Шәһри Казан

КАЙТЫРМЫН

Тагын күрешергә булсын - Хушлашмый китәм. Искә алып, бер җырларсыз - Җыр бүләк итәм. Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген хатын-кызлардан беренче булып 1991 елда шагыйрә Гөлшат Зәйнашева алды. Ул вакытларда ук инде Гөлшат җыр сәнгатендә иң популяр автор буларак танылган иде. Тукай исемендәге иң дәрәҗәле бүләкне дә аңа «Илле...

Тагын күрешергә булсын -
Хушлашмый китәм.
Искә алып, бер җырларсыз -
Җыр бүләк итәм.
Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген хатын-кызлардан беренче булып 1991 елда шагыйрә Гөлшат Зәйнашева алды. Ул вакытларда ук инде Гөлшат җыр сәнгатендә иң популяр автор буларак танылган иде. Тукай исемендәге иң дәрәҗәле бүләкне дә аңа «Илле җыр» дигән китабы китерде.
Телебез, әдәбиятыбыз, сәнгатебез кебек рухи кыйммәтләрнең саега, төссезләнә баруы һәм бүгенге чынбарлыгыбызда дәүләтнең тотрыксыз милли сәясәте аркасында аларның бетүгә юл тотуы шартларында Гөлшат Зәйнашева кимәлендәге җыр остасының иҗади мирасы милләттәшләребез күңелендә өмет чаткылары дөрләтүче, аның рух байлыгын саклаучы таяныч булып кала. Бу - бик аңлаешлы һәм мантыйкка сыешлы күренеш. Милләтебезнең язмышы әдәбиятыбыз, телебез, сәнгатебезнең сыйфатына бәйләнгән бит.
Шактый озын гомерем инде тәмамланып килә. Ләкин мин Гөлшат дәрәҗәсендә җырга гашыйк, бу сәнгатькә риясыз хезмәт иткән бүтән берәүне белмим әле. Гөлшат институт буенча сыйныфташым, һөнәрем буенча хезмәттәшем, көнкүрештә исә шатлык-куанычларны, кайгы-борчуларны уртаклашып, якыннан аралашып, киңәшләшеп яшәгән дустым иде. Бик күп җырларның язылу тарихын беләм. Ләкин бу мәкаләдә мин аның беркем махсус тукталмаган, балалар өчен иҗат иткән җырлары турында язуны мәгъкуль күрәм. Ник дигәндә, бу өлкәдә без Гөлшат белән рухи туганнар идек, чөнки мин балалар өчен тапшырулар редакциясендә озак еллар буе эшләдем.
Балаларга адресланган шигырьләрен дә, җырларын да Гөлшат яшь буында әхлакый сыйфатлар тәрбияләү зарурлыгын күздә тотып язды. Менә, мәсәлән, «Шырпы уенчык түгел» дигән шигырендә бер малайның, әнисе сүзенә колак салмыйча, шырпы кабызып уйнап кулын пешерүе, «Конфет» дигән шигырендәге кызның, конфетларны күп ашавы нәтиҗәсендә, үсмичә, конфет кадәр генә булып калуы сурәтләнә. Бу мисаллар нәни дусларыбызны начар гадәтләрдән арынырга кирәклегенә ышандыралар.
Гөлшатның Табигать серләрен аңлау, тере дөньяның гүзәллеген күрү өчен күңел күзен ача торган шигырьләре дә ифрат тәэсирле. Бу җәһәттән «Иртәнге җыр» дип исемләнгәненә тукталасым килә:
Таңны мактап, талларда
Кошлар канат кактылар,
Тамчы гөлләр, тирбәнеп,
Алкаларын тактылар.
Күбәләкләр, уянып,
Канатларын җилпеде,
Коңгызлар җемелдәвек
Матур күлмәген киде.
Син дә, матур сеңелем,
Татлы йокыңнан уян,
Җәйге таңның яменә,
Гүзәллегенә куан.
Табигатьнең йокыдан уянуын сурәтләгән бу шигырь рәссам кулы белән генә тудырып була торган үзгә бер картинаны җанландыра. Шигырьдә тирән фәлсәфә дә, ясалма чагыштырулар да юк. Гап-гади сүзләрдә табигатьнең уяну мизгеле, байлыгы һәм матурлыгы чагылыш тапкан. Аларның укучылар күңелендә урын алуы да менә шушы гадилектәдер, мөгаен.
...Бүгенгедәй хәтерлим әле. Мин радиода эшли башлаган 1950 елларда республикабызда дан тоткан бу оешма кайнап торган казанны хәтерләтә иде. Репетиция бүлмәсеннән дә, тавыш яздыру студиясеннән дә җырлар, төрле музыка коралларында уйнаган тылсымлы аһәңнәр ишетелеп тора. Радиога композиторлар, шагыйрьләр сукмагы өзелеп тормый. Алар яңа җырларын тәкъдим итәләр. Өлкән композиторларыбыз Салих абый Сәйдәшев, Мансур абый Мозаффаров, Заһит абый Хәбибуллин, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, әлегә яшь композиторлар дип йөртелүче Мирсәет Яруллин, Бату Мөлеков, Фасил Әхмәтов һәм Фәтхерахман Әхмәдиевләр, шагыйрьләрдән Әхмәт Ерикәй, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким кебек танылган әдипләр, сәнгать әһелләре килә. Араларында яшь шагыйрьләр Мәхмүт Хөсәен һәм Гөлшат Зәйнашева да була. Алар, килгән саен, яңа җырлары, шигырьләре белән шатландыралар. Радионың музыкаль репертуары көн саен диярлек яңа җырлар белән баеп тора. Ләкин балалар өчен җырлар юк диярлек. Без, әлбәттә инде, төрле темаларга җыр текстлары язуын үтенеп, Гөлшатка мөрәҗәгать итәбез. Ул дөньяга балалар күзе белән карый белә, балалар теле белән сурәтләү осталыгына ия, редакция алдына куелган таләпләрне дә аңлый. Шулай әкренләп мәктәп, пионер оешмалары тормышын яктырткан, походларда, сәяхәтләрдә йөрергә чакырган, туган ягыбызның табигатен күзәтергә, аның матурлыгы, байлыклары белән горурлана белергә өйрәткән, тәртипле, тәүфыйклы булып үсәргә өндәгән җырлар туа башлый. Балалар җырларыннан торган концертлар яңгырый. Җыр өйрәтүләр, табышмак концертлар пәйда була. Ләкин радио дигән тылсымлы дөнья, матур җырлар тыңлагыз дип әйтеп, балаларның күңелен күтәрү белән генә һич тә чикләнә алмый. Ул, яшь буынны гүзәллек дөньясына алып кереп, рухларын тәрбияләргә бурычлы. Шул максатны күздә тотып, редакция музыканы ничек тыңларга һәм ничек аңларга дигән концерт-әңгәмәләр оештыра. Аларны музыка укытучылары, сәнгать белгечләре әзерли. Барысы да балаларның зәвыгын тәрбияләү өчен эшләнә. Бу тапшыруларның мәгънәсен тирәнәйтүдә, тәэсир көчен арттыруда Гөлшат иҗатының роле зур булды. Аның җырлары репертуарыбызны баетты гына түгел, матурлыкны тою хисе, зәвык тәрбияләп, чын музыканы такмаклардан аерырга өйрәтте.
Гөлшатның көен Фәтхерахман Әхмәдиев язган «Кояш гомере» дигән җырын искә төшерик әле. Радиодан беренче яңгыратуга ук, балалар аны үз итте, тиз отып алды. Һәм ул мәктәп кичәләрендә, пионер сборларында, бәйрәмнәрдә башкарыла торган иң популяр җырга әверелде. Хәзер дә ул, әниләргә мәхәббәт гимны булып, һәр тантанада башкарылмый калмый:
...Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә,
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа.
Моннан да гадирәк, моннан да үтемлерәк итеп әниләрне сөендерү мөмкинме икән?!
Бу җырны да, Гөлшатның башка җырларын да әле бик күп буын балалары җырлап үсәрләр дигән уйда мин. Чөнки алар балачак иленә онытылмаслык булып керделәр һәм хәзер музыкаль тәрбиягә юнәлеш бирүче компас ролен үтәп яңгырыйлар. Матурлыкны тоя белүче, зәвыклы кешеләр булып үсәргә ярдәм итәләр. Моны без зур горурлык белән Гөлшат дөньясы, Гөлшат бүләге дип атыйбыз.
Гөлшат Зәйнашеваның милләтебезгә хезмәт итүдәге тагын бер изге гамәленә тукталасым килә. Анысы да минем күңелемә бик якын һәм кадерле. Ул бит җырга, музыкага булган мәхәббәтен үзенең кызы Асиягә дә йоктыра алды. Асия, консерваториядә укып, музыкаль белем алды. Мин радиода эшләгән беренче елларда туган телебездә җырлаучы балалар бик аз иде. Хор коллективлары турында сөйләп торасы да юк инде. Балалар җырларын артистлар башкаруында гына яңгыратырга мәҗбүр идек.
Радио каршында кечкенә генә балалар хоры оештыру ихтыяҗы туды. Гөлшат белән сөйләштек тә җитәкче итеп Асияне чакырдык. Ул мәктәпләрдән туган телебездә сөйләшә белүче, музыка яратучы дусларын җыйды. Алар репетиция бүлмәсенең буш торган чакларында җырлар өйрәнә башладылар. Тиздән радиодан ургылып чыккан саф чишмә чылтыравын хәтерләткән балалар җырлары яңгырады. «Укырга, укырга», «Күңелле безнең шәһәр» һәм башка күп җырлар колагымда әле дә яңгырап тора.
Соңрак Асия Зәйнашева «Айсылу» балалар ансамблен оештырып эшли башлады. Композитор Гөлнара Беляева белән бергәләп, Гөлшат сүзләренә язылган җырлар циклы дөнья күрде. Телевидение режиссеры Нурания Җамали тырышлыгы белән, ул җырлар экранга чыкты. Ул чакта шагыйрә Гөлшат Зәйнашева белән композитор Гөлнара Беляева иҗат иткән илледән артык җыр телевидениенең фондын баетты, һәм шул җырларны туплаган җыентык (Гөлнара Беляева, Гөлшат Зәйнашева. Көмеш тавышлар. Казан, 2008) басылып чыкты. Болар да Гөлшат иҗаты, аның эшчәнлегенең гаять әһәмиятле бер истәлеге.
Кеше күңеле бит ул очына чыгып, чигенә барып җитә алмаслык катламнардан тора. Гөлшат үзенең җырлары, шигырьләре белән шушы серле дөньяга юл ярды, укучылары һәм тыңлаучыларына шул юлны иҗаты белән яктыртып, маяк булып торды. Һәм беркайчан да халкы, яшәеш алдындагы изге бурычы, үзенең нинди мәдәни мирас калдырырга тиешлеге турында онытмады.
Җырладым илемне мактап,
Җырга бирдем бар көчем,
Илемнең - күге, халкымның
Күңеле яктырсын өчен.
Җырлары аның бөтен вөҗүден биләүче, яшәешен бизәүче байлыгы булды. Искермәс, тутыкмас шушы хәзинәне халкына мирас итеп калдырды ул. Гөлшат, әни, дәү әни, карт дәү әни булгач та, балалар дөньясыннан, шигърият дөньясыннан читләшмәде. Бакыйлыкка күчкәч тә милләтебез күңелендә яшәп калды. Шигырьләрендә һәрдаим яныбызга кайта, без аның саекмас иҗаты, үлмәс җырлары белән очрашып торабыз. Телебез, сәнгатебез, милләтебезне саклап калу өчен аяусыз көрәшебездә җырчы шагыйрә безнең белән янәшә атлый. Чын мәгънәсендә үлемсез иҗат!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: