды.
Җырчының күпкырлы иҗат эшчәнлеге онытылмасын иде. Хәер, шау-гөр килеп театрда эшләп, лаеклы югары исемнәр алса да, сугыш елларында Татарстанда беренчеләрдән булып Ленинград музыка училищесына укырга керсә дә, татар халкының горурлыгы булган Тукаебыз бүләге заманында бирелгән булса, Зөләйха апаның намуслы хезмәтенә тиешле бәя дип кабул ителер иде. Әле бүген дә соң түгел, Казан урамнарының берсенә аның исеме бирелсә, һич тә артык булмас.
Матур яңгырашлы, көчле драматик сопрано тавышка ия җырчының театрда башкарган намуслы хезмәте, әлбәттә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры елъязмасына алтын хәрефләр белән язылырга хаклы. Чөнки төрле характердагы һәм пландагы, югары башкару осталыгы һәм артистлык элементлары таләп иткән гаять катлаулы образлар турында гыйльми хезмәтләр язарлык.
Миңа Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә эшләү чорында Зөләйха апа белән еш аралашып, иҗади ярдәмләшеп хезмәттәшлек итү насыйп булды: ул, җырчы буларак, еш кына арияләр, романслар, җырлар, халык көйләрен магнитофон тасмасына яздыру өчен килә иде.
Башка күп кенә җырчылардан аермалы буларак, Зөләйха апа (гадәттә, ул концертмейстер Алевтина Миркина белән килә иде) радиога язылуны үтә дә җитди эш дип карый, нык әзерләнеп җиткәннән соң гына студиягә юл тота. Шуңа да тавыш яздыру режиссеры Исмай ага Шәмсетдинов һәрвакыт аны мактап, башка җырчыларга үрнәк итеп телгә алып килде. Икенчедән, Зөләйха апа, радиода байтак еллар эшләп килгән абруйлы сәнгать советы әгъзасы буларак, яңа язмаларның «язмышларын» хәл итүдә катнаша, ягъни радио фондына кабул итү-итмәү өчен барган бәхәстә һәрвакыт объектив бәя биреп, җырчылар иҗатына искиткеч зур ихтирам һәм игътибар белән тәкъдим-теләкләрен әйтә иде. Нәтиҗәдә сәнгать советы әгъзалары Р.Яхин, Х.Вәлиуллин, Җ.Фәйзи, А.Аббасов, С.Хәким кебек шәхесләр Зөләйха апа фикере белән килешәләр.
Зөләйха Хисмәтуллина иҗатына багышлап концерт-очерклар оештыра идек. Д.Шостаковичның «Катерина Измайлова» операсы куелгач, төп партияне башкарган Зөләйха ападан интервью алып, шунда ук опера авторының җырчыга булган олы рәхмәтен дә Бөтенсоюз һәм Татарстан радиотыңлаучыларына ишеттерә алдык.
Җәй айларында театр җитәкчелеге әйдәп баручы җырчылардан концерт бригадалары төзеп, гастрольләр оештыра иде. Урал якларында, Чиләбе, Свердловск һәм Ырынбур өлкәләрендә Зөләйха апа төркемендә миңа да концертларда катнашу насыйп булды. Минем өчен бу әйтеп бетергесез зур шатлык иде. Көн саен концерт барышында сәхнә артында Зөләйха апаның җырлавын тыңлап, үзем өчен ачыш ясадым: Зөләйха ападан соң җырлау гаҗәеп җиңел була, тавыш Зөләйха апага ияреп, үзеннән-үзе ачыла иде, ягъни Зөләйха апаның җырлавы минем өчен үзе бер вокал дәресе кебек булды.
Әйе, Зөләйха апа гаҗәеп зур җырчы. Ул бервакытта да тавышыннан, сәламәтлегеннән зарланмады, һәрчак вокаль формада иде, аның күнегүләр җырлаганын ишеткәнем булмады. Сәхнәгә опера җырларга чыкканда да Зөләйха апа үзен бик тыныч тота, дип әйтәләр иде. Зөләйха Хисмәтуллина искиткеч гади, ярдәмчел, тырыш, таләпчән иде, шул ук вакытта, кирәк булса, үз фикерен катгый итеп тә әйтеп килде. Театрда бит ул И.Шерман, К.Тихонов, бер төркем татар дирижерлары һәм башка дәрәҗәле, танылган, үтә таләпчән, профессиональ дирижерлар белән эшләде, күренекле режиссер Нияз Даутов Зөләйха апаны нык хөрмәт итә иде. Шуңа да карамастан, Зөләйха апа һич көтмәгәндә консерваториягә ректор Н.Җиһанов чакыруы буенча вокаль факультет кафедрасы җитәкчесе булып күчә. Миңа аның классында вокал буенча дәресләр алу насыйп булмады. Мин бит оркестр факультетында гобойчы булырга укыдым. Ә мөмкинлек булганда, Зөләйха апа дәресләрен ишек аркылы гына булса да тыңларга тырыша идем. Кайбер студентлары өчен Зөләйха апа шулкадәр борчыла, башка фәннәрдән «2»ле алсалар, төзәттерү ягын карый иде. Әлбәттә, андый укытучыны яратмый мөмкин булмагандыр.
Зөләйха апаны юксынам, аның язмаларын еш кына эфирга бирәбез. Радио фондында аның байтак язмалары, опералардан арияләр, җырлар, романслар, халык көйләре саклана.
Кызганыч, шундый бөек, талантлы җырчы турында үткән заманда сөйләргә туры килә. Аның табигать тарафыннан куелган көчле яңгырашлы тавышы белән ихластан, рәхәтләнеп көлүе бүген дә колагымда чыңлый шикелле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: