Шәһри Казан

Караңгы коридор эзләү яки «Татар-дозоры»на ничек әзерләндек

Апрель аенда төркемебез җанлана башлады. Сәер карашлар, паралар арасында «атаманнар» җыелышы... «Татар-дозоры» уенының кагыйдәләре пәйда булган икән. Без дә үз командабызны оештырырга уйладык.

Реклама

«Татар-дозоры», «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында, беренче тапкыр 2010 елда оештырылды. Биредә 6-10 кешелек дистәгә якын команда катнаша. Берничә сәгать эчендә 5 биремне үтәргә кирәк. Мәсәлән, алар арасында кибетләрдә татар теленең кулланылышы белән танышу, транспортта Казан турында сөйләү.
Быелгы уенның төп кагыйдәсе - командада җиде кеше булырга тиеш. Ә без - унике. Кагыйдәгә буйсынмыйча булмый, биш кеше төшеп калды.
Командага исем уйларга керештек. «Җидегән журналистлар»да тукталып торырга исәп. Һәрберебез нәрсә өчендер җаваплы: Линар - хатлар өчен (ТРның дәүләт телләре турындагы канунын бозу турында төрле оешмаларга), Гөлназ эмблема ясаячак. Альбина Казан урамнарындагы хаталы элмә-такталарны сурәткә төшерәчәк. Алиягә, Алисәгә, Гүзәлгә һәм миңа татар теленә багышланган оригиналь видеоролик сюжеты уйларга.
Бер атна! Әйберләрне җибәрергә шуның кадәр генә вакыт калды. Хәер, видеороликның сюжеты бар. Хата табу өчен, Казанның һәр элмә-тактасын энә күзеннән үткәрә башладык.
Әһә! Безнең исем билгеле булды! «Алты кызга бер кияү»! Шулай булмыйча, командада егетебез берәү генә бит.
Җомга. Көндезге ике. «УНИКС»та планлаштырылмаган җыелыш. Бүген төшереп булмас, ахрысы. Төп героебызның эшләре килеп чыкты. Тагын яңа егет эзләргә керештек! Ахырда өч кандидатура калды. Берсе безгә өч сәгатен сарыф итә ала. Икенче егет ярты көнен багышлаячак, өченчесе булдыра алачак. Хәзер караңгы коридор эзлисе генә калды, чөнки, сюжет буенча, герой караңгылыкта бара. КФУның икенче уку корпусына киттек. Монда озын коридор, камерада да сурәт яхшы килеп чыга.
Шимбә янә җыелыштык. Төп герой да килгәч, эпизодларны төшерә башлыйбыз. Бер дә җиңел түгел, ахрысы, бер эпизодны әллә ничә тапкыр төшерәләр. Безгә дә чират җитте. Актер булу авыр икән! Ниһаять, ике сәгать була дигәндә, төшерелеп бетте бугай. Хәзер иң авыры Альбинага - аңа монтаж белән күпме утырырга туры киләчәк. Хәер, ул сынатмады. Бераз җиңел сулап куйдык. Хәзер, түземсезләнеп, нәтиҗәләрне көтәбез инде.
PS. Күпме тырышлык, нервлар юкка китмәгән икән. Икенче турга үтүебез билгеле булды! Димәк, 21е көнне алты кызлы бер кияү сынатмаска тиеш!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: