Шәһри Казан

Казан велополитены

«Архитектура России» сайтында Казан шәһәре өчен эшләнгән велополитен проекты белән танышырга мөмкин.

Әлеге сызымнарны «Артур Айтбагин архитектура остаханәсе» башкарган. Казанда велосипедчылар өчен юлларны трамвай юллары астыннан һәм өстеннән, «күтәрелмә тоннельләрдән», яр буйларыннан сузу күзаллана. Велополитен станцияләрендә велосипед прокатлары да эшләячәк. Проект авторлары 1 нче линияне «Kazan-Arena» стадионыннан Киров дамбасына кадәр Казансу яры буенча төзергә тәкъдим итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: