Шәһри Казан

«Каурый каләм эзеннән...» Сембергә

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар башкалабыз Казанга кыйбла итеп, өмет белән багалар. Үзләренең эш-гамәлләрен, иҗат сәгатьләрен аңа карап дөреслиләр. Татарстанда яшәүче милләттәшләребез моны яхшы аңлый һәм һәрдаим булдыра алган кадәр ярдәм кулы сузарга тырыша. Ут күршеләребез Сембер төбәгендәге татар язучыларының «Каурый каләм эзеннән..» дигән өченче өлкә форумы да шушы дуслык-хезмәттәшлекнең матур...

Ике елга бер тапкыр үткәрелүче җыенга каләм ияләре генә түгел, ә татар авылларындагы китапханәчеләр һәм татар теле укытучылары да чакырылган. Форумда Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Расыйх Сабирҗанов, шагыйрәләр Гөлзада Бәйрәмова һәм Йолдыздан торган делегация катнашты. «Каләм тоткан хур булмас» дигән безнең бабайлар һәм китап-каләмгә гомер бакый изге итеп караганнар. Кулына каләм алып, хисләрен ак кәгазьгә тезеп, күбрәк күңелләргә җиткерергә теләгән автор өчен китап, баласы шикелле үк, кадерле, газиз. Сембер язучылары да бу яктан искәрмә түгел. Алар да китапның гомере кешенекенә караганда озынрак икәненә ышаналар һәм үз хис-фикерләрен ничек тә булса «ташка басып» калдырырга тырышалар. Шуңа да каләм әһелләре бергә җыелгач, билгеле инде, сүз республикадан читтә яшәп иҗат итүче авторларның китапларын Казанда бастыру, шулай ук Татарстан Язу­чылар берлегенә кабул итү шартлары турында да барды.

Сембер язучыларының форумы талантлы якташлары Сәхаб Урайскийның «Син кайтмадың» җыры белән башланып китте. Быел татарның танылган шагыйре Сәхаб Урайскийның тууына - 110 ел. Җыен шагыйрь истәлегенә багыш­ланды. Әлеге җырны башкарган Җәмилә Мифтахова үзе дә шигырьләр яза икән. Сембер төбәге шигъри күңелле кешеләргә бай булып чыкты. Берсеннән-берсе затлы, саллы китаплар дәлил моңа. Дөресен әйтергә кирәк, Татарстан язучыларының байтагы мондый китаплар турында хыяллана гына әле. Әсәрләрнең сыйфаты турында да шактый сүз алып барырга булыр иде. Кеше җанына үтеп кереп, аны дәваларлык шигырьләр язу өчен тәҗрибәле язучылар белән остаханәләр оештырганда, аларның киңәшләрен алганда, ул каләмдәшләребезгә файдага гына булыр иде. Аларның өйрәнәселәре, камилләшәселәре бик килә. Мин моңа узган ел Ульяновск шәһәренең 17нче милли китапханәсендә Габдулла Тукайга багышлап уздырылган кичәдә бер инанган идем инде.

Сембер төбәге белән безнең Татарстан язучылар берлеген күптәнге дуслык берләштерә. Култамгалы китап­лар да шуны раслап тора. Форум уза торган мәдәният үзәге фойесына татар язучыларының култамгасы куелган 100гә якын китабыннан күргәзмә эшләгәннәр иде. Алар арасында бүген инде татар әдәбияты классиклары булган Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин китаплары да бар. Китап киштәсендә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре: Минтимер Шәймиев, Ринат Мөхәммәдиев, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин китаплары белән дә танышырга була иде.

Шәһәрнең 17нче милли китапханәсендә татар китап­ларын укучы 200дән артык кеше теркәлгән. Кызганыч, барысы да олы яшьтәгеләр, ди. ­Балаларны ки­тап­ларга якынайту өчен китапханәчеләр мәктәпләргә еш чыгалар икән. Бүгенге очрашуга да әби-бабайлар үзләренең оныкларын алып килсә, сабыйлар да галиҗәнап каләмнең бөеклеген аңлап, белеп китәрләр һәм иҗатка тартылырлар иде дип уйланып утырдык без.

Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллин төбәкләрендә каләм тибрәтүчеләрнең саны арта баруын сөенеп хәбәр итсә дә, мәктәпләрдә татар телен өйрәтүдәге бүгенге вазгыять дәвам иткән очракта, киләчәктә китап укучыларның да, каләм тотучыларның да саны күпкә кимеячәк, дип белдерде. Равил әфәнде - гомеренең шактый өлешен туган яктан читтә - Ерак Көнчыгышта сагынып-саргаеп яшә­гән кеше. Туган яктан иң кадерле бүләк итеп аңа күкчәчәкле арыш учмасы алып кайтканнар. Бүген каләм тибрәтүчеләрнең күбесе бай тормыш юлы узган. Тема эзләп интегә торган түгелләр.

Реклама

Форумда чыгыш ясаучыларның байтагы соңгы елларда республикадан читтә яшәп иҗат итүчеләрдән Татарстан язучылар берлегенә алынучыларның саны бермә-бер кимүе хакында әйттеләр. Анда керер өчен зур сират күпере узып, Тукаебыз әйтмешли, «җиде корбан чалырга кирәк» диделәр алар. Шул киртәләрне уңышлы узып, Казанда байтак комиссия утырышларында каралып, иҗади лабораторияләрдә җиз иләктән үткәрелеп, Сембер шагыйре Шәфикъ Иматдинов Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән. Ул - Сембер төбәгеннән Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының дүртенчесе. Форумда аңа тантаналы төстә таныклык тапшырылды. Өлкәнең Сабан туе да, бер генә зур чарасы да Шәфикъ әфәнденең матди ярдәменнән башка узмый икән. Ул әле Татарстан матбугатына да бераз булышырга вәгъдә бирде.

Ульяновск өлкәсендә бүген 50дән артык язучы исәп­ләнә. Димәк, Татарстан Язучылар берлегенең Сембер бүлекчәсен ачу да көнүзәк мәсьәлә булып калкып килә. Шәхсән мин бу хәбәргә сөендем. Чөнки кеше кулына каләм алган икән, аның тирә-яктагыларга әйтер фикере, сүзе бар. Димәк, ул бер нәрсәгә дә битараф түгел. Иманым камил, ул тел, дин сагына да басачак.

Сембер төбәге бу яктан бик күпләргә үрнәк. Милли мәдәни үзәкләрен тынгысыз Апас егете Рәмис Сафин җитәкли. Ул, милләттәшләребез Татарстаннан читтә ятим булып нәүмизләнеп яшәмәсеннәр дип, бөтенесен дә эшли. Моның өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Милли мәдәни үзәк урнашкан бинада музей да ачып җибәргәннәр. Ачылышына Сембер губернаторы да килгән. Музей Сембер төбәгеннән чыккан атаклы кешеләргә багышланган. Һәркемдә Ватаны һәм халкы өчен горурлык хисләре уятырлык.

«Каурый каләм эзеннән…» форумының азагында без, Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе язучылары, бергәләп татар мәдәнияте үзәге каршында куелган әдәбиятыбызның нигез ташы Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр салдык.

Төшке аштан соң, өлкәдә бара торган татар театры фестивалендә катнашучылар, Ренат Харисның авылдашлары кәшәлеләр тарафыннан куелган Данил Салиховның «Хатын түгел, аждаһа» спектаклен карап кинәндек. Җирле артистларның да, тамашачыларның да ихласлыгы сокландырды, семберлеләрнең шулай күңелле һәм милли рухта яшәп ятулары сөендерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: