Шәһри Казан

Каһарманлык символы (27 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелүгә 70 ел тулды)

1941-1944 еллардагы Ленинград сугышы оборонасы һәм блокадасы - Бөек Ватан сугышы чорындагы каһарманлык символы ул.

900 көн һәм төнгә сузылган блокада вакытында дошман шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 мең чамасы фугас - зур җимергеч көчкә ия бомба ташлый. Ни кызганыч, блокада чорында шәһәр 1 млн чамасы югалтуларга дучар була, күп кеше ачтан үлә.
Ленинград оборонасында шәһәр халкының барысы да диярлек катнаша. Халык ополчениесе һәм регуляр гаскәрләр, шәһәрнең оборона комитеты җитәкчелегендә, дошманга каршы оешкан төстә көрәшә. 1941 елның 23 июненнән Ленинград шәһәре һәм өлкәсеннән 300 мең кеше Совет Армиясенә мобилизацияләнә, хәрәкәттәге армия һәм флот сафларына баса. Шуңа өстәп, тагын 250 мең кеше фронтка озатыла. 135 мең ленинградлы халык ополчениесе дивизияләренә кушыла. Шәһәрнең һәр кешесе диярлек 27 мең км озынлыгындагы окоплар, танкларга каршы 625 км тирәсе чокырлар казуда, 5 мең дот һәм дзотлар төзүдә, танкларга каршы 49 мең тимер-бетон багана урнаштыруда катнаша, шәһәрне саклауда кискен чаралар күрә.
Фашистлар Ленинград каласын 1942 елда - 390 мәртәбә, 1943 елда 2490 тапкыр көчле артиллерия һәм авиация утына тота, аны җир белән тигезләргә омтыла.
1941 елның 20 ноябрендә Ленинградта ачлык башлана. Ә бит блокаданың әле нибары 73 нче көне генә бара. Дошман Ладога күле тирәсенә килеп җитә, Ленинград округының 200 азык-төлек складын юк итә, бу барлык резервның 52 процентын тәшкил итә. Шунысы гаҗәп: сугыш башланырга өч көн кала, Ленинградтан Германиягә, «Днестр» пароходына төяп, 3500 т югары сыйфатлы бодай озатыла. 21 июньдә «Днестр» пароходы Штеттин (хәзер Польшаның Шецин) шәһәренә барып җитә. СССР 1939 елдагы Совет-Германия солыхын соңгы чиккә кадәр үтәргә тырыша. Сугыш алдыннан Ленинградтагы азык-төлек складларын өстәмә тулыландыруга А.Жданов каршы төшә, И.Сталин да аның белән килешә. Нәтиҗәдә, ачлык блокадасы бик нык сиздерә. Бу турыда А.Микоян ачыктан-ачык яза.
Немец гаскәрләре, күпме генә тырышсалар да, шәһәрне ала алмый.
1941 елның 22 ноябрендә Ладога күле бозы аша Ленинградка ярдәм килә. Боз өстеннән үткән әлеге юл «Тормыш юлы» дип атала. Аның аша 1941-1942 ел кышында гына да шәһәргә 360 мең т йөк китерелә, ә барлыгы 1,4 млн кеше каладан эвакуацияләнә. Ладога күле төбеннән махсус торба үткәрелә, шәһәргә нефть продуктлары җибәрелә, ә 1942 елда электр кабеле сузыла.
1943 елның икенче яртысында фронттагы инициатива совет гаскәрләре ягына күчә. 1944 ел башына Совет Армиясе немец армиясеннән кеше саны буенча - 1,3, танклар буенча - 1,4, туплар буенча - 1,7 һәм самолетлар буенча 2,7 тапкырга өстен була.
Верховный Башкомандующий Ставкасы совет гаскәрләренең Балтыйк диңгезеннән алып Кара диңгезгәчә арада һөҗүмен оештыруны, әлегә оккупацияләнгән җирләрне азат итүне һәм дошманны кууны планлаштыра.
1944 елгы беренче һөҗүм Ленинград, Волхов һәм II Балтыйк буе фронтлары тарафыннан оештырыла. Аларга Балтыйк флоты һәм I Балтыйк буе фронты гаскәрләре ярдәм итә. Биредәге сугыш барышында катнашкан гаскәрләр сафында шулай ук Татарстан вәкилләре дә байтак була. Башта Волхов, аннары Ленинград фронты карамагында якташларыбыз генерал-майор Миңзакир Әпсәләмов командалык иткән 18 нче укчы дивизиядә сугыша.
Якташыбыз - Лениногорск районының Сугышлы авылында туып үскән сержант Газинур Гафиятуллин 1941 елның июленнән фронтта була. Ул II Балтыйк буе фронтының 22 нче армиясенә караган укчылар полкында бүлек командиры урынбасары булып хезмәт итә. 1944 елның 14 гыйнварында Псков өлкәсенең Великие Луки районындагы Освище авылы өчен барган сугышта ул чиксез зур батырлык күрсәтә - немец дзотының ут чәчеп торучы амбразурасын күкрәге белән каплап, батырларча һәлак була. 1944 елның 4 июнендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены белән бүләкләнә. Каһарман Псков өлкәсенең Мякотино-Иваново авылында җирләнгән. Туган авылы Сугышлыда аңа һәйкәл куелган. Бөгелмәдә һәм Лениногорскида аның исеме белән аталган урамнар бар.
Норлат районының Каравыл Тавы егете, гвардия капитаны Анатолий Кузнецов Бөек Ватан сугышында 1941 елның июненнән катнаша: 4 нче авиация полкында хезмәт итә. Ул Балтыйк диңгезе флотының иң оста очучысы була. А.Кузнецов 270 хәрби очыш ясый, 60 һава сугышында катнаша, дошман гаскәрләрен 57 тапкыр бомбага тота, дошманның 8 самолетын бәреп төшерә, 1 очкычын җирдә юк итә. Ул, 1943 елның 19 гыйнварында хәрби бурычын үтәгәндә, батырларча һәлак була. Аңа 1943 елның 22 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Кайбыч районының Орым Тәрбите авылында туып үскән Михаил Кузьмин сугышның беренче көннәреннән үк фронтта була. Петрозаводск һәм Ленинград тирәләрендәге бәрелешләрдә катнаша. 1941 елның 21 ноябрендә Ленинград өлкәсендәге Тихвин каласы өчен барган сугышта М.Кузьмин аеруча зур батырлыклар күрсәтә. Аның танкы снаряд тиеп яна башлый. Экипаж танк белән бергә яна, әмма дошманга бирешми. 1941 елның 17 декабрендә аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Апас районының Чирү-Бураш авылы егете Әнәс Хамматов сугышта 1942 елдан катнаша. Ул Ленинград фронтының 64 нче гвардия дивизиясенең танкларга каршы батареясендә хезмәт итә. Туптан төзәп атып, дошман гаскәрләренә - танкларына зур зыян китерә. Батырлыклары өчен, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Ул сугыштан соң озак еллар физика-математика укытучысы, Апас һәм Тәтеш районнарында мәгариф бүлеге инспекторы булып эшләде. Ә Хамматов хәзерге вакытта Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә яши. 89 яшьлек ветеран укучылар белән еш очраша, истәлекләре белән уртаклаша. Әле күптән түгел генә ул безнең лицей укучылары белән очрашты һәм укучыларыбызның күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Сугыш чорында татар телендә 16 фронт газетасы чыгарыла. Алар командирларга сугышчыларны кыю һәм батыр итеп тәрбияләүдә зур ярдәм итә. Әлеге фронт газеталарында күренекле татар язучылары, журналистлар эшли. Әйтик, Волхов фронтының 2 нче Удар армиясенә караган «Отвага» газетасында Муса Җәлил хәбәрче була. Төньяк-Көнбатыш фронтының «Ватан өчен» газетасына язучылар Гомәр Бәширов белән Мирсәй Әмир иҗат командировкасына килә.
1943 елның 12-30 гыйнварында Ленинград блокадасын өзү буенча «Очкын» операциясе үткәрелә. Фронтның киңлеге 45 км га җитә. Совет гаскәрләре, тәүлегенә 3-3,5 км ара үтеп, дошманны 60 чакрымга чигендерә.
Ленинград янындагы сугышлар уңышлы дәвам итеп, зур җиңү яулана. Дошманның «Север» төркеме армияләре авыр югалтуларга дучар ителә. Ленинград блокадасы бетерелә. Калинин һәм Ленинград өлкәләре тулаем дошманнан азат ителә. Бөек Ватан сугышы чорында бу тагын бер зур җиңү иде һәм аңа ирешүгә якташларыбыз да үз өлешләрен кертте.
Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград өчен барган аяусыз бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары өчен, Ленинград фронтының 350 меңнән артык солдаты һәм офицеры орден һәм медальләр белән бүләкләнә, батырларның да батырларына Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Ленинград өчен барган сугышларда 40 мең тирәсе татарстанлы яу кырында ятып калган. Мәңгелек дан һәм хөрмәт аларга!
Соңгы ун елда без - Татарстан эзтабарлары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышын ачыклау буенча берничә экспедиция оештырган идек. Әлеге экспедицияләр Ленинград өлкәсендәге «Невскиий пятачок» бүлемтегендә дә узды. Аның мәйданы 1,6 кв.км. Ул Нева елгасы буйлап 2 км га сузылган, аркылысы нибары 0,8 км. 1941 елның көзендә фашистларның Ленинградны блокадага алуы вакытында «Невский пятачок»ның әһәмияте аеруча зур була. Архив мәгълүматларына һәм шул чордагы ветераннарның истәлекләренә таянып, шуны гына күрсәтеп була: биредә, төньяк башкаланы саклап, бер елдан артык вакыт эчендә 264 мең совет солдаты һәм офицеры һәлак була. Эзләнүләр вакытында немец солдатының сапер көрәге табылды. Көрәккә: «Татария. Киров... Нагимов Максум», - дип, очлы әйбер белән язылган иде. Аннары: «Михаил, Рома», - дип тә өстәлгән язу бар. Әлеге немец солдатының көрәге совет сугышчысына ничек килеп эләккән? Кем син, Мәгъсүм Нәгыймов? Бәлкем, ул Казанның Киров районыннан сугышка киткәндер? Казанга кайту белән, Татарстанның Хәтер китаплары аша тикшереп карадым: һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар, сугыштан исән-имин кайтучылар арасында да М.Нәгыймовның исем-фамилиясен ачыклый алмадым. Ә «Невский пятачок»та табылган сапер көрәге лицеебызның «Бөек Ватан сугышы тарихы» музеенда тарихи экспонат булып урнашты.
Дошманга каршы торуда «Невский пятачок» Ленинградның утлы калканына әйләнә. Биредә һәр кв.м да 17 совет сугышчысы һәлак була, һәр кв.м җирдә 33 кг тимер кыйпылчыгы ята.
Ленинград сугышы вакытында (1941-1944) шәһәрнең һәм өлкәнең меңләгән тыныч тормыш кешесе һәлак булды. Сугыштан соң алар хөрмәтенә Яшел Дан поясы булдырылды. Аның озынлыгы - 220 км. Анда утыздан артык Дан һәм Матәм һәйкәлләре урнашкан. Бирегә элеккеге СССРның төрле төбәкләреннән, дөньяның дистәләгән иленнән йөз меңләгән кеше килә. Аларның һәркайсы сугыш хатирәләрен күңелендә яңарта, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш ия. Әйе, каһарманнарыбыз батырлыгы һичкайчан онытылмас!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: