Шәһри Казан

Казанда кызамык белән авыручылар арткан

Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 2,4 тапкырга күбәйгән. Хәер, кызамык авыруы (корь) белән килеп чыккан хәл Казанда гына түгел, ә бөтен ил һәм дөнья буенча да катлауланган. Мәсәлән, Әстерхан өлкәсендә дә 15 студентны кызамык диагнозы белән хастаханәгә алып килгәннәр. Өлкәнең сәламәтлек саклау министры Алинә Гончарова җиткергәнчә, авыруны Әстерханга укырга...

Реклама

Бездә кызамыкның таралуы беренче чиратта Европа төбәкләрендә авыручыларның һәм инфекцияне ил территориясенә алып керү очракларының артуына бәйле. Казанның баш санитар табибы, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмас Имамовның әйтүе буенча, соңгы 7 айда илдә кызамыкның барлыгы 720 очрагы теркәлгән. Казанда шундый 26 очрак бар. Узган елны ул сан 11гә генә тигез булган. Казанда авыручыларның 73 проценты кызамыкка каршы прививканы бөтенләй дә ясатмаган булган яки бер генә тапкыр кадаткан. Авыручылар арасында иминият полислары белән бернинди дәвалау-профилактика учреждениеләренә теркәлмәгән Әзәрбайҗан вәкилләре һәм чегәннәр дә бар, ягъни авыруны читтән алып кергәннәр. Республикада инфекция таралмасын өчен, барлык чаралар да күрелә, ди табиб.
Исегезгә төшерәбез, кызамык ул - инфекцияле вируслы авыру. Кызамык балалар авыруы саналса да, аның белән олылар да авырый. Кызамыкның төп билгеләре: бизгәк тоту, хәлсезлек, баш авырту, тәндә вак-вак тимгелләр хасил булу, конъюнктивит (күз авыруы) барлыкка килү, томау төшү. Кызамык әлеге авыру белән чирләүчедән йога. Әлеге авыруны йоктырмауның бердәнбер чарасы - вакытында вакцина кадату. Кызамыкка каршы беренче вакцина балага 1 яшь булганда ук ясала, прививканың икенчесен 6 яшьтә ясаталар. Шулай да кызамык белән авырганнан соң барлыкка килгән иммунитет иң тотрыклысы санала, ә прививканың тәэсире күп очракта 10-15 елга гына җитә. Авыруны күп очракта өй шартларында дәвалыйлар, бары катлауланып китсә генә авыруны хастаханәгә салырга мөмкиннәр. Бизгәк вакытын урын өстендә үткәрү яхшы. Кызамык белән авырган кешегә күп итеп сыеклык эчәргә, витаминнар кабул итәргә, көчле ютәл булган очракта, ютәлгә каршы махсус дарулар эчәргә кирәк. Конъюнктивиттан исә күзгә махсус тамчылар салына. Кызганычка, кызамыкның катлауланып китү очраклары да күзәтелә. Моның нәтиҗәсендә үпкә ялкынсынуы, колак авыруы, синусит (борын авыруы) кебек авыруларның барлыкка килүе бик ихтимал.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: