Шәһри Казан

Казан хлордан котыла

Казанда яшәүчеләрдән берәү дә үз гомерендә күпме хлор ашаганын төгәл белмидер, мөгаен. Мәсәлән, мин шәһәрдә 1973 елдан бирле яшим. Норма буенча һәр кеше көненә уртача 2 литр чамасы су эчә ди. Димәк, мин 40 елдан артык вакыт эчендә 30 мең литр су эчкән булып чыгам. Әгәр аның һәр литрына берәр...

Ә хлор - агу! Америка галимнәре мәгълүматларына караганда, онкология авыруларының 15 процентына нәкъ менә хлорлы су сәбәпче. Шуңа күрә дә америкалылар инде краннан аккан суны күптән эчми.
Аны мин дә эчмәс идем дә бит, ләкин эчәсе килә. Кибеттән шешәләргә тутырылганын сатып ала башласаң, кесәгә суга. Ул 10-11 мең пенсия акчасын нәрсәгә генә тотып бетермәк кирәк?! Менә шуңа күрә, кайсын алырга - сумы әллә дарумы, дип баш ватасың да ахыр чиктә: «Их, беткән баш бетсен», - дип, тагын шул кранга үреләсең.
Дөрес, галимнәр әйтүенчә, кеше организмы өчен хлор үзе түгел, ә аның судагы органик матдәләр белән кушылганда барлыкка килә торган катнашмалары куркыныч. Шул ук америка галимнәре әйтүенчә, хлор хасил иткән андый катнашмалар саны 500гә җитәргә мөмкин һәм аларның күпчелеге - көчле канцероген. Җитмәсә, хлорның үзеннән аермалы буларак, ул катнашмаларны фильтрлар да тоткарлап кала алмый. Алардан котылуның бердәнбер юлы - суны кайнату. Ләкин кайнаган вакытта зарарлы катнашмалар, пар белән бүленеп чыгып, безнең сулыш юлларына эләгә. Менә шуңа күрә дә күпчелек илләр, эчә торган суны зарарсызландыру өчен, хлор кулланудан күптән баш тарттылар да инде.
Хәер, Мәскәү белән Петербург халкы да инде байтактан хлорсыз су эчә. Һәм менә, ниһаять, мондый бәхет безгә дә елмайды. Быелдан башлап, Казанда суга хлор кушуны туктаталар. Димәк, кем әйтмешли, хәзер бездә, теге чит ил киноларында күрсәтелгән кебек, стаканга суны краннан гына агызып эчә башларга була.
Әйтергә кирәк, безнең илдәге халыкның өчтән ике өлеше шәһәрләрдә яши һәм алар башлыча җир өстендәге сулардан файдалана. Казанда да күпчелек кешеләрнең фатирында краннан Идел суы ага. Ә Иделне чиста елга дип әйтеп булмый. «Роспотребнадзор»ның Татарстан идарәсе баш белгече Альберт Вәлиев сүзләренчә, җир асты сулары, табигый фильтрлану процессын узып, үзлегеннән чистара. Ә елга сулары, киресенчә, кешелек эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән бөтен шакшыны үзенә туплый. Мәсәлән, Идел су алу корылмасы урнашкан районда гына да һәртөрле предприятие һәм ял базаларыннан 38 урында су агып чыга һәм аларның бик азы гына тиешенчә чистартыла. Шуңа күрә, Иделдәге суның сыйфаты нинди икәнлеген күз алдына китерү һич кыен түгел. Димәк, андый суны зарарсызландырмыйча эчү - агу эчү белән бер. Шуңа күрә, моңарчы аны чистарту өчен олау-олау хлор кулланылды да инде, гәрчә ул үзе зарарлы булса да.
Ниһаять, аңардан баш тарту, ягъни су чистартуда заманча технологиягә күчү мөмкинлеге Идел су алу корылмасына зур реконструкция үткәрү нәтиҗәсендә туды. Реконструкцияне 2007 елда башладылар. Ә менә анда су чистарту өчен яңа электролиз станциясен 2011 елда төзергә керештеләр. Бу проектны тормышка ашыру шәһәр казнасына 430 миллион сумга төште. Нәтиҗәдә хәзер, су чистарту өчен, хлор урынына натрий гидрохлориды кулланыла. Аны исә «Экстра» класслы гадәти аш тозыннан ясыйлар.
Дөрес, судан хлор бөтенләй юкка чыкмаячак, ләкин ул инде кеше организмы өчен алай ук куркыныч түгел, бик аз микъдарда гына кулланыла. Димәк, хәзер краннан килә торган суның ни дәрәҗәдә тәмлеләнүен һәркем үзе татып карый ала.
Су чистартуда мондый заманча ысул АКШ һәм Европа илләрендә инде күптәннән гамәлдә. Һәм менә Казан халкы да, һич югы суның сыйфаты буенча булса да, хәзер үзен европача итеп тоя башлар, мөгаен.
Хлордан баш тарту ул безгә, торбалар буйлап килә торган суның сыйфатына уңай тәэсир итүдән тыш, әйләнә-тирәне өч чакрым радиуста пычратучы хлорлау станцияләреннән дә котылырга мөмкинлек бирә. Хәзер ул станцияләрне сүтәчәкләр.
«Водоканал» МУПнең матбугат секретаре Эльвира Мостафина әйтүенчә, «яңа» суны, әлбәттә, краннан курыкмыйча эчәргә була, ләкин аның тәменә, сыйфатына тузган күгәрек торбалар да тәэсир итә бит әле. Шуңа күрә, «Водоканал» киләчәктә суүткәргечләргә һәм бүтән су чистарту корылмаларына да реконструкция үткәрергә җыена. Һәм алар сафка баскач, тәүлегенә 125 мең кубометрга кадәр су чистарту мөмкин булачак. Объектларда эшне 2018 елда төгәлләү күздә тотыла.
КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева да Казанда хлордан баш тартуны гаять мөһим казаныш дип саный. Суны чистарту өчен хлор куллануны ул «бабайлар» ысулы дип атый. Шулай да биолог үзе суны, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы кебек, озон белән чистарту яклы. Ләкин андый ысул шактый кыйммәт һәм шәһәр казнасы аңа киткән чыгымнарны күтәрә алмый, күрәсең!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: