Шәһри Казан

Каюм Насыйриның туган авылына ярдәм кирәк

Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылы үзенең якташы - танылган мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри белән горурланып яши. Ел саен, Каюм Насыйриның туган көне уңаеннан, аның истәлегенә һәм бакыйлыкка күчкән авылдашлары рухына Коръән ашы уздырыла. Менә инде өченче ел рәттән, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, «Каюм Насыйри туган җирне яңартып торгызу»...

Быел Каюм Насыйриның тууына - 192 ел. Әлеге дата уңаеннан, Кече Шыр­данга галимнәр, укытучылар, кунаклар кайтты. Әдәби-музыкаль кичә белән башланган чара барышында бәйгедә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Бәйгегә мәгърифәтчегә һәм аның туган авылына багышлап иҗат ителгән шигырьләр, Каюм Насыйриның әдәби әсәрләре башкарылган видеоязмалар - барлыгы 70кә якын эш кабул ителгән. Катнашучылар Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән: Саба, Кайбыч, Яшел Үзән, Бөгелмә, Казан, шул ук вакытта Башкортстан, Чувашия, Мари Эл республикаларыннан. Бәйрәм кичәсе җиңүчеләрне бүләкләү, Каюм Насыйри турындагы истәлекләр, җыр, нәфис сүз, чыгышлар белән үрелеп барды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров әлеге чараны оештыруда башлап йөрүче «Каюм Насыйри туган җирне яңартып торгызу» фондының башкарма директоры Асия Гобәйдуллинага һәм бу эштә күп көч куйган укытучы, Кече Шырдан авыл клубы мөдире Рамил Шакировка конгресс исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Бәйгегә тапшырылган эшләр географиясе ­ягыннан бик киң, эшләр дә тирән эчтәлекле. Берничә кеше башлангычында шундый зур эш башкарылган. Мине иң дулкынландырган әйбер ул - кеше факторы. Асия Наил кызының башкарган эшләре үрнәк алырлык, ә укучым - кичәне алып баручы Рамил Шакировны үзем өчен яңа яктан ачтым. Ул бүген үзе укытучы. Ихласлыгын, ике телдә дә камил сөйләшүен, чын укытучы булып формалашуын күреп, күземә яшьләр килде. Мин аның белән горурланам, - ди Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина.

Кече Шырдан - урамнарын, тыкрыкларын элек заманнардан бирле үзгәртмичә саклап калган борынгы авылларның берсе. Ул әле дә Каюм Насыйри эзләрен саклый. Мәгърифәтченең бюсты урнаштырылган. Күрше Олы Ачасыр авылында аның исемен йөрткән музей эшли. Кече Шырдандагы Каюм коесы да сакланган. 1902 елда Каюм Насыйри авылда мәчет салдырган. Совет чорында, манарасы киселгәч, 1972 елга кадәр ул мәктәп булып хезмәт итә. Соңрак бинаны күчергәч, анда китапханә, медицина пункты урнаша. Бу бинаны саклап калу максатыннан, 2013 елда шырданлылар аны кабат мәчет итеп торгызырга карар кылалар. Бүген биредә эш гөрли. Тиздән Кече Шырданда Каюм Насыйриның яңартылган мә­четен ачарга җыеналар.



- Каюм Насыйриның туган авылын чит илләрдә яшәүче ­милләттәшләребез кунакка кайтырлык һәм башка туристларны да җәлеп итәрлек ­дәрәҗәгә үстерәсебез килә. Соңгы ике елда авылда күп эш эшләнде: чишмәләр торгызылды, тиздән мәчет сафка басар, иншалла. Мәчет белән генә чикләнеп калырга уйламыйбыз. Элеккеге мәктәп бинасын яңартып, анда китапханә, музей оештырырга ниятлибез. Бу бина туристларны кабул итәрлек иҗтимагый үзәк булыр иде, - ди Асия Гобәйдуллина.

Реклама



Билгеле булганча, Каюм Насыйриның Зөя өязе авыллары тарихы турында хезмәте бар. Ул ел саен җәй көне авылга кайта торган булган. Вакытын Зөя өязе салалары этнографиясен, тарихын һәм археологиясен өйрәнүгә багышлаган, шифалы үсемлекләрне файдалануга кагылышлы материаллар туплаган. Асия ханым: «Бу авыллар тарихын өйрәнүне дәвам итәргә кирәк», - ди. Фикерне галим Зөфәр Рәмиев тә хуп­лады.



- Шырдан гына түгел, Каюм Насыйри хезмәт­лә­рендә әйтелгән ­ башка авыллар тарихы буенча да эзләнү эшләре башларга кирәк. Бу уңайдан кызык­лы, тарихи яктан исбатланган, әлегә кадәр беркемгә билгеле булмаган материаллар, фәнни эшләр бәйгесен башлыйбыз. Әйтик, үзебезнең Шырдан авылы Идел буе Болгар дәүләте таркалганчы ук барлыкка килгән, дигән фикерләр бар. Моны ничек исбатларга? 1861 ел­га кадәр Шыр­дан җирендә хаким иткән алпавытлар кемнәр алар? 1917 елдан соң авылда булган үзгәрешләрне тикшереп язучы да юк. Безнең яклар - бай тарихлы, җәмгыятьтә булган барлык вакыйгаларның шаһиты. Ел дәвамында барачак бу бәйгегә дип әзерләнгән материаллар авыллар тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертер иде, - диде Асия Гобәйдуллина.
Әдәби кичә авыл клубында узды. Барлык кунаклар да мич белән җылытылган бу агач мәдәният йортын үзенә күрә бер тарихи объект, музей буларак кабул итте бугай. Югыйсә, интерактив такталар, компьютерлар белән дә җиһазландырылган бина.

- Бу мәдәният йортын күреп, балачагыма кайткандай булдым. Шул ук вакытта ул заманчалашкан да. XX гасыр белән XXI гасыр тәңгәлләшкән диярсең! 30 ел элеккеге дә, бүгенге дә бина бер хәлдә. Каюм Насыйриның туган авылы - тарихи урын, аны һич тә югалтырга ярамый, биредә яшьләрне җәлеп итү юлларын табарга, авылның киләчәген өметле итәргә кирәк, - ди Камәрия Хәмидуллина да.
Бөек шәхесебез - танылган мәгърифәтче Каюм Насыйриның исемен мәңгеләштерүгә зур тырышлык куйган, аның мирасын барлаган авыл халкы күбрәккә лаек, әлбәттә. Шырданлылар күп нәрсәне үз көчләре белән башкара. «Каюм Насыйри туган җирне яңартып торгызу» фондына җитәкчеләребез дә ярдәм кулы сузса, бу өлкәдә шактый алга китеш булыр иде. Зур тарихны саклаган борынгы авылны, Каюм Насыйриның туган җирен торгызуга битараф калмыйк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
  • Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы Михаил Козловскийны соңгы юлга озатудан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу концертынан ФОТОРЕПОРТАЖ 15.01
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    438
    0
    2
  • 8 февраля 2018 в 12:32
    Марсель Вәгыйзов: «Шундый бер вакыт килеп җитә – дөрес яшәмәгәнеңне аңлыйсың» Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов белән күзгә-күз карап аралашуыбыз беренче тапкыр иде. Сөйләшер өчен җиңел, рәхәт кеше, шул ук вакытта үз-үзенә шактый ук таләпчән икәнлеген белдем. Татар җыр сәнгатендә аның үз юлы бар. Ашыкмый, каударланмый, сайлаган юлыннан тыныч, әмма ныклы адымнар белән баручы җырчы дияр идем мин аның турында. Күңеле тартмаганны җырламас, ошатканын җиренә җиткереп башкарыр.
    311
    2
    2
  • 1 февраля 2018 в 12:13
    Руслан Айсин: «Төп проблема – намус булмавында һәм рухи гариплектә» Телне саклап калу юллары бармы? Татарның милли үзаңын уятыр өчен нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә? Рухи яктан ярлы булып, курчак кыяфәтенә кермәс өчен безгә ниләр эшләргә – болар хакында сәясәт белгече Руслан АЙСИН белән сөйләшик.
    362
    1
    3
  • 17 февраля 2018 в 14:54
    Батырлыкта өлеше бар Совет сугышчыларының Сталинград янындагы батырлыгына 75 ел тулган көннәрдә бу хакта күп языла, күп сөйләнә.
    48
    0
    1