Шәһри Казан

Казан галимнәре яңа төр битум уйлап чыгарган

Чаллыда асфальт түшәгәндә, тәҗрибә рәвешендә шушы битум файдаланылган. Быел инде аны «Татнефтепродукт» предприятиеләре һәм ике юл төзелеш компаниясе кулланышка алачак. Казан галимнәре яңа төр битум юл төзелешендә генә түгел, ә түбә ябу һәм башка гидрокаплау эшләрендә киң файдаланылыр, дип өметләнә.

Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының югары үзлекле нефть һәм табигый битум кафедрасы коллективы үзләре уйлап тапкан яңа төр битумга 2015 елда Россия патенты, ягъни авторлык хокукы алды. Профессор Әлим Кемалов, доцентлар Павел Фәхретдинов белән Руслан Кемалов һәм аспирант Ирек Мөхәммәтдинов уйлап тапкан битумның өстенлеге - ябышучанлык.

- Безнең яклардагы һава торышының бер җылы, бер салкын булуы юл өслегенең ватылуына китерә. Битум ачы токымлы ташларга начар ябыша, моны исәпкә алып, җитештерү технологиясе үзгәртелде. Мәсәлән, өстәмә катнашмаларның берсе буларак, инде чүплеккә ташланылган полиэтилен калдыклары кулланыла. Полиэтилен ябышучанлыкны көчәйтә, - ди Ирек Мөхәммәтдинов.

Реклама

Фото: Дамир Бәдриев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: