Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...

Узган елгы күрсәткечләр шуны күрсәтә, Татарстанга 82 294 чит ил кешесе килсә, шуларның 73 152се кире киткән. Җирлек “хозур”ында 9142 мигрант яши, хезмәт итә. Монысы теркәлгәне, ә “күләгәдә”геләре күпме!?
Бу саннарга юктан гына күз төшмәде, билгеле. Җәйгелектә шәһәр урамнарында да шактый күренәләр, төзелештә, таксида да алар. Базар тирәсендә исә ел әйләнәсе чит ил халкы хезмәт күрсәтә.
Яшерен-батырын түгел, якын итептән бигерәк, килештермичәрәк “кара халык” дияргә яратабыз үзләренә. Эш “сөяргә” тормыш мәҗбүр иткәнлеге дә хак, үҗәтлекләре, әрсезлекләре дә чиктән ашкан, безнекеләрнең ялкаулыгыннан файдаланып, алар иң авыр хезмәткә, кара эшкә дә яллана. Сәүдә белән кафе тотучыларыннан кала, билгеле. Аларны җигеп безнекеләр дә ота – арзанлы эшче кулларга тиешле хакның бер өлеше генә тама. Төзелештә әнә плитка җәйгән өчен мигрантларга квадрат метр исәбе 200 сумнан түләнә. Безнең халык бу эшкә керешсә әз дигәндә, 500 сум сорый, әлбәттә.
Хәер, шәһәр җирендәге хезмәт бер хәл, хәзер авыллар да мигрантлар кулына күчә бара. Балтач районы Арбор авылындагы фермага, ышанасызмы, шәһәргә барып, ялынып диярлек эшкә алып кайтканнар үзләрен. Сыер саварга авылда кеше юк икән. Әле берничә ел элек кенә сыер савучы хатын-кызларның хезмәт хакы 45-47 мең сум тирәсендә уйнаган, ә боларга исә 30 мең түлиләр, ди авыл халкы. Торулары бушка, ә менә көненә өч мәртәбә ашау өчен 190 сумны хезмәт хакыннан тоталар. Кемгә файда? Ике якка да! Ашау “байдан” дип яшиләр, эшлиләр, ә кулга кергән акчаны алар туган якларына җибәрәләр. Ләкин бит эшсезлектән зарланучы авыл халкы да фермада сыер сава алыр иде. Авыл җирендә 30 000 күләмендәге хезмәт хакын аз дип тә булмый.
Күңелгә тигәне икенче. Таджик танышым бар. Завар исемле. 20 еллар элек аны да шушындый ук язмыш Татарстанга алып килгән. Татар кызына өйләнде. Таджикстанга китеп тә яшәп караганнар иде, ләкин кире әйләнеп кайттылар. Бүген Арча районы Тылангыр авылында яшиләр. Узган елларда гына йорт сатып алдылар. Аңа кадәр шактый чиләнергә өлгерделәр. Безнең халыкмы-түгелме, гаиләсен үзе туендырырга тиешле ир-ат итеп тәрбияләнгән ул! Бүгенгәчә шул принцип белән яшиләр дә – хөрмәтем чиксез үзләренә. Зафар Казанда эшли. Көн саен бер якка гына 100 чакрымлап юл үтә.
– Мин эшли башлаганда Казанның Седов урамында бокс арендалау 7 000 сум иде. Быелларда аренда хакы 35 000 сумга күтәрелде. Машиналар ремонтлыйм. Сезнеңчә әйткәндә, үземә-үзем эшлим. Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый. Аренда хакы – ике көнлек табыш. Казанда да йортыбыз бар. Авыл җирендә терлек асрап яшисе килә, бакча тоту да күңелле. Өч балабыз бар, төпчекләре – игезәкләр. Олысы бер ай элек кенә машина йөртү таныклыгы алды. Балаларның өчесенә дә Таджикстан гражданлыгы да алдым. Улымны хәрби хезмәткә Таджикстаннан җибәрергә уйлап торам, анда хезмәт итү вакыты ике ел. Тормышлардан зарланмыйм, татар телен дә өйрәнеп киләм, русча да әйбәт кенә сукалыйм. Ләкин, нишләсәм дә, кайсы ишекләрне ачып керсәм дә “кара халык” булып калам... Кая гына баш тыкма бездәйләргә бер караш – полициягә йомышың төшеп керсәң дә кешегә санамыйлар, хастаханәләрдә дә бик дорфа сөйләшәләр. Авырырга да хакыбыз юк, дим. Аптыраган... Югыйсә шушы ике кулым кара ипи ашата, берәүдән дә бер тиен сораганым юк. Хатынымның энесе бар. Ялкау, дисәм, хатын ягы бик үпкәләр, ләкин дөресе шул. Үзем белән ияртеп йөрергә дә риза, утыртып барыр, алып кайтыр идем, эшләсен генә! Көн дә килеп, тәмәке, хәмергә акча теләнә, ә бармакка бармак сугып, эш эшләргә иренә. Аның каравы йөзе ак, беренче аңа кул бирәләр. Ул үз илендә, минем сыман килмешәк түгел... Олыгайгач, барыбер туган ягыма кайтып китәрмен дим. Нишләсәм дә караш икенче... Хатыным белән 19 ел бергә яшибез, утны-суны кичтек, – ди Зафар.
Баксаң ул да миграцион исәптә түгел икән. Өч мәртәбә тотып үз иленә дә озатканнар. Кире кайтыр җай тапкан, гаиләсе биредә бит. Кайларга гына язмаганнар, гражданлык алу бәхете кул сузымында тоелса да, никтер һаман да ераклаша бара...
Ләкин, бер нәрсә хак – бездә солтан булмас ул. Күңеле изгелектән ташыса да, кулы эштән бушамаса да олтанлыктан артмас... Гөлшат Зәйнәшева белән Сара апа Садыйкованың җырындагыча: “Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бачасы да!” Үз илең ямьлерәк, аңа син үзең дә кирәгерәк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.1100
-
27 март 2023 - 13:40Үлсәм дә үкенмәм, кемгә кирәгем бар соң минем? Өйләнешүләренә әле бер ай узмаган, бите белән кулыннан кала тәненең күгәрмәгән җире калмаган. Кыз баланың ширбәт ае шундый булырга тиешме...3200
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.12601
-
27 март 2023 - 09:55Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган? Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.12501
-
27 март 2023 - 09:49Кетердәп торган чебурек камыры Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак. Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.15900
-
27 март 2023 - 09:21Кукмара, Чаллы, Арча - көрәштәге яңа лидерлар Көрәш буенча Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар командалар рейтингында сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарды. Гел беренче урында барган Әлмәт командасы 4нче урынга тәгәрәде.50000
-
25 март 2023 - 14:31Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк" Әлеге районда бик тиз җитәкчелек алышынды. Балык Бистәсенең элеккеге район башлыгы Илдар Таҗетдинов ике ел да эшләмәде, кире үз урынына – “Алабуга” махсус-икътисадый зонасына җитәкче урынбасары вазифасына китеп барды, Яңасы - Радик Ислямов - бизнестан килде. Район башлыгы кәнәфиендә озаккамы ул? Ниләр эшләргә җыена? Бу хакта аңа берничә сорау бирергә булдык.67401
-
25 март 2023 - 13:35"Ник болай булды бу? Каһәр төшкән сугыш! Ник безне аерды икән?!.." ...Аерылмасак иде шул без. Бер-беребезне күптән белсәк тә, бу җыр күңелдә нидер кузгатты. Мин үзем дә сизмәстән: “Сәйдә!” – дидем. Ул миңа томырылып карап алды да, “Заһир!” дип куйды. Шулай итеп, без кичке уеннарда бер-беребез белән сөйләшеп йөри башладык. Ә беркөнне мин аны озата кайттым.95202
-
25 март 2023 - 13:20"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.." Хәлләрем бераз гына булса да, җиңеләймәсме икән, дип язуым сезгә. Бик четерекле, аяныч хәлдә калдым. Зинһар, киңәш бирегез.222553
-
25 март 2023 - 11:49Көрәш буенча ТР Беренче Президенты Кубогында кемнәр җиңү яулады? Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына көрәш буенча яшьләр арасындагы ярыш тәмамланды. Чаллы командасына - афәрин!155504
-
25 март 2023 - 11:44"Ул ислам диненә күчкән иде, без аны мөселманча җирләдек..." Гаҗәеп матур чишмә буенда йөрдем дә, кайтырга дип, сукмагыннан тауга таба күтәрелә башладым. Әле иртә яз. Һава таң калдырырлык тын. Бөтен җир хәтфә яшеллектә, чәчәкләр чыкмаган, дымы да, кояшы да мулдан булгангамы, үләннәр инде биек.189504
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам" "Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.36400
-
24 март 2023 - 17:49ТР Беренче Президенты Кубогының ярымфиналларына кемнәр чыккан? Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына уза торган турнирның беренче көне тәмам.136502
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
27 март 2023 - 13:44Без имениБик явыз киленнэр бар инде,хаман шулай яшь килеш торырбыз дилэрдер. Кайнанага ни курсэтэсен,узенэ шул кайтканны белмилэр эле алар. Эйбэт малай устергэнсен,рэхмэт диясе урынга.Аллахы тэгалэ барын да тигезли, энилэргэ генэ бик кыен,бик кызганам. Минем энием килен белэн 36 ел тату яшэделэр.Эни дэ бик сабыр иде,килен дэ. 84 яшендэ эниебез бакыйлыкка кучте. Бала караган кебек карады эниебезне. Узенен дэ киленнэре эни дип улеп торалар.Бар киленнэр дэ шулай булсыннар иде дэ бит...Туган көнгә бөтен гаиләсе җыела алмый. Бер улы килсә, икенчесе килми...
-
27 март 2023 - 09:55Без имениСабыр итегез,сабыр тобе сары алтын,дилэр... Бу очракта сабыр итэргэ кирэкмэгэндер бэлки..Авыл жирендэ кешедэн яхшы тугел дилэр,кара каннарын йота-йота яшилэр кайберлэре.Татар хатыны нилэр курми диясе генэ кала...“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 22:06Без имениБездэ киресенсэ эйтэлэр ,чит илдэ олтан булып яшэгэнче уз илендэ солтан булып яшисен дилэр.Себер чит ил тугел,чит жир.Мэсэлэн ,авылда туып усеп,чит жирлэргэ чыгып китеп топлэнде дилэр.Узе сине сагындым,синсез яши алмаем дигэн,узе яраткан кызынын укып беткэнен котмэгэн.Отпуск булгандыр бит,кайтып эти энисенэ кулын сорарга да бармаган.Эти эниседэ ,егет чакырганга укып бетмэгэн кызны жибэрэ алмый бит.Монда егет карар кылмаган,яраткан кызын югалтырга курыкмаган,хатларда сирэгэеп туктаган.Әти-әни сөйгәнем белән кавыштырмады
-
27 март 2023 - 06:41Без имениШулай инде торле кеше бар безнен арада, еш булам концертларда УНИКСта, чиратыда тиз уза, кайвакыт халык ашыга-ашыга концерт бетмичэ чыгып йогерэ, бик кызганыч артистларыбыз" эле тагын оч жырым бар " диеп каушап калалар, 2-3 сэг.утыргач матур гына саубуллашасы иде дэ бит..."Бар да синең кебек сарык түгел бит, әйткәнне дә аңлыйлар, кулыңны сузгалама!", - дип кычкырасым килде...
-
27 март 2023 - 08:28Без имениМенэ сабырлык кирэк дилэр, сабырлык кирэкми вакытында китэргэ кирэк. Сабырлыкнын чиге авырту. Эх.“Кит шул хатының янына! Зинһар безне калдырып кит!”
-
26 март 2023 - 10:58Без имениМенә дигән гайләң була торып үзеңә проблема эзләмә! Аңлавымча монда син артык хыялланасың, Зифа акыллырак булып чыга. Биш-ун ел ел үткәч үзең дә ярый тыелып калганмын икән дип шатланачаксың. Ә вакыт су кебек ага. ☝️"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:38Без имениИкегездэ тормышларыгызны чынлап жимергэч анларсыз ни булганын, андый гыйбрэтле хэллэр куп очрый. Терсэк якын тешлэп булмый диеп утырырсын."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 21:45Без имениСоткэ ошамаган бит бу?Жиргэ бернинди ак тосе инми 🤷♀️"Моңа кадәр алай итми иде...": Апас районында халыктан җыелган сөтне түккәннәр?
-
25 март 2023 - 19:14Без имениТормышны бозарга ярамый."Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 18:30Без имениКит гомеренне эрэмгэ уздырма, гомер безгэ бер генэ бирелгэн, укенергэ калмасын. КАЧ."Мин иремнең колына әверелдем"
-
25 март 2023 - 15:34Без имениШайтан коткысы инде бу мэхэббэт тугел.Ят ир белэн , ят хатын арасында оченсе шайтан була.Уйлап кара ул хатынын урынында синен хатын булса башка ир белэн.Бу мэхэббэт дип ялгышма"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
25 март 2023 - 13:55Без имениЭш турында куберэк уйла!! Вакыт утёр , барысыда эйбэт булыр!!!"Мин дустымның хатынына гашыйк булдым. Нишләргә?.."
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.27103
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.178501
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.629901
-
24 март 2023 - 19:16"Ел укытучысы-2023": "Балалар мохитендә булуымнан ләззәт алам""Ел укытучысы" - Россия күләмендә үткәрелә торган бәйге. Бу чара иң яхшы укытучыларны билгеләүдән кала, һөнәри осталык белән бүлешү мәйданчыгы да. Бәйгенең Татарстанда узган финалына "Ел укытучысы" номинациясендә – 45, "Педагогик дебют"та – 21 укытучы үтте. Әле өстәмә бүләкләрне дә истән чыгармыйк.36400
-
27 март 2023 - 13:47Варикоз гына димә: кемгә яный һәм аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә? Аяклар белән бәйле авыруларның иң киң таралганы - кан тамырларының варикоз киңәюе. Статистика буенча, 35 яшьтән соң хатын-кызларның - егерме, ирләрнең ун проценты әлеге авырудан җәфалана.1100
-
20 март 2023 - 09:28Казандагы Нәүрүз киләчәктә Бөтенроссия бәйрәменә әверелергә мөмкин Казан ипподромындагы мәйданда Нәүрүз гөрләде. Төрки халыкларда ул язны каршылау бәйрәме. Көнчыгыш календаре буенча 21 марттан яңа ел башлана. Татарстан башкаласында 115тән артык милләт вәкиле яши.73102
-
20 март 2023 - 09:4976 яшен тутырган татар апасы мотоциклда тырылдап урам әйләнгән “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр. Ә инде хатын-кызга тагын да күбрәк һөнәрле булу кирәктер. Әни бит ул! Ядегәр авылында шундый гаҗәеп ханым белән танышкач, туды миндә әлеге фикер.197408
-
20 март 2023 - 10:00Аяклары йөрмәсә дә, өстәл янына килеп миләшләре белән серләшә, күзәтә иде Иртән торып Миңниса карчык тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды. Аллаһка шөкер, таң атып килә икән. Төн карасы аның яратып күзәткән бакчасындагы матурлыкны каплый шул. Яктыра башлауга Миңниса тирә-юньне күзәтә башлый. Тау ягындагы йортының нигезе зур ташлар белән биек итеп күтәртелгән иде.178101
-
20 март 2023 - 13:38Бала тапканда вафат булган хатынның ире: "Иң авыры балаларга әниегез башка юк инде, дип әйтү" Рафаэль Мөхәммәтов бала тапканнан соң үлеп киткән 36 яшьлек хатынын җирләде. Ул Чаллыдагы 78нче пролицей директоры урынбасары булып эшләгән иде. Озак көтелгән уллары исән, әмма әлегә Казандагы балалар клиник хастаханәсенең реанимациясендә, табиблар күзәтүе астында.247304
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика