Шәһри Казан

Казансуны понтон күпердән кичәрбез

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин әйткәнчә, Казанда 2012 елның ахырына Универсиадага әзерлек кысаларындагы барлык юл төзү-төзекләндерү эшләре тәмамланырга тиеш.

«Вакыт аралыгы бик кыска, шунлыктан бу ел - удар хезмәт елы. 2013 елга барлык корылмаларны да файдалануга тапшыру бурычы тора», - диде министр.
Казансу аша күпер төзелеше бару сәбәпле, Ленин дамбасында транспорт хәрәкәте апрель аеннан туктатылачак. Ләкин борчылырга урын юк. «Россия Оборона министрлыгы белән килешенү бар. Киров өлкәсендә урнашкан хәрби часть белән сөйләшүләр үткәрелә. Понтон күперне бер атнада җыеп бетереп булыр дип уйлыйм. Әлеге проектны «Казан» җитештерү-төзү оешмасы башкарачак, җыелма күпер Кремльдән нәшрият бинасына кадәр сузылачак», - диде министр Ленар Сафин.
Ике полосалы понтон күпер, Казансу кичүе сыйфатында, 6 ай дәвамында файдаланылачак.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: