Шәһри Казан

Кайтулар едва ли...

Россия Президенты 28 ноябрь көнне Екатеринбург шәһәрендә кече бизнес вәкилләре белән очрашуы вакытында чит илләргә «кадрлар агышы» проблемасының хәйран гына арттырылып күрсәтелүен белдерде. Ил башлыгы фикеренчә, бары тик илдән китү һәм илгә килүгә нигезләнгән «хезмәт ресурсларының гадәти алмашынып торуы» гына яшәп килә. Әмма шул ук вакытта ул бездә талантлы кешеләргә...



Башка кайтмаска дип китәләр
Президент күпчелек гражданнарыбызның чит илләргә китәргә теләве турында сөйләүләр, язулар «бармактан суырылып чыгарылган тема» икәнен дәлилләргә тырышса да, күбебез аның сүзләре белән килешеп бетмәс. Чөнки рус халкы арасында да, үзебезнең сәләтле татар зыялыларыбызның да, башка әйләнеп кайтмаслык итеп, чит илләргә эшләргә һәм яшәргә күчеп китүләрен һәрдаим күзәтеп торабыз. Сораштырудан алынган статистика мәгълүматлары да күпчелек россиялеләрнең илдән китәргә теләгәннәрен исбат итеп килә. Чит илгә китеп, лаеклы эш таба, үзбилгеләнә алганнар Ватаннарын истә тоту, туган тамырларын сагыну турында күпме генә сөйләсәләр дә, аларның Россиягә кире әйләнеп кайтулары, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрендәге бер герой әйтмешли, едва ли.
Бу хәлгә мисал да китерә алам. Соңгы вакытта күп кенә чит ил дәваханәләре, хастаханәләре белән элемтәгә керергә туры килә. Кайберәүләр: «Ничек син алар белән турыдан-туры элемтәгә чыгасың, син телләрне белмисеңдер бит?» - дип гаҗәпләнәләр. Гадәттә исә, мин аларның электрон адресларына үземнең проблемамны аңлатып һәм телефон номерымны күрсәтеп хат язам да берничә көннән алар үзләре миңа шалтыраталар. Шул рәвешле миңа Германия, Австрия, Израиль кебек илләрдән табибларның шалтыратканнары булды. Күбесе чип-чиста итеп, кайберәүләре акцент белән булса да рәхәтләнеп русча сөйләшә. Араларында татар исем-фамилиялеләре дә бар. Болар - нәкъ менә үзебезнең илдә белемнәренә, сәләтләренә файдаланыш таба алмыйча, үзләренә туры килгән тормышны читтә эзләргә мәҗбүр булган ватандашларыбыз.
Әлбәттә, барысына да, Президент үзе дә таныганча, илебездә сәләтле яшьләр, талантлар, акыл ияләребезнең эшчәнлеге өчен лаеклы шартлар тудырылмаганлыгы гаепле. Әгәр дә үз хөкүмәтебез һәрберебезне уңайлы, яхшы яшәү шартлары, белем дәрәҗәбез һәм сәләти мөмкинлекләребезгә күрә лаеклы эш урыннары, тиешле хезмәт хакы, картлык көндә борчу-мәшәкатьләрсез көн күрү өчен җитәрлек пенсия белән тәэмин итә алса, беребез дә чит илләрдәге тормышка кызыкмас иде. Киресенчә, шундый ил гражданнары булуыбызга куаныр, аның белән горурланыр гына идек. Әлегә исә бездәге шартлар бу хисләрне кичерергә мөмкинлек бирердәй дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә без, Россиядән чит илгә китеп, шул илнең хөкүмәте файдасына эшләргә, балаларына шул дәүләтнең гражданлыгын бирдертергә ашкынып торганнарны да, инде китеп, кире кайтырга исәпләмәгәннәрне дә аз гына да гаепли алмыйбыз.
Димәк, югарыда «кадрлар агышы» мәсьәләсенең кискен булуы танылмыйча, аның күләме күпме генә кечерәйтелеп күрсәтелергә тырышылмасын, ул проблема бар, ул зур һәм җитди. Аны хәл итү буенча эшләргә дә эшләргә кирәк әле.

«Аңгырарак түгел, ә саңгыраурак»
Яза торгач, нәкъ менә шул мәсьәләгә кагылышлы бер мәзәк искә төште. Берәү Америкага баргач, чиктәге тикшерү хезмәтендә моннан илгә килүенең максатын сорыйлар икән. «Абыем монда яши, ул бераз саңгыраурак, аңа ярдәмем кирәк», - дигән Россия кешесе. Чик хезмәткәренең: «Алай булгач, ник абыегыз үзе Россиягә кайтмады?» - дигән соравына: «Сез мине аңлап бетермәдегез, ахры. Ул аңгырарак түгел, ә саңгыраурак», - дип җавап биргән теге.
Шушы кыска гына мәзәк хәл дә безнең илдә әлеге проблеманың булуын, аның тирәнлеген ачып сала. Кем әйтмешли, үзе көлке, үзе кызганыч, шуңа көләргә дә, еларга да белмәссең. Әгәр дә хөкүмәтебез, проблеманың зурлыгын инкарь итмичә, илдәге ситуацияне төзәтү өстендә тырыша-тырыша эшли башласа, беркемнең башына да чит илгә китеп, бәхетле булырмын дигән уй да килмәс һәм, әйтте диярсез, инде китәргә өлгергәннәрнең күбесе дә, хәтта теге «саңгыраурак абзый» да Россиягә ашкынып кире кайтыр иде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: