Шәһри Казан

Казан тележурналистын «Пусть говорят»ка ник чакырганнар?

Кичә «Казан» телеканалы алып баручысы һәм Фкорреспонденты Альбина Асылгәрәеваны Беренче каналдан күрсәттеләр. Казанны Мәскәүгә алыштырып китүе түгел, аны илебезнең иң рейтинглы тапшыруы «Пусть говорят»ка дәшкәннәр.

Ел саен 1 апрельдә «Пусть говорят» тапшыруына «Ютуб» порталында иң күп каралган видеоларда төшкән кешеләр җыела. «Чаллы-ТВ» телеканалында яңалыклар чыгарылышын алып барганда, Альбина белән бик кызыклы бер хәл килеп чыккан. Тәфсилләп сөйләп тормыйбыз, кызык булса, интернеттан карый аласыз («Новости спорта из Набережных Челнов» дип атала). Альбина Асылгәрәеваны «Ютуб»та ярты миллионнан артык кеше карап, 500ләп комментарий калдырылган. Без интернет йолдызы белән кичә «Пусть говорят»ның бәйрәм чыгарылышы эфирга чыкканчы сөйләшеп алдык.

Видеоны интернетка 2013 елның 23 февралендә чыгарганнар, әмма кем элгәнен Альбина бүгенгәчә белми. Дуслардан, таныш-белешләрдән, без сине карадык, дип язылган smsлар килә башлагач кына белгән. Сезне видеодагы хәлдән соң эштән җибәрмәделәрме, җибәрсәләр, әйдәгез, безгә эшкә килегез, дип тә чакырганнар. Алып баручының электрон почтасы таныш булмаган кешеләрдән килгән хатлар белән шыплап тулган, эшенә чәчәкләр дә җибәргәннәр, урамда таный башлаганнар. Берничә көн элек кенә бер кеше Альбинаны шул данлыклы ролик аша таныган.

- Мин бу видеоны казаныш буларак кабул итмим. Берәр яхшы репортаж белән танылсам, күпкә яхшырак булыр иде, - диде Альбина.

Реклама

Узган җомга кичендә Беренче каналдан шалтыратып, килү-килмәвегезне озакка сузмыйча әйтегез, дигәннәр. Альбина бераз уйлагач, барырга карар кылган. Җитмәсә, Беренче каналдагылар, очкыч яисә поезд белән барасыгыз киләме, дип сораганнар. Альбина очкычны сайлаган, хәтта Казандагы өеннән аэропортка кадәр машина яллап алып барганнар. Сишәмбе иртәнге унда Мәскәүгә китеп, кичке унда инде кайтып та төшкән. Альбинаны гына түгел, «Ютуб»ның башка йолдызларын да дәшкәннәр. Тапшыруда белгеч буларак «Человек и закон» тапшыруын алып баручы Алексей Пиманов, атаклы алып баручы Татьяна Веденеева катнашкан, ә «Доброе утро»ны алып баручы Светлана Зейналова Альбина Асылгәрәева төшкән роликны «Ютуб»та иң яратканы дип атаган.

- Миңа, катнашучы булудан бигрәк, тапшыруны һөнәри яктан өйрәнү кызык булды. Нигездә, шуның өчен бардым. Безне «Останкино»да каршы алдылар, гримеркага озаттылар, күлмәкләребезне үтүкләделәр, бизәндерделәр, ашаттылар, эчерттеләр. Тапшыруны туктатмыйча яздыралар, ничек бар - шулай. Тапшыруда сорауларга җавап биргәндә, бик каушаганга, нәрсә әйткәнемне дә хәтерләмим инде. «Пусть говорят»ны карарга да куркыта. Татьяна Веденеева әйтүенчә, әгәр алар эшләгән совет чорында мондый хәл килеп чыкса, алып баручыны эштән куган булырлар иде, - диде тележурналист.

Дөрес, Альбина хәзер «Чаллы-ТВ»да түгел, «Казан» телеканалында эшли. Ләкин, кайбер кешеләр уйлаганча, эштән җибәрмәгәннәр, ос­талыгын күреп, казанлылар аны үзләренә дәшкән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: