Шәһри Казан

Казан арты боҗрасы

Узган атнада Әтнә районының Бәрәскә авылында сакланган тарихи корылмалар турында язган идем. Шунда ук бу авылның туристлар җәлеп итәрлек көче барлыгын да әйттем. Ул якларда Бәрәскә генә түгел, Казан артында үзенә бер аерым туристик маршрут төзеп була. Мин аны «Казан арты боҗрасы» дип әйтер идем. Казаннан кузгалгач, беренче зур татар...

Узган атнада Әтнә районының Бәрәскә авылында сакланган тарихи корылмалар турында язган идем. Шунда ук бу авылның туристлар җәлеп итәрлек көче барлыгын да әйттем. Ул якларда Бәрәскә генә түгел, Казан артында үзенә бер аерым туристик маршрут төзеп була. Мин аны «Казан арты боҗрасы» дип әйтер идем.
Казаннан кузгалгач, беренче зур татар авылы тормышы белән танышып чыгу өчен, Әлдермешкә кереп чыгарга була. Казан ханлыгы чорында ук булган борынгы авыл.
Аннан - Әбрә авылы. Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең тамырлары шушы авылдан, бабасы Бикчәнтәй шунда яшәгән. Биредә хәзер музей эшли. Анда Сәйдәшевнең уйнап үскән гармуны, үзе уйнаган пианино һәм башка бик күп экспонатлар урнаштырылган.
Киләсе тукталыш - борынгы Алат шәһәрлеге. Легендалар һәм кайбер документлар буенча, Алатка Сөембикә белән килгән нугай татарлары Нөгәрләре урнашкан булган. Хәер, дала элементлары бу як татарлары телендә әле дә нык сизелә. Алат шәһәрлеге зиратында берничә кабер ташы бүгенге Рус Алаты авылындагы чиркәү нигезендә диләр.
Алга таба - Бәрәскә. Бәрәс­кәдән соң - Әтнә. Монда әле борынгырак йортлар, татар архитектурасының үрнәкләре сакланган.
Әтнәдән ерак түгел Мәрҗән авылы. Шиһабетдин Мәрҗанинең туган җире. Бу авылда аңа багышланган музей да эшли.
Кече Әтнә, Бәрәскә, Иске Мәңгәр авылларында Казан ханлыгы чорына караган кабер ташлары бар. Болар да экскурсия­гә килүчеләргә кызыклы булырга тиеш. Мәңгәр татарга хас агач архитектура үрнәкләре белән дә кызыклы. Олы Мәңгәр авылындагы Бакиров йорты 1838 елда төзелгән. Халык телендә Вәли бай йорты дип йөртелә ул. Ярымҗимерек хәлдә булса да, аны төзәтеп була әле.
Арча районына керәбез.
Монда инде беренче тукталыш - мәш­һүр Тукаебыз туган Кушлавыч авылында. Үзе дә борынгы авыл, 1976 елдан Тукай музее да эшләп килә. Авылда «Тукай» чишмәсе дә бар.
Аннан киткәч - Югары, Түбән, Урта Аты авыллары. Болар да борынгылыклары һәм бу авыллар зиратларында Казан ханлыгы чорына караган кабер ташлары саклануы белән кызыклы. Авыллар шактый нык, Казан арты татарларының ничек яшәп ятуын күрсәтергә менә дигән мөмкинлек.
Арырак баргач, Арча үзе. Төзек, матур, данлыклы.Милли аяк киемнәре тегелешен күрсәтергә була. Арча үзәгендә апалар әле бүген дә өйдә ясалган нарат сагызы саталар.
Арчадан соң, билгеле инде, Иске Казан. Монда кирмәнчек торгызылган, музей, тауда Чыңгыз ханга багышлап куелган монумент, ханнар чишмәсе, каланың вал калдыклары, изгеләр зиратлары... Иске Казан үзе үк бу маршрутта шактый зур урынны һәм вакытны алырлык нокта.
Аннан соң инде кабат Казанга әйләнеп кайтасың.
Бу бер көнлек маршрут. Аның озынлыгы 180 чакрымнарга җыела. Ерак ара түгел бит инде. Туклануны Әтнәдә яки Арчада, ә иң кулае, берәр татар авылында оештырырга мөмкин.
Бүген, туризмга зур әһәмият бирелгән чорда, Казан белән янәшә урнашкан бу кызыклы нокталарны игътибардан читтә калдыру гөнаһ булыр иде. Әлбәттә, Болгар да, Зөя дә, Казан үзе дә мөһим туристик объектлар. Тик чын татар авылының яшәешен, югарыда аталган истәлек­ле, тарихи урыннарны карау да Казанга килүче туристлар өчен бик кызыклы булыр дип уйлыйм.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: