Шәһри Казан

Каникуллар күңелле узачак

Татарстан - Яңа ел каникулларын уздыру өчен иң популяр шәһәрләр исемлегендә. Мәскәү, Екатеринбург, Петербург, Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдә яшәүчеләр ялларын бездә уздырырга ниятләгән.

Чит илләрдән килүчеләр юк диярлек, ни өчен дигәндә, Яңа ел бәйрәмен фәкать Россиядә генә шулай зурлап, унар көн ял итәләр. Чит илләрдә ике көннән ары ял итмиләр, мөселман илләрендә исә аны бөтенләй дә бәйрәм итү гадәте юк.

- Туристларның туксан тугыз проценты - россиялеләр. Татарстанда туристлар өчен кызыклы булган төп биш урынны әйтә алам, алар: Казан, Болгар, Зөя, Алабуга, бишенчесе йә Чистай, йә Тәтеш. Тарихка бай матур урыннар алар. Без күңел ачу чараларын читтән килгән туристлар өчен генә түгел, татарстанлылар өчен дә оештырабыз. Мин, гомумән, казанлыларга республика шәһәр-районнарын барып күрергә тәкъдим итәм. Гел үз казаныбызда гына кайнап ятарга димәгән. Ә республика халкын исә Казанга чакырам. Башкалада бәйрәм чаралары бик күп булачак. Казанда кунакханәдә яшәү, ашау һәм күңел ачу программалары өчен бер кешегә тәүлегенә уртача 4-4,5 мең сум акча кирәк булачак, - диде журналистларга Министрлар кабинетында узган брифингта Туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов.

Узган елны Яңа ел каникулларында Татарстанга 70 мең турист килгән, быел аларның саны 80‑85 мең булыр дип көтелә. Әмма бу безгә күпмедер дәрәҗәдә җаваплылык та өсти, туристлар канәгать калырлык сервис күрсәтергә, кызыклы программалар тәкъдим итәргә кирәк.


Фото: tatmuseum.ru

- Болгар, Зөя, Чистай, Тәтеш, Алабуга музейлары туристлар белән бик актив эшли. Арчадагы Кыш бабай резиденциясе хәтта олыларда да зур кызыксыну уята. Болгар белән Зөягә һәр көнне үзәк автовокзалдан автобуслар йөреп торачак. Тагын бер яңалык: Татарстанга Мәскәүдән автокәрван киләчәк. 10‑12 автойорттан торган әлеге транспорт чарасы алты көн дәвамында, Казаннан башлап, Зөя, Болгар, Биләр, Чаллы, Чистай, Тәтеш районнарында булачак һәм киредән Мәскәүгә кайтып китәчәк, - ди Сергей Иванов.

Реклама

Чистайга баручыларны Борис Пастернакның мемориал музее буйлап экскурсия, «Музейный вечер в Рождество» дигән музыкаль-әдәби программа, «Раштуа йолдызы астында» күргәзмәсе көтә. Тәтеш районында стендка ату мәктәбен, атаклы Молостволовлар утарын, районның тарих музеен күрә аласыз. Зөя, Болгар, Алабуга музейлары да бәйрәм чаралары оештыра.

Туризм комитеты башлыгы сүзләренчә, Яңа ел каникулларын Татарстаннан читкә чыкмыйча гына да күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрергә була. Республика халкын ул өйдә утырмаска, актив ял итәргә чакырды.

Артем Силкин, «Зөя утрау-шәһәрчеге музее» директоры:
- Туристларны 1 гыйнвардан ук кабул итә башлыйбыз. Практика күрсәткәнчә, безгә, гадәттә, Яңа ел бәйрәменнән соң ук килергә яраталар. Туристларга өч төрле программа тәкъдим итәбез. «Сказка о Никите стрельце и Свияжском прянике» дигән интерактив әкият, «Рождественские забавы на Свияжской земле» интерактив программа һәм «Свияжские забавы» күңел ачу программасы кунакларның күңеленә хуш килер дип ышанабыз.

Лилия Сафина, Болгар музей-тыюлыгы директоры урынбасары:
- Яңа ел чыршысы инде күптән бизәлде, кунаклар көтәбез. 2‑10 гыйн­вар көннәрендә «Борынгы Болгарда үткәннәр белән очрашу» дигән бәйрәм программасын тәкъдим итәбез. Бәйрәм чараларында Пётр I, Хан белән Ханбикә кебек тарихи персонажларны очратырга мөмкин булачак. Һава торышы әйбәт булса, чаналарда шуу да каралган.

Тәнзилә Агишина, Алабуга тарихи-архитектура һәм сәнгать музее директоры урынбасары:
- Алабугада урнашкан 15 музейның да заллары бәйрәмчә бизәлде, берсеннән-берсе кызыклы программалар әзерләнде. Уеннар, бәйгеләр, мастер-класслар, таудан шуу, халык уеннары да оештырыла. Кунакларны коймаклап чәй дә эчерәчәкбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: