Шәһри Казан

Капремонт «кәгазь боткасы»на баткан

Быел Татарстан Республикасында 849 күпкатлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре алып барылырга тиеш. Әмма әлегә аларның бары тик 746сында гына эш кайный, бу 88 процент дигән сүз. Җитмәсә, 106сында бу эшкә узган атнада гына тотындылар.


Күп кенә муниципаль районнарда эш башланмаган да әле, кайберләрендә, башланып та, тиешле графиктан соңару зур - 20 процентка кадәр! Шулай да, белгечләр артык уфтанмый, мондый тизлек 2011 елгы белән чагыштырганда шактый югары икән.
Бер яхшының бер начары була дигәндәй, болай ашыгу техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәвенә, эшнең сыйфатсыз, аннан-моннан гына башкарылуына китерә. Әлмәт, Яшел Үзән һәм Яңа Чишмә районнарында, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә бу аеруча югары. Дүрт йортта хәтта төзекләндерү эшләрен туктатып торырга да туры килгән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йортларны капиталь төзекләндерүне 1 октябрьгә кадәр тәмамларга кушты.
Ә менә күп кенә укучыларны, аларның ата-аналарын борчыган - мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү программасында хәл болайрак тора: 2012 елда моңа 2 миллиард 204 миллион сум акча тотылачак. Аларның 1 миллиард 925 миллионы - муниципаль мәктәпләрне, 254 миллион сумы - махсус (коррекцияле) һәм интернат мәктәпләрне төзекләндерүгә. Мәктәпләрдә төзекләндерү эшләрен алып барачак оешмаларга 2 апрельдән аванс акчаларын күчерә башлаганнар.
Кәгазь боткасы эчендә казыну әлеге проектны тормышка ашыруда да аяк чала. Элек 13 апрельгә кадәр документация эшен тәмамлау максат итеп куелса, бу ахырга кадәр җиткерелеп, тиешле дәрәҗәдә башкарылмаган. Әгәр документацияне вакытында өлгертеп җиткезә алмыйлар икән, төзекләндерүнең үзе дә соң башланачак. Нәтиҗәдә объектларны 15 августка кадәр генә түгел, ә 1 сентябрьгә чаклы да өлгертә алмаска мөмкиннәр.
Исегезгә төшерәбез, быел капиталь төзекләндерү программасына кертелгән мәктәпләрдә эш 15 августка кадәр тәмамланырга тиеш. 1 сентябрь - Белем көнендә укучылар төзекләндерелгән мәктәпләргә аяк басачак.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: