Шәһри Казан

Казанның һавасын да саталар

Бу көннәрдә интернетта Казан һавасы сатыла башлаган дигән хәбәр таралды. Дөреслегенә ышанмас идең, фотоларын да урнаштырганнар. Сатучылар Универсиадага килгән кунакларга шәһәребезнең һавасын сулап кына түгел, үзләре белән күчтәнәчкә дә алып китәргә тәкъдим итәләр икән. Составына караганда, бик үзенчәлекле дә күренә «Универсиада атмосферасы». Аның өчен җитештерүчеләр һаваның гомуми күләменең чиреген Казан...

Реклама

Бу көннәрдә интернетта Казан һавасы сатыла башлаган дигән хәбәр таралды. Дөреслегенә ышанмас идең, фотоларын да урнаштырганнар. Сатучылар Универсиадага килгән кунакларга шәһәребезнең һавасын сулап кына түгел, үзләре белән күчтәнәчкә дә алып китәргә тәкъдим итәләр икән. Составына караганда, бик үзенчәлекле дә күренә «Универсиада атмосферасы». Аның өчен җитештерүчеләр һаваның гомуми күләменең чиреген Казан Кремленнән тутырсалар, шуның кадәрен Бауманнан, унбишәр процентын Иске Татар бистәсеннән һәм Меңьеллык паркыннан суыртканнар. Калган һава Зилант монастыреныкы һәм Тукай мәйданыныкы. Консервланган «Уеннар атмосферасы» алай арзан түгел - 300 сум тора дип хәбәр итә prokazan.ru сайты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: