Реклама
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең Казан шәһәре бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр иткәнчә, башкалада быелның 5 аенда 488 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шул сәбәпле 30 кешенең гомере өзелде, 572 кеше төрле авырлыкта имгәнде. Светофорның ут билгеләрен катгый үтәү, җәмәгать транспортына өстенлек бирү зарур. Казанда 19 июньдә Ямашев проспекты - Бондаренко...
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең Казан шәһәре бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр иткәнчә, башкалада быелның 5 аенда 488 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шул сәбәпле 30 кешенең гомере өзелде, 572 кеше төрле авырлыкта имгәнде. Светофорның ут билгеләрен катгый үтәү, җәмәгать транспортына өстенлек бирү зарур. Казанда 19 июньдә Ямашев проспекты - Бондаренко урамы киселешендә, кагыйдәләрне санга сукмау нәтиҗәсендә, трамвай белән җиңел автомобиль бәрелеште.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз