Шәһри Казан

«КАМАЗ-Мастер» экипажлары «Дакар»га әзер!

Иртәгә, 4 гыйнварда, Аргентина башкаласы - Буэнос-Айрес шәһәрендә «Дакар-2015» ралли-марафонына старт биреләчәк. Безнең «КАМАЗ-Мастер» командасы техник һәм административ тикшерүләрне узган инде.

Команданың матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әзерлек эшләре кайнапмы-кайный. «Дакар» лагерендә данлыкны Жерар Де Рой командасы гына күренми әле. Голландия узышчылары IVECO компаниясенең Аргентинадагы филиалында машиналарын тикшертә. Ралли шартларында төп өлешләрне алыштыруга азрак вакыт сарыф итү өчен, IVECO Torpedo машинасы быел камилләштерелгән. Узышта шундый ике машина катнашачак, җитмәсә, икенчесен Жерар Де Рой кулдашы - Ханс Стейсига («Дакар-2007» раллие җиңүчесе) махсус ясап биргәннәр. Пэп Вила - Голландия командасының өченче катнашучысы - IVECO Trakker йөк машинасын иярләячәк.
Чехиянең Tatra Buggyra Racing командасы йөк машиналары зачетында, һичшиксез, призлы урыннарга дәгъва итәчәк. Белгечләр фикеренчә, аларның бөтен мөмкинлекләре дә бар: финанслау ягыннан хәлләре шәп, пилот Мартин Коломнының тәҗрибәсе зур, командалары бердәм, автомобильләре дә искиткеч чыдам.
Белоруссиянең «МАЗ-СПОРТавто» командасы быел «Дакар»да дүртенче тапкыр. Алар өч экипаж тәкъдим итә. Пилот Сергей Вязович җитәкчелегендәге иң өметле төркем узган «Дакар»да финишка 11нче булып килеп җиткән.
«КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин сүзләренчә, «Дакар»ның бер хакыйкате бар - экипажның тиз барганы түгел, ватылмыйча барганы җиңүгә ирешә. Әмма шундый заман җитте, тиз һәм шул ук вакытта ватылмыйча барган экипажалар гына җиңүчеләр мөнбәренә менә.
«Дакар»ның йөк машиналары зачетында 60ка якын «тимер ат» тәкъдим ителгән: 4 IVECO, 7 Tatra, 13 Man, 3 «МАЗ», 6 Ginaf, 13 DAF, 4 Renault, 5 Mercedes һәм 2 Hino.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, «Ефәк юл» раллие булмау аркасында, «КАМАЗ-Мастер»га яңа агрегатларын сынау өчен вакыт җитеп бетмәгән. Шуңа да карамастан, Татарстан һәм бөтен Россия халкы дүрт экипажыбызга да зур өметләр баглый: №500 А.Каргинов, А.Мокеев, И.Леонов; №502 Э.Николаев, Е.Яковлев, Р.Әхмәдиев; №507 А.Мәрдиев, А.Беляев, Д.Свистунов; №520 Д.Сотников, И.Девяткин, А.Аферин.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: