Шәһри Казан

Казанда журналистлар өчен “Территория” фильмы күрсәтелде

16 апрельдә Казан кинотеатрларында Александр Мельникның "Территория" дигән драма катыш маҗара жанрындагы фильмының премьерасы була. Шул уңайдан кичә режиссер Казанга үзе килеп журналистлар өчен махсус пресс-показ оештырды. Фильм геолог һәм язучы Олег Куваевның романына нигезләнгән. Хезмәт кешесе турында барган, төрле маҗараларга бай әсәр укучылар арасында үз аудиториясен тиз тапкан. 1960...

16 апрельдә Казан кинотеатрларында Александр Мельникның "Территория" дигән драма катыш маҗара жанрындагы фильмының премьерасы була. Шул уңайдан кичә режиссер Казанга үзе килеп журналистлар өчен махсус пресс-показ оештырды.

Фильм геолог һәм язучы Олег Куваевның романына нигезләнгән. Хезмәт кешесе турында барган, төрле маҗараларга бай әсәр укучылар арасында үз аудиториясен тиз тапкан. 1960 еллар. Илебезнең Төньяк Боз океаны яр буенда урнашкан бер авылда "Территория" базасында бер төркем кеше алтын эзли. Сугыштан соң алтын илгә күтәрелеп китү өчен кирәк. Ләкин әлегә "Территория"нең аккургаштан ары бернәрсә дә биргәне юк. Артык чыгымнары аркасында базаны ябарга дигән карар килә. "Территория"нең хуҗасы Илья Чинков кына моңа каршы чыга. Аның төркеме үз гомерләрен куркыныч астына куеп ил өчен алтын эзләргә керешә.

"Территория" кешеләрнең кыюлыгы, кешелеклелеге сынала торган җир. Төньякның кырыс шартларына күп кеше чыдый алмый. Табигать кырыслыгыннан кала монда кешеләр алтын, байлык белән дә сынала әле. Монда алтын өчен бер-берсен үтерү, дуслык, мәхәббәтне металга алыштыру очраклары күп. Ләкин фильмның режиссеры һәм актерлар фикеренчә, монда күбрәк кеше белән кеше, кеше белән эш мөнәсәбәте хөкем сөрә. Кешенең партия кушуы буенча булса да, үз эшен шулкадәр яратуы, үз көче белән ил өчен тир түгеп хезмәт итәргә әзер булуы сокландыра.

Константин Балакиров башкарган Кефир образы да нәкъ менә шундыйлардан. Ул үзенең эшен алтын тапканы өчен түгел, ә эш процессы өчен ярата. Фильмда герой спиртлы эчемлекләр белән мавыкса да, тормышта Константин сәламәт яшәү рәвеше яклы икән. -

-Героем белән охшаш якларым да бар. Ләкин мин Кефир кебек гел бер урында тора торган кеше түгел. Фильмда миңа гел хәрәкәттә булган Баклаков роле якынрак. Мин үзем гел прогресска, алга омтыла торган кеше, - дип сөйләде актер.

Реклама

Бүген киноиндустриясендә суперменнар заманы булганда, гади кешеләр турында фильм төшерү авыр бурычларның берсе икәнен ассызыклады режиссер. Фильмда шулай ук актерлар Константин Лавроненко, Григорий Добрыгин, Егор Бероев, Ксения Кутепова, Евгений Цыганов, Петр Федоров һәм башкалар төшкән. Аларга барысына да катлаулы шартларда эшләргә туры килгән. Фильмны төшерү барышында бер төркем каскадерлар эшләсә дә, аларның кирәге чыкмаган. Актерларның бар нәрсәне үзләре башкарып чыгасылары килгән, шуңа да бозлы суга да чумган, текә яр буйларында басып торырга да курыкмаган. Бу исә фильмны тагын да терерәк, эмоциональ ясарга ярдәм иткән. Фильмны төшергәндә компьютер ярдәме бөтенләй кирәк булмаган диярлек. Кино барышында Төньякның кырыс табигате белән танышып була6 гаҗәеп карлы тау түбәләре, каты агымлы вак елгалар өчен генә дә фильмны һичшиксез карарга кирәк.

Александр Мельник үзе дә һөнәре буенча гидролог. Шуңа да реаль чынбарлыкны сурәтләгән фильмны төшергәндә ул үзенең һөнәри белемнәрен дә куллана. Кино әзер булгач та аны башта экспертларга күрсәтәләр, геологлар исә фильмны тулысынча кабул итә.

Әлбәттә, әзер булмаган тамашачы өчен фильмны кабул итү җиңел булмаячак. Фильм ике сәгатьтән артык бара. Шуңа да ялыктыра, кабул итүне авырайта. Ләкин фильм үз аудиториясен табар дип ышана төшерүчеләр.

-Ул эзләнүче, тормыштан нәрсә дә булса алырга теләүчеләр, шул ук вакытта бераз гына булса да бунтарлык хисе булган кешеләргә якын булачак, - ди режиссер.

Фильмда бик күп сюжет линияләре бар. Олег Куваевның романы үзе дә кабул итәргә авыр. Шуңа да режиссер картинага журналист Сергушова (Ксения Кутепова) ролен кертә. Ул исә вакыйгалар барышын бәйләп җибәреп, кадр артында әсәрдән өзекләрне укып бара. Кырыс Себер табигате белән йомшак хатын-кыз тавышы ниндидер контраслылык тудыра дип әйтә белгечләр, ләкин героиняның үзенең дә тормышы төньяк табигатеннән ким түгел. Ул да җитеш тормышыннан канәгать булмыйча, материал өчен тема, шул ук вакытта маҗара эзләргә чыгып киткән кеше. "Территориядә" ул үзенең тормышын, хатын-кыз бәхетен таба.

Алтын, акча, байлык - әсәрдә болар күп кешене сындыра, кешелеклелек сыйфатларын бетерә. Ләкин алтын белән сыналып, тормышның асылы байлыкта түгел икәнен аңлаучы кешеләр дә күп. Алар исә якты киләчәк өчен көрәшкән кешеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: