Шәһри Казан

Казанда еланнарга да тынгы юк

Меңьеллык паркында быел инде дүртенче мәртәбә кече архитектура сыннарын ваттылар.

Риваятьләргә караганда, Казанга нигез салынган җирлектә еланнар мыжгып торган. Үтерә-үтерә дә файда тимәгәч, төзүчеләр урман чытырманлыгына ут төрткән. Шунда канатлы бер елан күккә очкан, имеш. Меңьеллык паркындагы фонтан, капкалар, әлеге риваятькә нигезләнелеп, канатлы елан (зилант) сыннары белән бизәлгән. Шул матур сыннарга тынгы юк. Паркка инде 120 мең сумлык зыян салынган.
Ершов урамындагы Арча зиратында да вандализм мисалы теркәлде - шушы көннәрдә каберләрдәге хач сыннарын ваттылар. Шәһәр эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Рөстәм Кадыйров мәгълүмат биргәнчә, хокук тәртибен бозучыларны ачыклау эшләре бара. Вандалларга, ягъни корылмаларны ватучыларга 40 мең сумга кадәр штраф, 3 айга кадәр вакытка кулга алыну яки мәҗбүри эшләтү чаралары яный. Меңьеллык паркында видеокүзәтү камералары саны арттырылачак. Рөстәм Кадыйров сөйләгәнчә, тоткарланган вандалларның берсе: «Усаллыгымны кая куярга белмәүдән ваттым», - дигән.
Кызганыч, усаллык һәм вәхшилек очраклары тормышыбыз чагылышына әверелә бара. Җәмгыятьтә социаль гаделлеккә омтылмасак, без видеокамералар куеп кына җинаятьчелектән котыла алырбызмы икән?

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: