Шәһри Казан

Казанда Гомәр Усманов белән хушлаштылар

Бүген Татарстан үсеше өчен күп көч куйган легендар шәхес - Гомәр Усманов белән хушлаштылар. Ул 24 февральдә, 83 нче яшендә мәңгелеккә китеп барды. - Гомәр Исмәгыйль улы гомерен республикабызга, илебезгә хезмәт итүгә багышлады. Ул икътисадның барлык тармакларын белә торган кеше иде. Шулай ук авылны, агросәнәгать комплексын үстерүгә дә күп көчен...

Бүген Татарстан үсеше өчен күп көч куйган легендар шәхес - Гомәр Усманов белән хушлаштылар. Ул 24 февральдә, 83 нче яшендә мәңгелеккә китеп барды.

- Гомәр Исмәгыйль улы гомерен республикабызга, илебезгә хезмәт итүгә багышлады. Ул икътисадның барлык тармакларын белә торган кеше иде. Шулай ук авылны, агросәнәгать комплексын үстерүгә дә күп көчен бирде. Әлбәттә, ул җитәкчелек иткән чорда булдырылган база республикабыз үсеше, бүгенге уңышларыбыз өчен нигез булып тора. Мин аның белән турыдан-туры эшләмәсәм дә, соңгы елларда без еш очраштык. Гомәр Исмәгыйль улы республикабызда булган хәлләрне күзәтеп барды, борчылды, уңышларыбызга сөенде. Без бүген үзебезнең тугры өлкән иптәшебезне югалттык, - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең җеназасында.

Гомәр Усманов язмышы китап язарлык. Ул 1966 елдан башлап (34 яшендә!), 16 ел дәвамында ТАССРның Министрлар Советы рәисе, ә 1982-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты рәисе, аннан КПСС Үзәк комитеты секретаре булган кеше. Татарстанның үсеш нигезен тәэмин иткән "КамАЗ", "Нижнекамскнефтехим", "Казаньоргсинтез" кебек эре оешмалар да нәкъ аның чорында төзелгән, республикада нефть чыгару сәнәгате үсеш алган.

Гомәр Усманов Чистай шәһәрендә күпбалалы гаиләдә туып үсә. Бала чагыннан ук техникага гашыйк була.

- Балачагымда Чистай шәһәренең Вахитов урамындагы 32нче йортта яшәдек, янәшәдәге генә 30 нчы йортта авыл хуҗалыгы техникасы гаражы бар иде. Әз генә вакытым булдымы, шунда чаба идем - тимер-томыр арасында казыну минем өчен әйтеп бетермәслек бәхет иде, - дип сөйләгән ул бер әңгәмәсендә. - Андагы өч трактор һәм ике комбайнны биш бармагым кебек белә идем. Алар минем өчен әллә нинди уенчыклардан да якынрак иде, шуңа күрә, 1947 елда, унбиш яшемдә Чистай Авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем.

Техникумны «отлично»га тәмамлаган егетне директор чакырып ала да, юллама белән Казан Авыл хуҗалыгы институтына җибәрергә теләүләре турында әйтә. Шатлыклы хәбәрдән канатланган егет кайтып сөенечен әти-әнисе белән уртаклаша. Әти-әнисе тынсыз кала... Гаиләне тартып баручы ярдәмче китәчәген беләләр, чөнки. Гомәр Усманов техникум директорына, Казанга укырга бара алмавын әйтә. Директор аларның гаилә хәлен белгәнгә күрә, артыгын үгетләми, механизаторлар әзерли торган Усад училищесына укытырга җибәрә. Ул анда бердәнбер урта техник белемле кеше була. Училищеда укыткан вакытта аздан гына Социалистик Хезмәт Герое булмый кала. Эш исә болайрак була.

Реклама

Училище директоры райкомда 1 мең гектар җирдә эш башкарабыз дип сүз биреп кайта. Бу - рекордлы сан. Училищеның ДТ-54 тракторы, «Сталинец-6» комбайны була. Егетләр көне-төне кырдан кайтып керми һәм Гомәр Усманов бригадасы 1026 гектар җирдән уңыш җыеп ала! Ул вакытларда моның өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә торган була. Ләкин ахырдан аның өчен урып-җыю эшләрен 25 көн эчендә тәмамларга кирәк булуы ачыклана, ә алар туктаусыз яуган яңгырлар аркасында, азрак тоткарланалар. Шулай итеп, Гомәр Усманов япь-яшь көе аз гына Хезмәт батыры булмый кала. Аның каравы, аны Биектау районы ВЛКСМының беренче секретаре итеп сайларга карар кылалар. Ләкин аның секретарь булып эшлисе килми - тиз генә эштән китәргә дип гариза яза да, Казанга Артиллерия училищесына укырга керергә, дип чыгып китә. Җиде имтихан биреп укырга керә, ләкин аны, ай-ваена карамыйча, барыбер комсомолның район комитеты секретаре итеп сайлыйлар...

Бер әңгәмәсендә Гомәр Усманов шулай ук урып-җыю белән бәйле бер вакыйганы искә ала:

Бөтен ил белән торгынлык еллары дип атап йөрткән елларны да, киресенчә, республика өчен чәчәк ату чоры, дигән кеше ул Гомәр Усманов.

- Бәлки кайдадыр булгандыр ул торгынлык, ләкин безнең республикада гына түгел. Без 1970 елда, илдә беренчеләрдән булып, республикада елына 100 миллион тонна нефть чыгардык. 1975 елда яңа рекорд куйдык - 103,7 миллион. Аны башка бер кемдә кабатлый алмады. «Оргсинтез», «Нижнекамскнефтехим», «Нижнекамскшина» кебек эре предприятиеләр республикада нефть булганга күрә барлыкка килде дә инде.КамАЗ белән дә шул ук хәл. Идел, Кама, Нократ елгалары аша күперләр барлыкка килүгә дә шул нефтькә рәхмәтлебез. Торгынлык еллары дип саналган елларда да безнең республика икътисади күрсәткечләр буенча Литва, Латвия һәм Эстонияне уздырды, - дип сөйләгән Гомәр Усманов ул еллар турында.

Хәзерге вакытта Гомәр Усманов туып үскән Чистайның Вахитов урамы, 32 нче йортта сәнгать учиkищесы - анда балалар рәсем ясарга өйрәнә.

Фото chelnyltd.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: