Реклама
Казанның «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә 7 февральдән алып 8 нә кадәр «Активация» дип аталган балалар-яшүсмерләрнең россиякүләм брейк-данс фестивале узачак.
Фестивальдә брейк-данс белән шөгыльләнүче егет һәм кызлар катнаша ала.
Әлеге чарада берничә төр номинация буенча бәя биреләчәк:
- «best bboy junior», «best bgirl junior» һәм «best crew», ягъни, 14 яшьтән дә узмаган һәм брейк-данс белән өч елдан да артыграк шөгыльләнмәгән биючеләр;
- «best solo kids», ягъни, 9 яшьтән зуррак булмаган биючеләр, шөгыльләнүләренең тәҗрибәсе брейк-данс белән генә чикләнмәскә дә мөмкин;
- төрле яшьтәге биючеләр.
Фестивальда катнашучылар өчен оештыру кертеменең күләме 300 сум булачак, тамашачылар өчен - 200 сум (1 көн), 300 сум (2 көн), дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.
Фото: kazanweek.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз