Шәһри Казан

Кан тапшырган өчен әлегә акча түләнә

2020 елга кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы барлык илләргә дә бушлай донорлыкны кертү бурычын куйды. Әлеге кагыйдә инде дөньяның алга киткән 62 илендә гамәлдә. Берничә атна элек исә Россия дә әлеге исемлеккә кушылды.

Реклама

«Кан һәм аның компонентлары донорлыгы турында» дип аталган закон гамәлгә кергәннән соң, безнең илдә дә кан тапшырган өчен акча түләмиләр. Дөрес, аерым бер категория донорларны исәпкә алмаганда. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы акча түләнәчәк кан донорларының категориясен билгеләгән карарны инде әзерләгән. Шулай итеп, кан тапшырган өчен акчаны алга таба сирәк фенотиплары һәм антигеннары булган кешеләр, плазма, тромбоцит, эритроцит һәм лейкоцит донорларына гына түләячәкләр. Әйтик, сирәк антигенлы һәм фенотиплы бер порция кан тапшырган өчен донорга минималь хезмәт хакының 8 проценты күләмендә акча биреләчәк. Плазма тапшырган өчен исә минималь хезмәт хакыннан - 15, тромбоцитларга - 35, эритроцитларга - 25, ә лейкоцит доноры булган өчен исә 45 процентын түләргә тиеш булалар. РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова билгеләп узганча, шул ук вакытта сирәк донорның сайлау хокукы да бар: канын акчага бирәме ул, әллә бушкамы - үзе хәл итәргә тиеш. Моннан тыш, кан тапшырганнан соң бирелә торган ял һәм бушка ашату үз көчендә кала.
Яңа закон гамәлгә кергәннән соң, илнең күп кенә төбәкләрендә кан тапшыручылар саны гына бермә-бер кими башлаган. Һәр төбәк донорларны җәлеп итүнең үз ысулларын эзли. Әйтик, Новосибирскида бәясе 300 сумга тигез булган продуктлар җыелмасын бирәләр. Кайбер шәһәрләрдә канны акчага тапшыруны саклап калуның төрле юлларын эзләмәкчеләр.
Республикабызның кан салу станциясендә әйтүләренчә, ул әлегә элеккегечә эшли, биредә кан тапшырган өчен акча түләү дәвам итә. Ә менә закон нигезендәге үзгәрешләр станциядә кайчан гамәлгә керәчәк дигән сорауга төгәл генә җавап бирмәделәр.
Кан тапшыру бушка булырга тиешме, әллә акчагамы? Сез ничек уйлыйсыз?
Кәүсәрия Талипова, донор:
- Белмим дә инде. Шәхсән үзем канны кешегә ярдәм итү өчен тапшырам. Кан тапшырган өчен түләгән акча белән генә баеп булмый инде, минем өчен әллә бар ул, әллә юк. Ә менә синең ярдәмең кеше гомерен саклап кала ала бит. Кемгәдер ярдәм итә алу - үзе зур бәхет. Аннары кан тапшыру сәламәтлек өчен дә файдалы. Кан биреп кайтканнан соң үзләрен яхшырак хис итә башлаган кешеләрне дә беләм. Акча дип донор булучылар да күп инде анысы. Әмма яхшы күңелле кеше, акча түләми башладылар, дип, кан бирүдән баш тартмаячак инде ул.
Зөлфәт Әхмәтов, КДМУ студенты:
- Минемчә, донорлыкны бушлай итү яхшы нәтиҗәләр бирмәс, чөнки безнең илдә донорлар саны болай да аз, ә хәзер алар тагын да кимиячәк дип уйлыйм. Алга киткән чит илләрдән калышмаска тырышалар, әмма анда бит бу закон инде күптән бар. Ләкин без аларны әле куып җитмәдек. Безнең халыкның күпчелеге кан биргәндә акчага гына кызыгып бара. Бушлай бирүчеләр бар үзе, тик алар аз һәм күбесенчә якыннары, туганнары авыр хәлдә булган өчен генә бу адымга баралар. Нигездә, үз гаиләсенә кайгы килгән яки кайчандыр шундый авыр хәлдә булган кешеләр донор була. Халыкны бушка кан бирдерер дәрәҗәгә җиткерү өчен, иң элек кан тапшыру аның өчен акча чыганагы булмаслык итәргә, җәмгыятьне шундый дәрәҗәгә җиткерергә кирәк дип уйлыйм. Халыкның болай да акчасы юк. Кая инде аңа хәйриячелек белән шөгыльләнү. Донорларның саны кимегәч, кемгәдер кан җитәчәк, кемгәдер юк инде. Бу очракта кеше аны үзе эзләргә мәҗбүр булачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: