Шәһри Казан

Казанда Челентано өчен агач тәпәннәр ясый башлаганнар

«Точь в точь» проектында сәхнәгә Адриано Челентано ролендәге башкаручы чыккач, Леонид Ермольникның күзе маңгаена менгәнен хәтерлисезме? Башкалар да бер мәл телсез калган иде анда. Бу кадәр дә охшарга кирәк бит: ул төс-кыяфәт, авыз-борын дисеңме, ул кыланмышлары, ул мимика, ул тавыш... «Битлек» астындагы артистны кемгә охшатырга да белмәгәч, сабырсызлыгын җуйган Ермольник...

Тагын шок: гримы да юк икән ләбаса! Тач Челентано! Күзгә күренә дияр идең, Челентано Мәскәүдә беренче һәм соңгы тапкыр 1987 елда булган килеш. Килергә дә җыенмый. Себер байлары әле дә зур акчалар вәгъдә итеп, чакырып-чакырып карыйлар ди, кырт кистереп каршы тора икән. Ни өчен дигәндә, беренчедән, электән үк самолетта очарга курка ди. Икенчедән, инде яше дә бар, үз илендә дә сәхнәгә бик ялындырып кына чыкканны, монда нишләп йөрсен?! Ә бу «Точь в точь»ка килеп шаккатыручы исә Италия кешесе Маурицио Швейцер (1965 елда туган) булып чыкты... Җитмәсә, бернинди музыкаль белеме дә юк икән үзенең. Талант дими ни дисең бу кешегә.

Көннәрдән бер көнне тәвәккәлләп CELENTANO Trıbute Show проектына тотынган ул. Шулай итеп, 2008 елдан бирле Маурицио Швейцер Челентано ролендәге җырлы спектакльләр куя, үзенә күрә шоу ясый башлый. Тере тавыш, тере музыка... 15 ноябрьдә Казанга да килмәкче. Казанда инде аңа дигән декорацияләрнең бер өлешен, әйтик, «Челентано» изәчәк виноградлар салынасы агач тәпәннәрне («Укрощение строптивого» фильмындагы кебек) ясый да башлаганнар ди.

«Татмедиа» матбугат үзәгендә журналистлар өчен уздырылган Италия-Татарстан телекүперендә синьор Маурицио белән сөйләштек. Тәрҗемәче ярдәмендә, әлбәттә.

Реклама

Челентано белән бер урамда яшәсә дә, Мауриционың тере легенда белән аралашканы юк икән.

- Ул бик ачылып бетә торган кеше түгел. Ул үзенең шәхси тормышына чит-ятларны якын җибәрми, - диде.

Әмма чын Челентано «игезәгенең» чыгышларына битараф та түгел икән. «Үземнең яшь, гамьсез чакларымны карарга яратам», - дип әйтә ди.

- Челентано булып йөрү туйдырмадымы? Вакыт-вакыт үзең булып каласы, сәхнәдә дә үзең булып чыгыш ясыйсы килгән чаклар юкмы? - дип соравым ошады Маурициога.

- Моңа кадәр бу хакта уйлаганым булмады. Әле вакыт бар. Яхшы идея өчен рәхмәт, - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: