Шәһри Казан

Казанда Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең VIII корылтае эшли

Казан Федераль университетының «УНИКС» бинасында узган әлеге чарада галимнәрне республикабыз җитәкчелеге исеменнән Премьер-министр Илдар Халиков сәламләде. «Республика иҗтимагый-агарту җыеннарын уздыру өчен уңайлы мәйданчык булып тора. Ә бүгенге җыенның темасы Татарстан, Казан һәм Казан университеты өчен аерата кадерле. Менә инде 205 ел дәвамында Казан университеты галимнәре бу тема белән тирәнтен шөгыльләнә,...

Реклама

Казан Федераль университетының «УНИКС» бинасында узган әлеге чарада галимнәрне республикабыз җитәкчелеге исеменнән Премьер-министр Илдар Халиков сәламләде. «Республика иҗтимагый-агарту җыеннарын уздыру өчен уңайлы мәйданчык булып тора. Ә бүгенге җыенның темасы Татарстан, Казан һәм Казан университеты өчен аерата кадерле. Менә инде 205 ел дәвамында Казан университеты галимнәре бу тема белән тирәнтен шөгыльләнә, Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең сигезенче съезды әлеге эшчәнлекне дәвам итү өчен этәргеч булыр дип ышанам», - диде Премьер-министр. Ә КФУ ректоры Илшат Гафуров бу форумның фән өчен генә түгел, иҗтимагый-сәяси тормыш хакында сөйләшү, аңлашу өчен дә әһәмиятле вакыйга булуын ассызыклады. Көнчыгышны өйрәнүебез Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасындагы бәйләнешләрне ныгыту өчен кирәклеген әйтте. Бу җыен башланыр алдыннан, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында да брифинг узган иде. Анда Россиядәге Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыятенең вице-президенты Кирилл Бабаев, бу чараның 2 елга бер оештырылуы һәм дүрт йөзләп Көнчыгышны өйрәнүчене берләштереп, фикер һәм мәгълүмат алмашу мәйданына әверелүе хакында җиткерде. Быелгы җыенда Көнчыгыш илләренең дипломатия вәкилләре, Оксфорд, Бамберг, Берлин, Амстердам һәм Вильнюс университетлары, шулай ук Төркия, Иран, Грузия һәм Япон дәүләтләрендәге Көнчыгышны өйрәнү үзәкләреннән дә галимнәр катнашачагын әйтте.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: