Шәһри Казан

Казанда велосипедны модага кертмәкчеләр

Шәһәрдәге бөкеләрдән котылуның иң җайлы ысулы машинадан велосипедка күчүдер, мөгаен. Әмма Казан, юлларының бу транспорт төренә яраклашмавын исәпкә алсаң, ике көпчәкле «тимер ат»та каядыр бару шактый куркыныч булырга да мөмкин.

Казан шәһәренең ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары Глеб Мезин әйтүенә караганда, 2006 елдан бирле генә дә башкалада 7 велосипедчы һәлак булган, ә 47се зыян күргән. Бу мәсьәләнең мөһимлеген җитәкчеләр дә аңлады булса кирәк. Казан шәһәре Думасы депутатлары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре мэриягә велосипед кую урыннары һәм юллары булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Әлеге тема «Казан Велосфера-2011» велофестивале кысаларында да күтәрелде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казаннан җыелган фестиваль кунаклары велосипедка күчүнең уңай яклары, бу транспорт төрендә йөрергә уңайлы шартлар булдыру турында фикер алыштылар.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин: «Шәһәр автомобиль белән шыплап тулган, бу проблеманың бер чишелеше - велосипед транспортын үстерү, шәһәрдә велоюллар салу, велосипед кую урыннары булдыру. Бүген велосипедчылар өчен берничә маршрут эшләнгән инде, өстәвенә автомобиль юллары төзү белән чагыштырганда, велоюллар салу ун тапкырга арзанракка төшә», - дип искәртте.
Машинадан, автобустан велосипедка күчү кемнәр өчендер авыррак булса да, уңай яклары да күп: спорт белән дә шөгыльләнәсең, табигать пычранмый, бензин да кирәк түгел, акчаң да янга кала, бөкеләргә дә эләкмисең... Җитмәсә, велосипед модага да кереп бара кебек. Һөнәри, чын спортчы велосипедын махсус кибетләрдә 8 мең сумнан алырга мөмкин булса, көндәлек йөрү, ял өчен ике көпчәкле «тимер ат»ны 3500-4000 сумга да табарга була.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: