Шәһри Казан

Казанда комлыклар артачак

Быел Казанда кызыну өчен тагын яңа ике комлык барлыкка киләчәк. Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган яңа су керү урыннарын Аккош күлендә һәм Казансуның Гаврилов урамы буенча ярында ясарга җыеналар.

Реклама

Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр комлыклары санын арттырырга һәм аларны кеше рәхәтләнеп ял итә торган хәлгә китерергә боерды. Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов сүзләренә караганда, Казанда тиешле таләпләргә җавап бирә торган өстәмә комлыклар булдыру мөмкинлеге узган елдан бирле өйрәнелгән инде. Районнар хакимиятләре тарафыннан Авиатөзелеш районындагы Лесное күле биләмәсе, Совет районындагы Богородское, Киров районындагы Аккош күле, Яңа Савин районында Казансуның Гаврилов урамы буенча булган ярлары тәкъдим ителгән булган. Лесное һәм Богородское күлләре, тиешле инфраструктура булмау, торак массивтан ераклык һәм кеше аз йөрү нәтиҗәсендә, яңа комлык ясар өчен уңай урын түгел дип табылганнар. Әле Аккош күле белән Казансуның Гаврилов урамы ярын да тиешле таләпләргә җавап бирә торган итәр өчен хәйран гына акча кирәк булачак. Күл төбен кеше тормышы өчен куркыныч тудыра торган әйберләрдән чистарту, тирән урыннарны ачыклау, водолазлар тикшерүе үткәрү өчен генә дә 100 мең сумнан артык таләп ителә.
PS. Коену сезоны рәсми төстә 1 июньдә ачылачак. Узган ел Казанда 4 муниципаль комлык - «Локомотив», «Түбән Елга аръягы», «Тирән күл», «Комсомольское күле» эшләде. Моннан тыш, коммерцияле комлык - «Изумрудное күле» комлыгы бар иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: