Шәһри Казан

«Канатлы» кызлар

Җәйге ялны һәркем дә үзе теләгәнчә генә уздыра аладыр дип уйламыйм. Күпмедер күләмдә ул кешенең кеременә, сәламәтлегенә, кызыксынуларына да бәйле. Кемдер төнге тынлыкны ярып, мотоциклда узыша, кемдер диңгез буеннан башка җәйнең ямен тапмый, шул вакытта кемдер аркасына биштәрен асып тауларга үрмәли, биеклек яулый, ә кемдер, киресенчә, анда бары тик сикерер...

- Кызлар, парапланеризм нәрсәсе белән күңелләрегезне яулады, тәме нәрсәдә аның?
Аделия:

- Монда иң мөһиме, хатасыз итеп канатларны күтәрү һәм тиз, матур итеп һавага күтәрелү. Шуны эшли алдың икән, аңлатып бирмәслек хисләр ташкыны гарантияләнде дигән сүз.
Рания:
- Күк белән җир арасындагы халәт, чыннан да, әйтеп бетергесез шатлык, соклану һәм... курку хисе бирә. Син «канатларыңны» күтәрәсең һәм каршы искән җилне тотасың... Секунд эчендә җирдән аерылып оча башлыйсың. Шунда үз-үзеңә, «әйдә, иярлә» дип, әмер бирәсең һәм шул мизгелдә артка юл юк икәнлеген аңлыйсың. Аның тәме дә шул. Син җил агымын тоткан 50 мең кешенең берсе! Йөрәк аңлатып булмаслык итеп тибә. Берничә секундтан тынычланасың. Уңга, сулга карап тирә-якны күзәтәсең, табигатьнең матурлыгына хозурланасың. Ул мизгелнең динамикасын тоту бәхет эше. Моны бөтен кеше дә тотып ала алмый. Үзең очасың, үзең, ничек кенә бу урманны очып узарга икән, дип борчыласың, йә булмаса, йа Ходаем, бу чокырны очып үтәргә ярдәм ит, дисең. Ул да булмый син инде җиргә төшәсең. Шунда гына бу рәхәтлекнең җитми калганын тоясың. Тагын, тагын кошлар кебек, озак итеп, онытылып очасы килә башлый.
- Ә ни өчен парапланеристлар клубына килергә булдыгыз?
Аделия:

- Мине бирегә әтием Данис Әхсән улы алып килде. Ул тренер. Ә Рания белән без мәктәптә биология буенча бер үк фәнни түгәрәккә йөри идек. Бирегә аны мин җәлеп иттем. Үземнең беренче очуымны әле дә хәтерлим. Ике кешелек парапланда әтием белән бергә очтык. Шуннан үземнең дә мөстәкыйль рәвештә очарга өйрәнәсем килде. Очкандагы хисләр оныта торган түгел - эйфория, берара тыннар кысылган кебек булса да, үзеңне тулысынча ирекле итеп тоясың. Бу үзенә күрә бер җан рәхәте.
Рания:
- Ә минем кечкенәдән парашютта сикерәсе килә иде. Бу шуның башлангычы дип уйлыйм. Хәзер инде Чатыртау мине гел кызыктырып, ымсындырып тора. Очышлар килеп чыкмаганда да, һава торышы аркасында сикереп булмаса да ачу килә.
Мин бөтен кешеләргә дә җир мәшәкатьләреннән ничек тә булса бер арынып, ниндидер үзгә тормыш белән яшәп карарга киңәш итәр идем.
- Сез ничек уйлыйсыз, чынлыкта бу кызлар эшеме соң?
Рания:

- Җенси билгеләргә карап бүлгәләүне бөтенләй яратмыйм.
Аделия:
- Быел үткән республика ярышларында катнашкан командалар арасында бездән башка кызлар бөтенләй юк иде. Бу баштарак мине бераз каушатып та җибәрде. Биремне үти алмам дип борчылдым. Беренче коймак әзрәк төерле чыкты. Икенче стартны яхшы алдым. Профессионалларның ничек эш итүләрен күзәтү, алар белән тәҗрибә уртаклашу файдага китәр дип уйлыйм. Гомумән, кызлар булдырмаслык эш түгел бу. Инде беренче чирканчыкны алдык дип уйлыйм. Икенче елга осталыкны арттырып, хаталарны төзәтеп, тагын да яхшырак чыгыш ясарга тырышачакбыз.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: