Шәһри Казан

Каләмдәшебез, яшь журналист Айнур Галимовның гомере өзелде

Каләмдәшебез, яшь журналист Айнур Галимов җиңелмәс авыруы белән көрәшкәннән соң, бүген иртән арабыздан китеп барды. 27 яшьлек ир-егетне авыру дигәнең аяп тормады шул. Арча районының Казанбаш авылында туып үскән Айнур Галимов исеме «Шәһри Казан» газетасы укучыларына гына түгел, вакытлы матбугатны күзәтеп баручылар өчен яхшы таныш иде. КДУдагы татар журналистикасы факультетының...

Каләмдәшебез, яшь журналист Айнур Галимов җиңелмәс авыруы белән көрәшкәннән соң, бүген иртән арабыздан китеп барды. 27 яшьлек ир-егетне авыру дигәнең аяп тормады шул.

Арча районының Казанбаш авылында туып үскән Айнур Галимов исеме «Шәһри Казан» газетасы укучыларына гына түгел, вакытлы матбугатны күзәтеп баручылар өчен яхшы таныш иде. КДУдагы татар журналистикасы факультетының түбән курсларында укыган чагыннан ук ул безнең редакциядә практика үтте. Аның язмаларын без хезмәттәшләре дә, укучыларыбыз да һәрчак көтеп ала идек. Чөнки Айнурның һәр мәкаләсе тормышчан, яшәешебездәге, көнкүрешебездәге проблемаларга багышланган була.

Өметле яшь журналист «Шәһри Казан»ыбызны үзенең язмалары белән тагын да укылышлы итү максатыннан 2010нчы ел башында редакциядә эшли башларга тиеш иде дә бит. Тик яшь организмны кимерүче авыру дигәнең аның бөтен хыялларны чәлперәмә китерә язды.

Айнурдагы көч, тырышлык дигәнең җитәрлек иде. Ул читтән торып, язмалары белән газетабызны баетып, уйламаган темаларга алынып укучыларыбызны куандырып торды. Гомерен тагын да озайту, авыруын кичектерү максатыннан бөтен Татарстан аңа дәвалану өчен акча җыйды. Чит илдә дәвалану курслары үтеп кайтканнан соң да Айнур илһамланып иҗат итүен дәвам итте. Гаилә корып җибәрде. 2010-2014 елларда "Шәһри Казан"да даими язмалары, рубрикалары белән матбугатта үз сүзен әйтте.

Урының җәннәттә булсын, Айнур! Син безнең йөрәкләрдә мәңге сакланырсың...

Реклама

Айнурны иртәгә туган авылы зиратына җирлиләр.

Айнур белән соңгы ӘҢГӘМӘ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: