Шәһри Казан

Качак Гүзәлия ханым: «Украинадан улларымны югалтмас өчен качтым»

Яңа танышым - Украинадагы мәхшәрдән качып, Балтач районының Куныр авылына, туган тиешле кешеләренә кайткан ана. Капка келәсе шалтырауга ук, шуны гына көтеп торган диярсең, каршы чыкты. «Улларым бик уңайсызлана, биредә генә сөйләшик», - ди.

Реклама

- Үземнең язмышым өчен курыкмадым, балаларым хакына юлга чыктым, - ди ул. - Улларымның мәгънәсез сугышта бер-берсенә каршы корал күтәрүләрен теләмим. Китәргә теләмәделәр, озак үгетләдем, ялвардым, таләп иттем... Авырлык белән ризалаштырдым. Олысы эшли иде, кечесе быел мәктәпне тәмамлады. Билгесезлек, сугыш бар фикерне чуалта. Чыгып китсәк, бар да җайланыр кебек тоелды. Хәзер аңлыйм: бер чуалган тормышны җайлавы алай тиз түгел икән... Бүген без кабат билгесезлек кочагында. Кая барып сугылырга белгән юк.
Гүзәлия ханым гаиләсе Балтач районында вакытлыча теркәлгәннәр инде. Уллары интернет аша качакларга ярдәм итүче оешмалар белән элемтәдә тора.
Украинадагы хәлләр турында сөйләшергә яратмый ул. Курку, шикләнү хисләре бик зур. Алар Макеевка тирәсеннән кайткан.
- Сугыш капка төбебезгә килеп җитмәде. Кеше урлау, хәбәрсез югалу очраклары турында ишетсәк тә, канлы мәхшәр шаһиты булырга туры килмәде, шөкер, - ди ул. - Минем монда кайтуым - улларымның сугышка алынуларын теләмәүдән. Балаларымны югалтасым килми...
Ничектер, Гүзәлия ханым кайтуына бераз үкенгән дә кебек тоелды.
- Төрлесен уйлыйсың инде, - ди ул үзе. - Бәлки, бу якка чыккач та, качаклар лагерендә калырга кирәк булгандыр, анда барыбыз бергә булыр идек, дип тә уйлап карыйм. Гап-гади кебек тоелган нәрсәләр дә зур каршылык булып килеп баса. Телефоныбызга сим-карта да ала алмыйбыз, чөнки безнең паспортларыбыз юк. Бүген безнең өчен иң мөһиме - эш урыны һәм кунар урын. Көннәр суытса, ни булыр дип уйларга да куркам. Өстемә берәр җылы кофта да алмаганмын, башкасын әйтеп тә тормыйм. Без шахтерлар бистәсендә бик гади генә тормышта яшәгән кешеләр, булган акча юлда бетте. Мәскәүдән монда хәтле кайтырга билетларны вокзалда очраган таныш түгел кеше алып биргән иде.
Сөйләшүебездән соң дүрт көн узгач, мин Гүзәлия ханым белән кабат элемтәгә чыгарга маташтым. Танышларым аша эш юлладым, Казанга килегез, дип әйтергә иде исәбем. «Казметроэлектранс»тан, хәлне аңлатып, эш урыннары турында белешкән идем. «Килсеннәр, эш тә бирәбез, бүлмә дә, укытабыз да», - дигәннәр иде. Тик мин авылга шалтыратканда алар инде вакытлыча тору урыннарыннан киткәннәр иде.
- Балтачтан китеп өлгермәгәннәр әле, районның миграция идарәсендәдер, - дигәч, аның җитәкчесе Рамил Хафизов белән элемтәгә кердем.
Алар бездә. Ростовтагы качаклар лагерен белештеләр, шунда китәргә исәпләре, почта бүлекчәсенә билет алырга киттеләр, - дип җавап бирде ул.
Соңрак Гүзәлия ханым һәм улларының, Рамил Хафизов ярдәме белән, таксига утырып, Ростов поездына дип Казанга китүләрен белдем. Кызганыч, минем хәбәр куып җиткәндә алар инде билет алган булганнар, нигәдер билетларын кире кайтарып, каласылары килмәгән.

Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе мәгълүматлары буенча, 23 июньгә Татарстанга Украинадан 224 кеше кайткан. Аларның дүртесе качак статусын алган, 24есенә вакытлыча тору урынына рөхсәт бирелгән. Калганнар документларны тапшыру өчен чират көтә. Федераль үзәк тарафыннан Татарстанга 2014 елга качаклар өчен бирелгән квота күптән тулган, әмма Украина качаклары өчен искәрмә ясыйлар.

Интернет аша Донецкидан 15 км ераклыкта урнашкан Харцызск шәһәрендә яшәүче Светлана ханым белән элемтәгә кереп, андагы хәлләрне белештек.
- Бездә хәзергә тыныч, сугыш бармый, аерым кешеләрнең югалу очракларын ишеткәлибез. Харцызск шәһәре сазлыкта урнашкан һәм безнең тирәлектә сланец газы юк. Бу безне күпмедер тынычландыра, - диде ул якшәмбе көнне.
Ә сишәмбе анда кабат бәрелешләр булу турында ишеттек. Светлана әлегә элемтәгә чыкмады.
Донецк өлкәсендәге Макеевка бистәсендә яшәүчеләр белән дә аралаштык.
- Бәрелешләр башлыча сланец газы булган җирләрдә алып барыла, - дип сөйләде алар. - Анда яшәүчеләрнең куркып, күченеп китүләре кирәк. Бездә әле аерым шахталар эшли, азмы-күпме хезмәт хакы бирәләр. Оныгыбыз көллияттә укый иде, каникулга гадәттәгедән иртә җибәрделәр. Пенсияләрне дә хәзергә хәтле бирделәр әле, моннан соң ни булыр. Халык ризык запасын бетерми. Болганышлар башланган чорда кибетләрдә мәхшәр булды. Киленебез кибеттә эшли, халыкны жәлләп елап кайта иде. Хәзер инде яшелчәсе, бәрәңгесе өлгерде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: