Шәһри Казан

«Казанские ведомости»: 25 яшьлеккә – 25 факт

1. Газетаның беренче ун саны, «Советская Татария» газетасына вакытлыча өйдәш булып, редакциянең ике бүлмәсендә эшләнә. Бина хакындагы мәсьәлә хәл ителгәнче, «летучка»лар матбугат йорты янындагы бакчадагы эскәмияләрдә уза. Редакциягә килүчеләрне дә шунда - бакчадагы фонтан янында кабул итәләр.

2. Илнең күчеш чорында чыккан газетаның беренче саны риторик сорау рәвешендә яңгырады: «Алга таба ничек яшәргә?». Әлеге сорауга газета битләрендә Казан шәһәр Советы рәисе Геннадий Зерцалов һәм шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе Камил Исхаков җавап бирделәр.

3. Газетаның беренче баш мөхәррире - Любовь Агеева. 1995 елда аны басманы бүгенге көнгә кадәр җитәкләүче Венера Якупова алыштырды.

Реклама



4. Бүгенге көндә газета атнага дүрт тапкыр чыга: сишәмбе, чәршәмбе (эшлек­ле сан), пәнҗешәмбе, җомга. Пәнҗешәмбе саны телепрограмма белән 24 битле булып дөнья күрә һәм халык телендә «толстушка» дип йөртелә. Аның тиражы 24 мең данәдән артып китә.

5. «Казанские ведомости»га еллык язылу бәясе 1991 елда 22 сум 88 тиен иде. Чагыштыру өчен: 1992 елда минималь хезмәт хакы 342 сум булган.

6. Россиянең атказанган артисты Михаил Евдокимов, танылган актер һәм режиссер Константин Райкин, КВНны алып баручы Александр Масляков, Владимир Высоцкийның улы Никита Высоцкий, Россия артистлары Юрий Соломин, Армен Джигарханян, Эммануил Виторган, Борис Клюев, дрессировщиклар Карина һәм Артур Багдасаровлар, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры дирижеры Александр Сладковский, композитор Мәсгудә Шәмсетдинова, язучы Туфан Миңнуллин, татар шагыйрьләре Разил Вәлиев һәм Равил Бохараев, татар эстрадасы йолдызлары Хәния Фәрхи, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов һәм башкалар төрле елларда редакциябез кунаклары булдылар. Алар барысы да «Редакция кунагы», «Җомга кунагы» рубрикаларында басылып килүче интервью геройлары.

7. Газета журналистлар арасында уза торган «Бәллүр каләм» бәйгесендә дүрт тапкыр - 1998, 2001, 2002 һәм 2015 елларда җиңү яулады. Берничә тапкыр массакүләм мәгълумат чараларының бөтенроссия фестивале «Вся Россия» бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңүчесе. 2003 елда әлеге фестивальдә «Казанские ведомости» «Хатын-кызлар, өй һәм гаилә басмасы» номинация­сендә Гран-прига ия булды. 2015 елда басма «ТАТМЕДИА»­ның легендар брендлары» республика бәйгесендә «Легендар мультимедияле редакция» номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.

8. Газетада озак еллар дәвамында - 90нчы еллардан бирле чыгып килә торган рубрикалар да бар. Алар бүген дә бик популяр: «Казанча «Санта-Барбара», «Синең мәхәббәт формуласы», «Халык сүзе», «Кайнар телефон», «Йолдызлы яңгыр», «Гаилә».

9. «КВ»ның максатчан аудиториясен 16 яшьтән 90 яшькә кадәрге укучылар тәшкил итә - күптән түгел уздырылган сораштыру шуны күрсәтте. Алар арасында хезмәткәрләр, укытучылар, табиблар, хуҗабикәләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, эшчеләр, мәктәп укучылары, студентлар бар. Абунәчеләрнең 90 проценты газетаны гаиләсе белән укый, укучыларыбызның 20 проценты аны беренче саныннан ук алдыра.

10. «Казанские ве­домости»ның сайты 2000 елның гыйнварында эшли башлады. Бүген сайтта күп кенә файдалы мәгълүмат табарга мөмкин: kazved.ru үзенең кәгазь версиясен кабатламый, шуны киңәйтә һәм тулыландыра.

11. Сайтыбыз үз тарихында дизайнын дүрт тапкыр тамырдан яңартты. Ул заманчаланды, мәгълүматка баеды һәм укучылар өчен уңай булып калды.

12. «Казанские ведомости» - яшь кадрлар мәктәбе дә. Биредә рес­публикада һәм илдә танылган шәхесләр чыныгу алды. КФУның журналистика факультеты студентлары Ольга Кувшинова («Ведомости» газетасының корреспонденты, Мәскәү), Сергей Шерстнев (хәзер «Эфир»ның алып баручысы, Казан), Вадим Шамсулин («Моя семья», газетасының баш мөхәррире, Мәскәү), Дмитрий Михайлин («Большая Земля» медиа-проекты директоры, Мәскәү) үзләренең карьераларын «КВ»да башлап җибәрделәр.

13. Редакциядә эш­ләгән корреспондентлар һәм рубрикалар авторлары арасында танылган журналистлар Борис Бронштейн, Светлана Бессчетнова, Ольга Кондрева, Эдуард Ахмадеев, Леонид Белкин, Михаил Соколов, Виктор Луценко, Александр Малов, язучылар Рафаэль Мостафин, Александр Воронин, Леонид Девятых һ.б. бар.

14. Газетаның туган көннәрен спорт бәйрәмнәре уздырып каршылау матур гадәткә әверелде. Редакция хезмәткәрләре таяклар белән фин йөрүендә дә; КФУның физфак һәм «Идел-пресс» бинасының өске катына йөгереп менүдә дә көч сынаш­ты; кәгазь самолетлар да очырдылар; дартс турнирлары да уздырылды; офис кәнәфиләрендә дә узышлар оештырылды. Берничә ел рәттән «Көзге марафон» - КФУның физкорпусының 16нчы катына йөгереп менүне редакция үзе оештырды. Җиңүчеләр ярты ел буе газета стипендиясен ала иде.

15. 25 ел эчендә редакция нинди генә бәйгеләр уздырмады! «Кемнең чәе яхшырак», «Май чабу рецептлары», «Мунчага мәдхия», «Яраткан гаилә фотосы», «Укучы киңәше», «Минем беренче мәхәббәтем», «Дембель альбомы», «Күлмәк киеп туган», «Минем соңгы сигаретым», «Гаилә ядкәре - китап» һәм башкалар. Боларның максаты - гаилә кыйммәтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

16. «Кара пакет сере» - укучыларыбыз арасында иң яраткан бәйгеләрнең берсе. Ул абунәчеләр арасында һәр ярты ел саен уздырыла. Җиңүчеләргә бирелә торган азык-төлек җыелмасы быел 23нче тапкыр тапшырылды.

17. Редакция Казан шәһәре проблемалары белән генә шөгыльләнми. Еш кына аңа Татарстан районнарыннан да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, Татарстанның Теләче районының борынгы Карабаян авылына багышланган берничә язмадан соң, авылга асфальт юл керде, урамнарны яктырту һәм эчә торган су кертү проблемалары хәл ителде.

18. Корреспондентлар төрле илкүләм һәм халыкара конкурсларда даими рәвештә призлы урыннар алып килә. 2005 елда рәссам Вячеслав Бибишев XVII Халыкара юмор һәм сатира конкурсында Гран-при - «Алтын эзоп» статуэткасына ия булды. 2009 елда корреспондент Диана Кадырова «Тәмәке тартуны ташлаучы көндәлеге» материаллары өчен «Россия - тәмәкесез» бөтенроссия бәйгесендә җиңүче дипломын алды. 2011 елда бүлек мөхәррире Ольга Иванычева, социаль һәм пенсия тематикасын яктыртканы өчен, «Ышаныч» бөтен­россия бәйгесендә I урынны алды. 2012 елда журналист Гөлнур Хафизова Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру буенча бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булды.

19. Газета битләрендә рес­публикада яшәүче төрле халыкларның милли ризыкларны әзерләү серләре дә ачыла. Ул рецептлар буенча укучылар грузин, яһүд, казах, әзәрбайҗан, удмурт, французларның һәм башка милли ризыкларны әзерләргә өйрәнде.

20. Редакция хәйрия чараларын оештыруга да зур игътибар бирә. Казанның 11нче мәктәп-интернаты һәм Яшел Үзән райо­нының Норлат балалар йортын «Казанские ведомости» үз канаты астына алды.

21. «Үз подъездың турында сөйлә», «Президентны үз ишегалдыңа чакыр», «Казанны велосипедлаштыру», «Минем соңгы сигаретым», «Мин почта тартмасыз яшим», «Сугыш минем гаиләмә ничек кагылды», «Укучы Татарстан» - бу «Казанские ведомости» оештырган акцияләрнең бер өлеше генә.

22. Берничә ел элек газета, балачакта уйнаган уеннары турында язуларын сорап, укучыларга мөрәҗәгать иткән иде. Рубриканы баш мөхәррир Венера Якупова алып барды. Нәтиҗәдә уникаль материаллардан торган «Музей детства в Казани» дип аталган китап дөнья күрде. Анда укучыларның 132 уен турында язмалары урын алган. Тәрбиячеләр өчен китап менә дигән ярдәмлек булды.

23. Укучылар сугыш чорына кагылышлы әйберләр турында сөйләгән акция 2015 елда Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында иң яхшысы дип табылды. Ул «Бәллүр каләм» бәйгесендә «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» номинациясендә җиңүче булды.

24. 2016 ел башында баш мөхәррир Венера Якупова, «Добро и зло российской журналистики» китабы өчен, «Россия журналистикасының алтын киштәсе» номинациясендә Россия Журналистлар берлеге премиясенә ия булды.

25. 2016 елның 15 мартында газетаның 6172нче номеры дөнья күрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: