Шәһри Казан

Казан дару җитештерү үзәгенә әйләнә

Әгәр каты авыру бугаздан эләктереп алса, инде даруларның да, им-томчыларның да файдасы юк. Ләкин шулай да им-томчылар арзангарак төшә. Мәсәлән, ул чәй тәлинкәсенә йөз сумлык акчаны салып чайкый да шул суны өшкереп сиңа эчертә. «Файдасы», мин сиңа әйтим, һич тә мең тәңкәлек даруныкыннан ким булмаячак.

Дару дигәннән, соңгы вакытта бездә ул, гомумән, проблемага әйләнде. Мәсәлән, Россия вице-премьеры Александр Жуков әйтүенчә, илнең дару җитештерү сәнәгате соң дәрәҗәгә җитеп таркалган. Бүген без 80 процент дару препаратларын чит илләрдән кайтартырга мәҗбүр. Соңгы берничә ел эчендә генә дә Россиядә 57 төрдә дару җитештерү тукталган. Аеруча кеше өчен иң кирәкле антибиотиклар, ашказаны-эчәк һәм эндокрин системаларындагы авыруларга каршы препаратлар белән эш начар. Тулаем алганда, халыкны дару белән күпмедер дәрәҗәдә тотрыклы тәэмин итү өчен, безгә ел саен 7-8 миллиард доллар акчаны импортка түгәргә туры килә. Ә шул ук вакытта экспортка нибары 300 миллионлык дару сатыла.
«Хәлне ашыгыч рәвештә тамырдан үзгәртү зарур», - ди Александр Жуков. Нәкъ менә шуны күздә тотып, быел Россия хөкүмәте «2020 елга кадәр Россиянең фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү» («Фарма-2020») турында максатчан федераль программа кабул итте. Сер түгел, моны тормышка ашыру җиңел булмаячак. Иң беренче чиратта бу тармакны тулысынча инновацияле үсеш моделенә күчерү сорала. Ә моның өчен илнең фармацевтика һәм медицина предприятиеләрен, фәнни учреждениеләрне технологик үзгәртеп кору кирәк. Ягъни бу өлкәдә фәнни-тикшеренү эшләрен конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүгә юнәлтү мәҗбүри. Моны тормышка ашыру өчен, Россия казнасыннан 2020 елга кадәр 188 миллиард сум акча тоту каралган. Һәм бу, ахыр чиктә, үзебездә җитештерелә торган дару күләмен 50 процентка җиткерергә мөмкинлек бирергә тиеш. (Ә бүген ул, инде әйткәнебезчә, 20 процент кына.) Бер үк вакытта тормыш өчен аеруча кирәкле дару төрләрен җитештерүне 90 процентка үстерү күздә тотыла. Моңа ирешү өчен, алдагы ун ел эчендә Россиядә дарулар һәм бүтән медицина кирәк-яракларын җитештерү буенча 7 фәнни-тикшеренү үзәге һәм дөнья дәрәҗәсендәге таләпләргә җавап бирерлек инновацияле дарулар ясау буенча 10 махсус үзәк булдыру планлаштырыла. Аларның беренчесе нәкъ менә бездә Казан федераль университеты базасында оешачак. Биредә шулай ук инновацияле дарулар җитештерү буенча тәҗрибә мәйданы да урнашачак. Үзәкнең төп офисын - Бутлеров исемендәге фәнни-тикшеренү институтының иске бинасын төзекләндереп, шунда урнаштыру күздә тотыла. Шулай ук бу максатта Париж Коммунасы урамындагы бина да төзекләндереләчәк. Ә инде үзәкнең дарулар җитештерү буенча технологик һәм тәҗрибә блоклары өчен «Татхимфармпрепарат» ААҖ биләмәсендәге ике бина бүлеп бирелгән. Кыскасы, аз гына вакыт эчендә тулаем 5000 кв метр мәйданда реконструкция үткәрергә һәм 130 төрдә заманча фәнни-технологик җиһазлар сатып алырга туры киләчәк. Моның өчен 900 миллион сум акча кирәк.
Сүз дә юк, яңа инновацияле дарулар ясау өстендә эшләү гаять зур чыгымнар сорый. Мәсәлән, чит ил экспертлары бәяләвенчә, бер препаратны уйлап табу гына да якынча 1-3 миллиард долларга төшә. Һәм моның өчен 7-15 ел вакыт китәргә мөмкин. Ләкин шуңа да карамастан чит илләрдә бу эштән баш тартырга җыенган кеше юк. Киресенчә, аны безнең ише үз кадерен үзе белмәгән «пешмәгәннәр»гә сатып табыш та алалар әле. Ә без, юләр әйтмешли, кече йомыш белән арбадан төшкәч, аны кабат куып җитү өчен, җанталашып чабучы кешене хәтерләтәбез. Ярый ла куып җитә алсак?!
Ә инде яңадан «Фарма-2020» программасының үзенә кайтсак, әлеге проект Россия вузларына 2020 елга кадәр тулаем 5000нән артык яңа буын белгечләр әзерләп чыгару бурычын куя. Бу - химиклар, биологлар, фармакологлар, клиникачылар, фармацевтлар, идарәчеләр, менеджерлар. Казан федераль университеты базасында исә иң әүвәл Татарстан Республикасының фармацевтика кластерын, ә соңрак Идел буе федераль округының фармакластерын формалаштыру кирәк булачак. Ә кем белә, бәлки нәкъ менә Казанда оешачак яңа үзәк ахыр чиктә Россияне якын киләчәктә чит илләрнең «дару энәсеннән» төшерергә ярдәм итәр дә, боерган булса!

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 21 апрель 2018 - 08:56
    Янгын чыга калса, ничек исән калырга?
    Кемеровода булган фаҗигадән соң күпләр яшәеш мәгънәсе турында уйлана, ваемсызлыктан арынып, тормышы иминлеге турында кайгырта башлады. Безнең өчен бу бер гыйбрәт булды.
    62
    0
    0
Ночной режим