Шәһри Казан

Кагыйдә бозучы җаваплылыктан кача алмаячак

Татарстанда быелның 7 аендагы 2935 юл-транспорт һәлакәтендә 359 кешенең гомере өзелде, 3875е төрле авырлыктагы имгәнүләр алды.

Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Мәсгуть Мифтахов: «Моның төп сәбәбе - юл хәрәкәте кагыйдәләренә карата тупас битарафлык», - дип бәяләде. Һәр 10 авариянең 8е кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга. «Каршы як юлга чыгу - 120, ә тизлекне сакламау 98 кешенең үлеменә китерде. 97 җәяүле таптатылды, шуның 13е җәяүлеләр юл кичүендә җан бирде. Республикада 6 мең кеше транспорт чараларын идарә итү хокукыннан инде ике мәртәбә мәхрүм булган. Шоферларга һәм һәвәскәрләргә бәйле 150 мең беркетмә суд приставларына җибәрелде. Кагыйдә бозучы җаваплылыктан кача алмаячак», - дип искәртте Мәсгуть Мифтахов. Татарстанда хәзер 1 миллион 74 мең 879 транспорт чарасы исәпләнә. Быелның 7 аенда гына да 55 меңнән артык автомобиль сатып алынган. Казандагы автомобильләр саны - 321 мең 776. Узган елны башкалада тимер аргамаклар 24 мең берәмлеккә арткан.
- Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә автоһәлакәтләр күпчелекне тәшкил итә. 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек кысаларында Казанда зур төзелешләр бара. Шул исәптән юл чишелешләре һәм яңа юллар да төзелә. Юллар төзегәндә урам чатларында «боҗра» хәрәкәт ясауга игътибар бирәсе иде, чөнки ул маңгайга-маңгай бәрелешүдән саклый. Автомобильчеләр төзелешләр чорындагы кыенлыкларны аңласыннар, кагыйдәләрне үтәсеннәр иде, - диде Мәсгуть Мифтахов.
Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин әйткәнчә, «М-7» федераль трассасының Казан - Чаллы шәһәрләре өлешендә ике юнәлешле юл 5-6 елдан тулысынча төзелеп бетәчәк. Нократ (Вятка) елгасы аша янәшә күперне киләсе елга тәмамлау бурычы куелган.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: