Шәһри Казан

Казанда 23 июньдә – Сабан туйлары

Татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе башкаланың Мирный бистәсе янәшәсендәге каенлыкта, Аккош күле буенда һәм Дәрвишләр бистәсе янындагы каенлыкта узачак.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлыева мәгълүмат биргәнчә, бәйрәм программасы 10 сәгатьтә, ә Аккош күле буенда 11 сәгатьтә башлана. Сабан туе урыннарына халыкны 189 махсус автобус йөртеп торачак. Бәйрәмдә Татарстанның сәнгать осталары һәм фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Көрәш мәйданыннан тыш, өлкәнрәкләр һәм балалар өчен төрле уен һәм бәйге мәйданчыклары оештырылачак.
Мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятендә узган киңәшмәдә: «Сабан туе - безнең өчен төп бәйрәмнәрнең берсе, ул инде күптән интернациональ бәйрәмгә әверелде. Иминлек чаралары күрелсен. Автобуслар җитәрлек булсын, чөнки дыңгычлап тулган тынчу автобус бөтен бәйрәм кәефен бетерә. Сабан туе ниндидер бер шоу төсен алмасын. Авыл көнкүрешен, гадәтләрен, безнең төбәкнең традицияләрен чагылдырган мәйданчыклар, милли уеннар күбрәк кертелсен», - дип ассызыклады.
23 июньдә «Казан» халыкара ат спорт комплексында - чабышлар, ә Түбән Кабан күлендә судагы Формула-1 узышларының икенче этабы да булачак.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: