Шәһри Казан

Кама Тамагы районы Олы Кариле авылыннан 92 яшьлек Хаҗәр апа Гайнетдинова ил-көннәр тыныч булсын дип тели

"Мин генә түгел, бөтен халык шул теләк белән яшәде", - дип искә ала авыр сугыш чорларын авылдашым Хаҗәр апа Гайнетдинова. Май аенда Хаҗәр апа 92 яшен тутырачак. Сугыш башланганда исә аңа 18 яшь кенә була.

Тумышы белән ул Тәтеш районының Алабирде авылыннан. 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Буа медицина училищесена укырга китә. Шәфкать туташы һөнәрен үзләштергәннән соң, Олы Кариле авылы амбулатуриясенә фельдшер булып эшкә урнаша. Сугыш башланган дигән авыр хәбәрне аңа колхоз рәисе булып эшләүче фатир хуҗасы җиткерә. Рәисне икенче көнне үк сугышка алалар. Аның белән тагын бик күпләр сугышка озатыла. Күрше Яңа Сала авылы фельдшеры да сугышка китеп баргач, яшь белгечне шул авылга эшкә җибәрәләр. 1943 елның августында Хаҗәр апа үзе дә сугышка мобилизацияләнә.

- Поездларга төялешеп, зур юлга кузгалдык, әмма күпмедер вакыт барганнан соң, безгә яңа приказ килеп ирешүен, барыбызны да кире Казанга госпитальләрдә эшләргә озатачакларын әйттеләр, - дип хатирәләргә чума ул. - Ул елларда шәһәрдәге бөтен мәктәпләр ябылып, алар урынына госпитальләр ачылды. Әле дә хәтеремдә: безнең Казан гарнизоны госпитале урнашкан бина элеккеге 29 нчы мәктәп иде. Мине анда шәфкать туташы итеп билгеләделәр. Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр авыруларны карыйбыз, төнлә вокзалга яраланган сугышчыларны каршы алырга барабыз. Араларында нинди генә яралы, авырулы кешеләр юк. Шул бичараларны кызганып елый идек. Ә алар түзде, дәваланып беткәч тә кире сугыш кырына ашыктылар. Собакин дигән солдат кырык бер урыннан яраланган иде! Ярый әле, исән калгансың дигәч, минем фамилиям бит Собакин, димәк, тиз генә үлмим әле, дия иде бахыр. Савыгуга ук, рәхмәтләрен әйтеп, яңадан сугышка китте. Бер елдан госпитальгә ампутация ясалган солдатларны гына кабул итә башладылар. Аяксыз, кулсыз калганнарны носилкаларга утыртып бер каттан икенче катка, бер палатадан икенчесенә ташып йөри идек. Мунчага күтәреп алып кереп юындырабыз да. Үзебез дә яшь, тамак туйганчы ашаган юк, хәзер уйлап утырам: каян килгәндер безгә аның кадәр көч, шул тиклем сабырлык. Яшерен-батырын түгел, авыр хезмәткә түзә алмыйча качып китүчеләр дә булгалады...

Реклама

Хаҗәр апа эшли торган госпитальдә соңрак терапия бүлеге генә калдырыла. Анда инде Суслонгер лагереннан китерелгән солдатлар дәвалана.

- Ул бичаралар ачлыктан, салкыннан, авырулардан тәмам хәлдән тайганнар, коточкыч ябыклар. Шулкадәр ачыкканнар, бер кат ашатканнан соң да, госпитальнең юынтык чокырыннан ризык дип тә әйтеп булмаган калдык-постыкларны җыеп ашыйлар. Үзебезнең дә тамаклар әллә ни туймый. Берьюлы, кан тапшырганнан соң, беренче тапкыр акча бирделәр. Иптәш кызым Маруся белән, болай булгач, ашап үләбез икән дип, сөенә-сөенә кибеткә чапканны хәтерлим. Җиңү көне дә бик истә калган. Хәер, онытылырлык көнмени. Төнлә госпиталь начальнигы коридор буйлап, торыгыз, сугыш беткән, дип кычкырып халыкны уятып, җиңү белән котлап йөрде. Икенче көнне дуңгыз суеп, бәйрәм иттек... - дип сөйли Хаҗәр апа.

Ул госпитальдә 1948 елга кадәр эшли. "Калган да булыр идем, әниебез үлеп китте, әти белән кечкенә сеңлем генә калган иде, алар янына авылга кайттым", - ди аннан, аклангандай. 1957 елда ул сугышка кадәр үк танышкан Хәбир Шакировка кияүгә чыгып, кабат Олы Кариле авылына килә. Олы Кариле участок хастаханәсендә озак еллар буена шәфкать туташы, хастаханә җитәкчесе булып хезмәт куя. 61 яшенә кадәр эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүген ул кызы Асия гаиләсе тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Хаҗәр апаның бүген дә бердәнбер теләге - ил-көннәр тыныч булсын.

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: