Шәһри Казан

Катыштырма вә ләкин телгә телне...

"Тәртип-ФМ"да «Тел дигән дәрья бар» тапшыруының алып баручысы - Мөслим районы Тегер­мәнлек авылында яшәүче лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мөхәммәтгәрәева. Тел телне баета дисәләр дә, чит сүзләрне кирәгеннән артык куллану, бутау телне чүпли генә. XX гасыр башында ук атаклы шагыйрь Дәрдемәнд болай дигән: Кил, өйрән, и туган,...

"Тәртип-ФМ"да «Тел дигән дәрья бар» тапшыруының алып баручысы - Мөслим районы Тегер­мәнлек авылында яшәүче лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Мөхәммәтгәрәева.
Тел телне баета дисәләр дә, чит сүзләрне кирәгеннән артык куллану, бутау телне чүпли генә. XX гасыр башында ук атаклы шагыйрь Дәрдемәнд болай дигән:
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Шагыйрь Шәүкәт Галиев үзенең бер мәкаләсендә телне чүп­ләүчеләрне «телбасарлар», «сүз браконьерлары» дип атый.
Моннан 80 еллар элек «Чуар тел» мәкаләсендә Мәҗит Гафури базар сатучылары, авыл агайларының сөйләменнән мисаллар китерә дә: «Әле югарыда мисал итеп күрсәтелгән агайлар русча укымаганнар. Инде русча укыган татарларның телне бозып сөйләгәннәрен тыңлап торсаң, ис китәр! Алар, шөбһәсез, яртысыны русча, яртысыны татарча гына сөйлиләр. Эшләр шулай барса, үз телемез белән укуның базары да төшә башласа, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапны аңлаучы да булмый башлар. Татар сүзенең нинди мәгънәдә икәнен лөгатьләрдән (ягьни сүзлекләрдән) генә карап белә башларбыз», - дип яза.
Никадәр алдан күреп, белеп язгансың, Мәҗит агай! Эшләр шуңа таба бара да инде!
Кайбер кешеләрнең сөйләшкәнен тыңлап торганнан соң, Дәрдемәнд сүзләре белән җавап­лыйсы килә башлый.
Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син - урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исем-шәрифең:
Хәсәнме, юкса, Иванмы, Макармы?
Безнең Мөслим төбәге халкының төп өлешен татарлар (89,1%) тәшкил итә. Язучы, тәрҗемәче ­К.Миңлебаев бер мәкаләсендә, менә кайда ул татарның әдәби теле, дип, Мөслим, Сарман төбәкләрен атаган иде хәтта. Юри генә, сынау рәвешендә, бер-беребезнең сөйләмен тыңлап карыйк әле. Һич икеләнми әйтә алам: саф татарча сөйләм килеп чыкмаячак! Татарчасы була торып, рус сүзенә барып ябышабыз инде. Ә яшьләребез телендә хәтта урта яшьтәгеләр дә аңлап бетерә алмаган «клевый», «крутой» сүзләр тулып ята. Үзләре аңлап, белеп куллана микән бу сүзләрне дип аптырап та куясың кайчак. Хәер, урта яшьтәгеләрнең дә сөйләме бик мактанырлык түгел!
Ике ханымның сөйләменә колак салыйк әле.
- Авылга кайтып киләсе бар иде. Астануфкыга чыксам, галасават итеп басып торасы булыр инде, пожалый.
- Мин дә бу субботада кайтырмын дигән идем дә, не получится. Мужикның однокласснигы өйләнә икән, на старости лет, пригласительный җибәргәннәр. Бармасаң, тоже не хорошо! Все таки, воскресенье кич белән булса да әйләнеп килергә кирәк булыр авылдан.
49 сүзнең 18е рус теленнән алынган сүзләр!
Атна исемнәрен хәтта әбиләрнең дә күбесе русча вариантта гына куллана.
- Бу суббутыда Корьән ашына барасым бар.
- Дүшәмбе кайсы көн соң әле ул? Ә-ә, панидилник бит әле!
Халыкта, еракка китеп кара, дигән әйтем бар. Чит илләрдә яшәүче татарларның радио-телевидение аша чыгыш ясаганнарын тыңлап торам да хәйраннар калам. Финляндия, Америка, Австралия, Төркия, Германия, Швеция һәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез кимендә өч-дүрт чит телне белә. Шуның өстәвенә сөйләмнәре саф татарча. Дөрес, азмы-күпме акцент сизелә, ул аларның сөйләменә бер бизәк кенә. Сөйләмнәренең акыллы, мәгънәле, тыйнак булуы сокландыра. Чып-чын зыялы кешеләр! Менә бер мисал.
Моннан берничә еллар элек Татарстан радиосыннан Фин илендә яшәүче бер ханым белән әңгәмә биргәннәр иде. Анда яшәүчеләр фин, швед, немец һәм халыкара телләрнең киң таралганы - инглиз телен дә беләләр.Татарлар үз туган телләрен беренче планга куялар.
- Сез ничек шулай 4-5 тел беләсез,татар телендә дә шундый чиста һәм дөрес сөйләшәсез? Без бер чит телне дә юньләп өйрәнә алмыйбыз, - дигәнгә, ханым:
- Ә без балаларыбызга иң элек туган телебезне өйрәтәбез. Өйдә татарча гына сөйләшәбез. Милләттәшләребез белән дә фәкать туган телебездә генә аралашабыз, - дип җавап бирде.
«Башка телне өйрәнәсе булсаң,ул вакытта үз телеңнең кагыйдәләрен белү кирәк.Чөнки кеше үз туган телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына күнегә алыр», - дигән бит Каюм бабабыз да.
Бездә хәзер ни хәлләр? Менә бу мәзәктәгечәме?
Хәйрулла агай оныгын мактап бетерә алмый: «Бик башлы малай: теле русча ачылды, инглиз мәктәбендә укый! Хәзер татарчаны да төшенмә кели!»
Туган телне өйрәнүне иң азакка калдырсак, мишәр агай әйтмеш­ли, «келәп» кенә калмабызмы?
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: телгә игътибарсыз,саксыз карауга юл куелмаска тиеш, әлбәттә. Татарча сөйләшәсең икән, бик әйбәтләп татарча сөйләш, инде русча сөйләшсәң, рус сүзләрен ватма-җимермә!
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: