Шәһри Казан

Казанны татарча сөйләштердек

«Татар дозоры» башланды. Унике тулганда командалар Шаляпин һәйкәле янына җыелды. Кул-аяклар калтырый, йөрәк тибә, көндәшләребезгә сер бирмибез.

«Үзебез» яңа буын хәрәкәте координаторы Римма Бикмөхәммәтова, Тәбрис Яруллин һәм Евгений Хамидов катнашучыларны сәламләде. Барлыгы алты команда катнаша: «Казан университеты», «Алты кызга бер кияү», «Чулман Чундра», «Сөембикә», «Мөсафир» һәм «Таныш».
Һәр командага телефон һәм бирем булган конверт тапшырылды. Башта мозаиканы җыеп, фотосурәттәге тарихи бинаны табу. Безгә Бутлеров урамындагы офтальмологик үзәк бинасы эләкте. Шунда йөгердек, һәр биремне үтәргә 20 минут кына бирелә. Билгеләнгән җиргә вакытында килеп җиттек.
Координатор яңа бирем бирде. «Кольцо» сәүдә үзәгенә кереп, сатучылар һәм официантлар белән татарча сөйләшергә кирәк икән. Анда исә ачык йөз белән каршы алмадылар. Сакчылар безнең тирәгә җыелды. Бер кафега кереп, татар телен беләләрме-юкмы икәнен тикшереп карарга уйладык. Татарча сөйләшә башладык, ләкин безне аңлаучы да, тыңлаучы да булмады. Администратор шунда ук ишеккә күрсәтте. Без мондый «җылы» каршылауны көтмәгән идек. Татар телен якларга керештек. Зар һәм тәкъдимнәр китабын да бирмәделәр. Вакыт бара, бирем һаман үтәлми. Аптырагач, Бауман урамына йөгердек. Шәһәр үзәгендәге даруханә генә безне ачык йөз белән каршы алды. Сатучы Маһирә апа да татар булып чыкты. Күңелгә җылы кереп китте. Зар һәм тәкъдимнәр китабын да бирде ул. Без аңа, туган телебезне хөрмәт иткәне өчен, рәхмәт сүзләре яздык.
«МТС» үзәгендә хәлләр башкачарак. Ничек кенә безне куып чыгарырга ашкынсалар да, сүзебездә нык тордык. Сатучыны татарча сөйләштердек.
Тукай мәйданына ашыктык. Өченче бирем - Кремльгә кадәр баручы автобуска утырып, кешеләргә Казанның тарихын сөйләргә. Без 75 нче автобуска кердек. Татарча исәнләштек, нинди максат белән килгәнебезне сөйләдек. Шунысы кызык - аудитория безне җылы каршы алды. Соңыннан хәтта рәхмәт әйтүчеләр дә булды. Автобуска да «Мин татарча сөйләшәм» эмблемасы ябыштырдык.
Тукталышта безне яңа сынау көтә: 20 минут эчендә 6 табышмакка җавап табарга кирәк. Сораулар авыр, шулай да ерып чыктык.
Аннан безгә өч сүз бирделәр: «Нургали чишмәсе», «шартлау», «XVI гасыр». Шушы сүзләрдән нинди урын турында сүз барганын белергә кирәк иде. Шунда беребезнең хәтеренә Явыз Иванның Казанны яулап алу вакыты төште. XVI гасырда хәзер Сөембикә манарасы торган җирдә шартлау була. Без шунда ашыктык һәм ялгышмадык.
Безнең кулда булган һәр конверт эчендә саннар бар иде. Иң соңгы бирем - шул саннардан Т9 функциясе буенча хәрефләр эзләп, сүз төзергә. Безнең «җөмһүрият» сүзе килеп чыкты.
Барлык биремнәрне дә үтәп бетергәч, финишка юл тоттык. Анда безне берничә команда көтә иде. Барыбыз да җыелып беткәч, түгәрәккә басып, татарча җырлар башкардык. Бик нык арсак та, барыбызның да күңелләре күтәренке иде.
PS. 26 апрель көнне үткән бүләкләү тантанасында безгә сәхнәгә чыгарга насыйп булды. «Җиңү омтылышы өчен» номинациясендә иң яхшы төркем булып без танылдык.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: