Шәһри Казан

Каһарманнар халык күңелендә

Күптән түгел, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музее экспонатларын карап йөргәндә, элек Казан авыл хуҗалыгы академиясендә (хәзер Аграр университет) бергә студентлар укыткан хезмәттәшем, инде 80 яшен тутырган мөхтәрәм Гыйлемхан ага Фәттахов белән очраштым. Җылы күрештек, хәл-әхвәл сораштык. Ул әле генә табадан төшкән «Җиңүнең дәһшәтле юллары» исемле китабын музейга бүләк иткән,...

Реклама

Китапта автор үзе 1970 елларда хезмәт иткән 32 нче гвардия Силезия, Кызыл байраклы, Богдан Хмельницкий орденлы артиллерия полкының сугышчан юлы тарихы язылган булып чыкты. Җыентыкның татарстанлылар өчен әһәмиятле һәм гаять кызык ягы шунда - шушы ук полкта легендар якташыбыз, 21 яшендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Зәки Шәймәрданов сугышчан юл үтә, армиядә һәм илдә искиткеч батырлыгы белән дан казана. Гаҗәп һәм соклангыч бит: аяусыз, көчле дошман белән бәрелешләрдә ике ел эчендә бу каһарман наводчик, 76 ммлы туптан атып, чын мәргән буларак, дошманның бик күп техникасын һәм пехотасын сафтан чыгара: (24 танк, шул исәптән 8 «Тигр», 18 БТР, 21 орудие, 7 САУ, 12 миномет, 500дән артык солдат һәм офицер).
Китапны кызыксынып, игътибар белән укып чыктым, бик күп мәгълүмат алдым. Татарстанның Балык Бистәсе районы Биектау авылы егете Зәки Шәймәрданов 19 яшендә (1942 ел, март) Совет Армиясенә алына һәм Сталинград артиллерия хәрби училищесына укырга җибәрелә. Аның педагогик училищеның ике курсын тәмамлавын искә алганнардыр, күрәсең. Әмма бик хәтәр, ил өчен куркыныч вазгыять туа - дошман гаскәрләре Сталинградка якынлаша. Укуны өзеп, курсантларны шул елның июлендә фронтка китереп, 32 нче артиллерия полкына кушалар. Алар арасында Зәки Шәймәрданов та була. Үзенең теләген дә искә алып, аны 7 нче батареяга наводчик итеп билгелиләр. 13 нче дивизия Иделнең сул ягында урнашкан була. Әмма күпсанлы, нык коралланган немец-фашист гаскәрләре Сталинград шәһәренә һөҗүм башлагач, дивизия 15-16 сентябрь төннәрендә, дошман уты астында, Иделнең уң ягына - елганы кичеп чыга һәм шәһәр үзәгенә бәреп керә. Бу дивизия тарихта эзле, тулы исеме - 13 нче гвардия Полтава, Ленин, ике Кызыл Байрак, Кутузов һәм Суворов орденнарына лаек булган укчы дивизия. Командиры Советлар Союзы Герое генерал-майор А.И.Родимцев була.
23 сентябрьдә дошман гаскәрләре 100дән артык танкка ияреп, безнең саклану (оборона) чиген өзеп, эчкә үтә, ә 15 танк Идел ярына ук килеп җитә. Генерал А.И.Родимцев артиллерия полкы командирына бу танкларны утка тотарга әмер бирә. Тупчыларның мәргәннәрчә төз атуы нәтиҗәсендә, дошман танклары сафтан чыгарыла. Бу бәрелештә якташыбыз Зәки Шәймәрданов та катнашып, чирканчык ала. Әмма коточкыч сынаулар алда икән әле. 12 октябрьдә аның 76 мм.лы тубы урнашкан позициягә дошман туптан ата, һавадан очкычлар бомба ташлый, шундый җимергеч һөҗүм алты тапкыр кабатлана. Наводчик Зәки, контузиягә дучар булса да, урынында кала, тубын төгәл итеп төзәп, дошманның өч танкын яндыра.
1943 елның маенда полк, дивизия составында марш-ыргылыш ясап, Воронеж өлкәсенең Урта Ахтуба районына килеп урнаша. Аңа һөҗүм итүче дошман гаскәрен туктату бурычы куела. Орловка авылы янында 12 июль иртәсендә гитлерчылар, танкларга төялеп һәм ышыкланып, һөҗүмгә ташлана. Бу бәрелештә тупчы Зәки Шәймәрданов, төз атып, фашистларның 4 танкын сафтан чыгара, ә полк 20 танк һәм 1600 гитлерчыны юк итә.
Красная Дубрава авылы янында аның тубына каршы 12 танк ажгырып килә. Иң алдан фашистларның мактанычы «Тигр» шуыша. Зәки аны якынрак җибәрә һәм бер атуда сафтан чыгара, икенче, өченче танк та яна башлый. Дошман чигенергә мәҗбүр була. Әмма теңкәләренә тигән бу тупка немецлар да каныга, берничә орудиедән залп белән аталар аңа, пулемет уты яудыралар. Расчет солдатлары кайсы һәлак була, кайсы авыр яралана. Берүзе калган Зәки тупны үзе кора, төзи һәм атып җибәрә. Кырында снарядлар шартлый, дошман аны һаман утка тота. Шартлау дулкыны аны җиде мәртәбә туптан читкә ыргыта, ул, сикереп торып, атуын дәвам итә.
1943 елның июль-август айларында Курск янындагы бик зур, дәһшәтле бәрелештә З.Шәймәрданов тагын батырлык күрсәтә. Ул юк иткән танклар саны инде 7гә җитә.
1944 елның 7 гыйнварында Кировоград шәһәре тирәсендә аяусыз көчле бәрелеш була. Бу көнне соңыннан тупчылар Зәки Шәймәрданов көне дип атыйлар. Каһарман үз тубы щитына егерменче билгене киртли - шуның кадәр дошман танкларын сафтан чыгара. Полк һәм дивизия командирлары, шушы гадәттән тыш каһарманлыгы өчен, 21 яшьлек татар егете Зәки Шәймәрдановны, Советлар Союзы Герое исеменә лаеклы, дип, югары инстанциягә язалар. Зәки Шәймәрдановның даны бөтен фронтка тарала. Бу хәл 1944 елда Украинаны азат итү өчен барган каты бәрелешләр чорында була. Дивизия газетасында Зәки Шәймәрдановның батырлыгы турында «Бу исемне син белергә тиеш» исемле шигырь басыла. Автор легендар наводчик, каһарман татар егетенә дан җырлый, аның Сталинградтан башланган сугышчан юлын, ничек итеп дошманның 20 танкын юк итүен тасвирлый, чын патриот дип атый.
Ә сугыш дәвам итә. 1944 елның гыйнвар-февраль айларында Корсуны-Шевченков юнәлешендәге һөҗүм бәрелешләрендә Зәки Шәймәрданов тагын хәрби осталык һәм батырлык күрсәтә. Туп янында берүзе калса да, ике танк, дүрт БТР (бронетранспортер)ны сафтан чыгара, пехотабызга яулап алган позицияләрендә калырга ярдәм итә. Сандомир тирәсендә бик каты, канлы бәрелешләр була. Дошман һәркөн һөҗүм итә, безнекеләр оборона тота. Зәки Шәймәрданов позициясенә каршы танклар төркеме һәм пехота килә. Төз атып, ул алдан килүче танкны сафтан чыгара. Шул мизгелдә батарея кырында дошман снаряды шартлый. Снаряд ярчыгы тиеп, Зәки каты яралана, контузия ала, һава дулкыны аны читкә ыргыта. Легендар тупны дошман танкы изеп үтә. Дивизия һөҗүмгә күчә, фашистларны куып китә, яралы Зәкине госпитальгә озаталар. Ә танк таптаган легендар тупны дивизия музеена куялар. Госпитальдә дәваланып яткан чакта Зәкигә өлкән сержант дәрәҗәсе бирәләр.
Ниһаять, Зәки батырга шатлыклы хәбәр килеп ирешә. СССР Югары Совет Президумы, 1944 елның 13 сентябрь Указы белән, Зәки Шәймәрдан улы Шәймәрдановка Советлар Союзы Герое исеме бирә.
Дивизия һәм артполк командирлары, геройның киләчәге турында кайгыртып, шул ук елның сентябрь аенда аны Уфа шәһәрендәге артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. 1946 елда ул, укуны уңышлы тәмамлап, лейтенант дәрәҗәсе ала, җиңүче булып, туган авылы Биектауга кайта. Партия әгъзасы (1943 елдан) буларак, аны Өлкә комитеты Югары партия мәктәбенә укырга җибәрә. Шуннан соң ул 21 ел дәвамында үзе туган төбәктә партиянең район комитетында инструктор булып намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт итә.
1952 елда Зәйнәб Хәбибрахман кызы белән гаилә коралар, өч бала тәрбияләп үстерәләр: уллары - Рафаил, кызлары Роза һәм Рушания исемле. Зәйнәб апа Казанда яши. Сугышта алган яралар, контузия Геройның сәламәтлеген нык какшата, әлбәттә. Ул 1967 елда, 44 яшендә Казанның ГИДУВ хастаханәсендә хирургия операциясе вакытында вафат була.
Сугыштагы батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Зәки Шәймәрданов Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Каһарманның истәлеген мәңгеләштерү максатында, аңа Балык Бистәсе район үзәгендә һәйкәл (бюст) куелган, урамга исеме бирелгән, Биектау авылы мәктәбендә музей булдырылган; ул Татар энциклопедиясенә кертелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: